Дәрбәнт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәрбәнт latin yazuında])
(Därbänt битеннән юнәлтелде)
Дәрбәнт
Халык саны 123 720 (1 гыйнвар 2018, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 438 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Пирмагомедов, Рустамбек Седретдинович Edit this on Wikidata
Сәгать поясы Мәскәү вакыты, UTC+03:00
Кардәш шәһәрләр Якима (Вашингтон), Кронштадт, Гәнҗә, Хадера[d] һәм Псков
География
Ил Россия
Мәйдан 69.63 км²
ДДӨБ 0 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 42°4'9"тн, 48°17'45"кнч
Почта индексы 368600 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Пирмагомедов, Рустамбек Седретдинович Edit this on Wikidata
Карта
Дитәлләр
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы Edit this on Wikidata

Дәрбәнт (рус. Дербент, әзери. Dərbənd, Дәрбәнд, лезг. Кьвевар, авар. Дербенд, Фарсыча: دربند, Darband) — Дагыстан җɵмһүрᴎятсында урнашкан борынгы шәһәр.

Җәгъpафиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәрбәнт Хәзәр диңгезенең көнбатыш ярында, Рубас елгасы тамагыннан төньяктарак урнашкан. Дәрбәнт янында Кавказ таулары диңгезенә бик якын килә — диңгез һәм таулар арасында 3 километрлы тигезлек полосасы гына кала — бу урын Дәрбәнт үтү юлы яки Каспий капкасы дип атала.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәрбәнт климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 17,0 25,0 18,0 24,0 31,0 41,0 38,0 40,0 34,0 27,0 23,4 19,0
Уртача максимум, °C 5,0 4,3 7,5 13,2 19,4 24,6 27,9 27,5 23,3 16,7 11,6 7,7
Уртача температура, °C 2,7 2,0 5,0 10,2 16,1 21,4 24,7 24,2 20,0 13,8 9,2 5,3
Уртача минимум, °C 0,6 −0,2 2,8 7,4 12,7 17,7 21,3 20,7 16,6 10,9 6,7 3,1
Абсолют минимум, °C −14 −10,9 −14 0,1 1,9 10,0 12,9 9,0 6,0 −1 −3,9 −12
Явым-төшем нормасы, мм 13 21 19 12 16 17 34 16 26 34 18 29
Су температурасы, °C 4,1 3,2 4,9 9,7 15,2 21,1 24,8 25,4 22,0 16,9 11,3 6,6
Чыганак: ЕСИМО http://www.webcitation.org/69g2ueffv

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча б.э.к VIV гасырларда биредә массагет кабиләсе кешеләре торган урыны урнашкан. Якынча б.э.к. II гасырда биредә Чола исемле шәһәр корыла, соңрак ул массагет дәүләтенең башкаласына әверелгән. Б.э. I гасырда Чола, бөтен массагет дәүләте белән Кавказ Албаниясенең вассаллык бәйлелеккә эләгә.

VI гасырда шәһәр Сасанидлар хакимиятенә буйсындырылган. VI гасырның азагында Хосров Әнүширван шахы тарафыннан Чола ныгытмасы үзгәртеп төзелә һәм аңа Дәрбәнт исеме кушыла.

630-елларда шәһәр хәзәрләр тарафыннан басып алына.

652 елда шәһәр Гарәп хәлифлегенә кушылган. Шәһәрда мәчетләр төзелгәннәр, торучыларның зур өлеше исламга күндерелгән. VIII гасырда Дәрбәнт — зур хәрби-сәяси үзәк, биредә хәлифнең калгае резиденциясе урнашкан. VIII—Х гасырларда Дәрбәнт диңгез сәүдәсе үзәге, Каспий портларының иң мөһиме булып торган.

1071 елда шәһәр сәлҗүк төрекләре тарафыннан алынган. Монголлар тарафыннан басып алынган Дәрбәнт (13 гасыр) таркалышка төшкән. 16—18 гасырларда шәһәр Фарсы иле cастaфында булган.

1722 елда шәһәр пөтр Іның Фарсы явы нәтиҗәсендә Русигә кушылгән, әмма 13 ел үткәч, Гәнҗә килешүе буенча, Фарсы иленә кайтарылган. 1743 елдан — Дәрбәнт ханлыгы башкаласы. 1796 елда руслар тарафыннан басып алынган, ә 1813 елда, Гүлистан солых килешүе буенча Россия империясенә кушылган.

1840 елдан — Каспий өлкәсе, 1846—1860 елларда — Дагстан губернасы үзәге. 1898 елда Дәрбәнткә тимер юл килә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1856[1] 1897[2] 1926[1] 1939[1] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~13 900 14 649 ~23 100 ~34 100 47 318 57 192 69 575 78 371 101 031 119 200

Милли cастaф (2010 ел): ләзгиләр — 33,7%, әзериләр — 32,3%, табасараннар — 15,8%, даргиләр — 5,6%, руслар — 3,7%, агуллар — 3,1%.[9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]