Бирдебәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бирдебәк latin yazuında])
(Birdebäk битеннән юнәлтелде)
Бирдебәк
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балык Бистәсе районы
Координатлар 55°44'тн, 50°38'кнч
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 179 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422668
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Бердибяково

БирдебәкТатарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы авыл.

Халык саны — 179 тирәсендә. Почта индексы — 422668.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән.

“Безнең Бирдебәк авылы 65 хуҗалыктан торган бәләкәй генә бер матур авыл. Аның халкы да бик әйбәт, эш сөючән (1951 елдан 1986 елга кадәр бригадир булып эшләдем, шуңа беләм). Мин 1926 елны урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. 1937 елны миңа 11 яшь булган. Шушы 1937 елның җәендә 65 хуҗалыклы бәләкәй генә авылдан 11 кешене колхоз председателе белән бергә төнлә килеп, машинага төяп алып киттеләр. Колхозда иң алдынгы, эш сөюче кешеләрне... Менә алар: Рамазанов Әхмәтша /колхоз председателе/ Рамазанов Сөйләйман /председательнең абыйсы/ Шәрәфиев Гыйльми Хафизов Вәлиулла /әти/ Абдуллин Вәли Хәмитов Зиннәт Шаһиев Габдрахман Мөбәраков Хуҗа Салихҗанов Зәкиҗан Хәбибулла бабай Зыятдин бабай Җиһаншин

Менә боларның соңгы икесеннән кала колхозда эшләп туймас кешеләр иде. Колхоз председателеннән кешеләр сорыйлар, (”халык дошманнарын” – Ф.Б.) ул, бездә андый кешеләр юк, дигәч, үзен дә алып китәләр. Монда 4 кеше катнашында бу исемлекне бирәләр. 3 ай үткәч, шушы 4 кешегә (шаһитлар – Ф.Б.) чакыру кәгазе килә, Алабугадан була бу. Авыл халкы да бу 4 кеше артыннан күзәтеп бара, болар Алабугадагы зур төрмәгә киләләр. Шулай итеп, безнекеләр теге 11 кешенең кайда утырганнарын белеп кайталар, аларны күздән югалтырга ирек бирмиләр. Безнекеләрдән сорау алулар, төрле җәберләүләр шушы Алабуга төрмәсендә була. Әти мәрхүм кайткач андагы җәберләүләрне яшенә буылып сөйли дә алмый иде. Төрле сөйләшмәгән сүзләрне сөйләдем дип әйт, кулыңны куй, дип көнгә 3-4 мәртәбә сорауга алып кереп, кыйнап камерага китереп ташлый торган булганнар. Монда нач.милицияме, НКВДмы, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыныкы Садыйков, тагы самый башлыклары Тегермәнлек авылыннан Гатауллин, Саба районыннан Илдарханов – менә минем истә калганнары. Җәберләүче ерткычлар. 38-39нчы елларның берсендә җәй көне Чистайда суд булды, 12-10-8 еллар төрмәгә утыртырга карар чыгардылар. Шуннан соң безнекеләр Верховный Советка шушы суд күчермәсе белән кеше ялладылар, 39-40 елның кышында икешәр, өчәр булып барысы да котылып кайттылар. Хәбибулла бабай гына кайта алмады. Верховный Советка биргәннән соң, Кызыл-Йолдызга алып кайттылар барысын да. Авылдан бик күп кешеләре чакырып сорау алдылар, бу кешеләр кемнәр, эшлиләрме, чыгышлары ничек, дип. Менә шунда әле дә хәтеремдә, әтиләргә ашарга (передача) алып барган идек. Мин, бала булгач жәлләп передачамны алыр дип, Садыйковка кердем. “Бирәм мин аңа передача, чукынып үлсен!” дип арт якка аягы белән тибеп чыгарды. Хәзер дә күз алдымда... Шул кеше райкомда парткомиссиядә эшләде, конференцияләрдә президиумда утырталар иде, партия форумының дәрәҗәсен төшереп. Әле персональ пенсионер түгелме икән? 22 ай утырдылар, бар да хәтердә...

Вәлиуллин Хәйдарша, Балык Бистәсе районы, Бирдебәк авылы.”

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1958 1970 1989 2002 2010
260 489 549 655 577 520 326 359 204 179

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]