Буа медицина укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буа медицина укуханәсе latin yazuında])
(Bua meditsina uquxanäse битеннән юнәлтелде)
Буа медицина училищесы
Элеккеге исемнәр Буа шәфкать туташлары мәктәбе (1936-1954)
Нигезләү елы 1936
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Буа
Адрес 422430 ТР Буа, Комсомол ур., 32нче йорт.
Сайт https://edu.tatar.ru/buinsk/org6193/page967181.htm
Укуханә бинасы

Буа медицина училищесы (рус. Буинское медицинское училище) — Татарстанның Буа шәһәрендә (1780 елдан өяз шәһәре) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы — Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы.
Директор (2001 елдан) — Рамил Федор улы Гыймадиев, ТР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты Буа шәһәренең Энгельс урамы 52/50нче йорт адресы буенча урнашкан агач бинада «кызыл» шәфкать туташлары курслары (Ватандашлар сугышы чорында ачылган) нигезендә медицина шәфкать туташлары әзерләүче икееллык мәктәп ача. Уку йортын оештыруда Николай Петр улы Иванов (ru) ( Советлар Берлеге Каһарманы (1943)) башлап йөри. 1938 елда булган беренче чыгарылышта 50 шәфкать туташы әзерләнә.

1938-1945 еллардагы чыгарылыш шәфкать туташлары Бөек Ватан сугышында катнаша.

1954 елда икеелык мәктәп Буа медицина училищесы итеп үзгәртелә. Студентлар ике (дәвалау эше, шәфкать туташы эше) бүлектә белем ала.

Уку йорты 10 меңнән артык фельдшер һәм медицина шәфкать туташлары әзерләп чыгарган.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислюков А.Ф. (1936 - март, 1938); Мөхәммәткулова (март, 1938август, 1938); Королев И.Ф. (август, 1938гыйнвар, 1939); Александрович М.И. (гыйнвар, 1939август, 1941); Краснопольская К.Д. (август, 1941 - август, 1942, август, 1943октябрь, 1947); Панина Н.А. (август, 1942декабрь, 1942); Челякова А.К. (декабрь, 1942август, 1943); Домрачева А.В. (октябрь, 1947сентябрь, 1956); Ислюкова Л.И. (сентябрь, 1956август, 1968); Антонов Г.А. (сентябрь, 1968июль, 1969); Рубцов Р.П. (июль, 1969сентябрь, 1970); Николаев А.И. (сентябрь, 1970ноябрь, 1972); Садыйков Н.С. (ноябрь, 1972август, 1981); Шәмсетдинов Ф.Ш. (август, 1981август, 2001).

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буа медицина училищесы Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәкләре өчен бюджет нигезендә түбәндәге белгечләрне әзерли:

  • Шәфкать туташлары эше (шәфкать туташлары) (060501 белгечлеге буенча, тулы урта белем базасында уку мөддәте 2 ел 10 ай, төп урта белем базасында уку срогы 3 ел 10 ай).
  • Дәвалау эше (фельдшерлар) (060101 белгечлеге буенча, урта белем базасында, уку срогы 3 ел 10 ай)[1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]