Борһан Шаһиди урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борһан Шаһиди урамы (Казан) latin yazuında])
(Borhan Şahidi uramı (Qazan) битеннән юнәлтелде)
Борһан Шаһиди урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Почта индексы 420021 һәм 420111
Кисеп үтә
Рөстәм Яхин урамы, Чернышевски урамы һәм Таҗи Гыйззәт урамы

Борһан Шаһиди урамы (рус. улица Бурхана Шахиди) — Казанның Вахитов районындагы (Ям бистәсе) урам. Габдулла Тукай урамы белән киселештә башлана. Сәетгалиев урамы белән киселештә тәмамлана. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт, Рөстәм Яхин урамнары белән кисешә. Кытай байрагы Кытай дәүләт эшлеклесе Борһан Шаһиди (1894-1989) исемен йөртә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элекке исеме — Ухтомский урамы[1]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[2] белән Ухтомский урамының Вокзал алды мәйданыннан башланган өлешенә Кытай Халык Җөмһүриятенең сәяси-киңәшү шурасы рәисе урынбасары, чыгышы белән Казан губернасы Тәтеш өязе татары булган Борһан Шаһиди (1894-1989) истәлегенә аның исеме бирелгән.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тимер юл вокзалы
  • Вокзал алды мәйданы
  • Борһан Шаһиди скверы
  • 7нче йорт — «Смена» заманча мәдәният үзәге
  • 11/16нчы йорт — «Дон Кихот» кунакханәсе

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013
  2. Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005