Буҗак татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буҗак татарлары latin yazuında])
(Bucak tatarları битеннән юнәлтелде)

Буҗак татарлары — бүгенге көндә Буҗакта аз сакланып калынган төрки халык. Чыгышлары белән берничә төрки халыкларның кушылуыннан , нигездә Буҗак урдасының халкы булган нугайлардан һәм калмыклардан, килеп чыкканнар. Шулай ук, монда элегерәк яшәгән төрки халыклар - кыпчаклар, бөҗәнәкләр эзләре дә бар.

Буҗак татарлары, Гийом Левассер де Боплан сурәтләве буенча, Ханга да Төреккә дә буйсынмаучы иреле халык, яхшы сугышчылар, җайдаклар булып торганнар[1].

XVIII гасырдан күпчелек татарлар (нугайлар) бүгенге Дагстан, Төркия, Добруджа җирләренә күченә. Добруджада аларның дәвамчыларын дунай татарлары дип йөриләр.

Бүгенге Украина, Молдавияда буҗак татарлары бик аз санда гына сакланып калганнар. Молдавияда 2004 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча, анда ислам динендәге татарларның кечкенә төркеме бар[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [Tatforum > Сведения о татарах (рус.), archived from the original on 2012-10-09, retrieved 2012-05-24  Tatforum > Сведения о татарах (рус.)]
  2. Некоторые итоги переписи 2004 года в Молдавии