Break (төймә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Break (төймә) latin yazuında])

Pause/Break (ингл. pause «тыныш», «туктатып торыру» һәм ингл. break «өзәргә») — санак төймәсарының төймәсе. Агымдагы процессны өзү өчен кулланыла. Гадәттә төймәсарда Print Screen һәм Scroll Lock төймәләре белән бер бүлемдә урнашкан.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

IBM PC’га ярашлы санакларның BIOS’лары бу төймәгә ике функция биргәннәр иде. Төймәгә бер генә басу (Pause), эйләндерелә торган листингка текәлеп карарга мөмкинлек биреп, санакның эшен туктаткан; бу санаклар әкрен булган чакта зарур булган. Эшне дәвам итү өчен теләсә нинди төймәгә басырга таләп ителгән. Ctrl төймәсе белән бергә Break’ка басу программага туктату билгесен җибәргән (туктату 1B16). Бу билгегә җавап бирергә ме, юк мы — программадан караган; кагыйдә буларак, консоль программалары Ctrl + Break төймәләр тиңдәшлегенә басу буенча ябылганнар, катлаулы интерфейслы программалар берничек тә бу басуга җавап бирмәгәннәр.

Break белән бүгенгесе көндә куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бу төймәнең чыгыш әһәмияте — санакны туктатып торырга — BIOS’ның үз-үзенә тикшерү ясаган вакытта гына һәм гади операцион системаларда гына (мәсәлән, DOS’та) эшли.
  • Ә Ctrl + Break һәм Ctrl + C[1][2] төймәләр тиңдәшлекләре консоль интерфейсларының кубесендә, агымдагы процессны өзеп, бүгенгесе көндә дә эшлиләр.
  • Җәемне автоматик юнәлешен үзгәртү программалары (Punto Switcher, X Neural Switcher) бу төймәне кертелгән текстны яңадан (кабат) җыю өчен кулланалар, чөнки график кушымталарда бу төймә сирәк кулланыла.
  • Windows операцион системаларында 
Win + Pause төймәләр тиңдәшлекләре системаның үзлеклəр тәрәзәсен чакыра.
  • Санак уеннарының кайберсендә уенны туктатып тору өчен кулланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "CTRL+C (Break)". Msdn.microsoft.com.
  2. "Debug Break". Msdn.microsoft.com.