DMOZ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/DMOZ latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Ачык Төргәк Проекты (ODP)

Cкриншоты Фото
Ил  Америка Кушма Штатлары
Табышлы Юк
Төр Сайтлар төргәге
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Күптелле
Хуҗасы Netscape (AOL)
Эшли башлау вакыты 5 июнь 1998 (2 Сәфәр 1419)
Халәте Эшли
URL dmoz.org

Ачык Төргәк Проекты (ODP) (ингл. Open Directory Project (ODP), рус. Открытый Каталог (ODP)) шулай ук DMOZ (ODPның башлангыч домен исеменнән килә - Directory.MOZilla.org) исеме белән танылган бөтендөнья пәрәвез сәхифәләренә сылтамаларны туплаучы ачык эчтәлекле күптелле сайтлар төргәге.

Төргәк турында мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык төргәк, инсаннар тарафыннан тулыландырылган һәм Интернет эчтәләген чагылдыручы иң зур проектлардан берсе. Төргәк фидакяр мөхәррирләр тарафыннан тулыландырыла. Һәрбер сайт үзенә туры килгән бүлеккә бушка өстәлә, акчага өстәү катгый тыела. Пәрәвезнең иң зур эзләгечләре һәм порталлары төргәкләрен Ачык төргәкнең мәгълүмат җыелмасын кулланып төзиләр. Шуларның арасында: Netscape Search, AOL Search, Google, Lycos, HotBot, DirectHit, Alexa, Yahoo, MSN һәм йөзләрчә башка сайт. Шулай итеп, сайтның төргәккә эләгүе аның сәхифә абруен (PageRank) шактый үстерә ала. Шулай ук, кайбер вакыт Google эзләү нәтиҗәләрендәге сниппетларны сайтның DMOZда язылган тасвирламасыннан ала.

Ачык төргәк 1998 елның 5 июнендә (Һиҗри - 10 Сәфәр 1419) Ричард Скрента һәм Боб Труел тарафыннан ачылды. Беренче вакытларда проект GnuHoo, NewHoo һәм ZURL исемнәрен ташый иде. 17 ноябрьдә (28 Рәҗәп) Netscape ширкәте төргәкне сатып алуы турында игълан иткәч, проект бүгенге исемен алды. Ачык Төргәк Проектының хәзерге сәхибе - Netscape. Исемендә Mozilla сүзе булуына карамастан, Mozilla вакфы һәм Mozilla проектлары белән һичбер нинди бәйләнеше юк.

Төргәкнең эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 17 март (12 Рабигыль-ахыр 1432) көненә төргәктә туплам 4 855 147 сайт 1 005 887 бүлеккә өстәлгән, төргәк 88 телгә бүленгән, 103 тел бүлеге Сынау режимында. Бөтен тарихы буенча төргәктә 90 367 мөхәррир катнашкан.

Төргәк бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Arts - Сәнгать
  2. Business - Эш
  3. Computers - Санак
  4. Games - Уен
  5. Health - Сәламәтлек
  6. Home - Өй-учак
  7. News - Яңалыклар
  8. Recreation - Куңел ачу
  9. Reference - Белем
  10. Regional - Өлкәләр
  11. Science - Фәннәр
  12. Shopping - Сатып алу
  13. Society - Җәмгыять
  14. Sports - Спорт
  15. Kids and Teens - Балалар һәм үсмерләр
  16. World - Дөнья

World - Дөнья бүлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

World - Дөнья бүлеге - ул телләр исемлеге. Һәрбер тел бүлегендә үзенең бүлекләре бар, һәм шул телдәге сайтлар бары тик бу бүлекләргә өстәлә.

World - Дөнья бүлегендә түбәндәге 88 тел бар:

Татар, Африкаанс, Инглиз, Гарәп, Әрмән, Астриану, Азәрбайҗан, Индонезия, Мәлай, Бангладеш, Башкорт, Беларус, Босния, Бретон, Болгар, Каталон, Чех, Гади Кытай, Гадәти Кытай, Дания, Алман, Эстон, Испан, Эсперанто, Баск, Франсыз, Уәлс, Фриз, Фриул, Фарей, Ирланд, Шотланд, Галия, Грек, Гуҗарати, Еврей, Һинд, Хорват, Интерлингва, Исланд, Итальян, Япон, Каннада, Кашыб, Казакъ, Суахили, Корея, Корд, Латвия, Люксембург, Литва, Латин, Маҗар, Македон, Мараси, Нидерланд, Төнъяк Фриз, Норвегия, Үзбәк, Окситан, Осетин, Фарсы, Польша, Португалия, Пәнҗәби, Румын, Романш, Рус, Сардин, Шәрык Фриз, Албан, Сицилия, Синһал, Словен, Серб, Фин, Швед, Тагал, Тайван, Тамил, Телугу, Тай, Вьетнам, Төрек, Төрекмән, Украин, Уйгыр, Кыргыз телләре.

Сынау режимында тагын 103 тел бар.

Төргәктә төрки телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проектның програм тәэминаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык Төргәк Проектының җыелма һәм эш итү өчен кулланылган программа тәминатының чыганак коды ябык рәвештә. Ачык Төргәк буенча эзләү програм тәминаты итеп Mozilla Public License буенча таратылучы үзгәртелгән Isearch программасы кулланыла. Мөхәррирләр интернет-җыены исә үзгәртелгән phpBB белән эшли.

ODP мәгълүмат җыелмасы RDF-нөсхә рәвешендә дә чыгарыла. Нөсхә түләүсез таратыла, һәм аны бары тик Open Directory License шартнамәсенә буйсынарак кулланырга ярый. 2000 елдан RDF-нөсхә, ә бөтен төргәк 2004 елдан башлап UTF-8 кодировкасында эшли.

Бәхәсләшү һәм тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык Төргәк мөххәррирләре өстәлгән сайтларны озак эшкәртәләр дип ODP зур тәнкыйтьләргә дучар була. Моның берничә сәбәбе бар: беренчедән, мөхәррирләр эшне түләүсез, үз вакытларын фида кылып башкаралар. Икенчедән исә, кайбер бүлекләрдә өстәленгән сайтлар саны бик зур, аларны барысын да карап чыгу өчен байтак вакыт кирәк, шулай ук, мөхәррирләр гади кулланучылар өсләгән сайтларны эшкәртүдән башка үзләре дә кызыклы һәм файдалы сайтларны өстиләр. Әлегә Татар бүлегендә сайтлар саны бик күп түгел, шуңа күрә, сайтларны карап чыгу кыска дәвер эчендә үтә.

Төргәкнең Татар бүлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар бүлегенең тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

DMOZ төргәгенең татарча беренече бүлеге 2003 елның 6 гыйнварында (Һиҗри - 11 Зөлкагъдә 1423) ачылган. Башта бүлек һәр яңа тел бүлеге сыман "Сынау" режимында эшләп, соңрак гомуми World бүлегенә күчерелгән. Татар бүлегенең беренче мөхәррире Альберт Фазлый (alber[1]) әфәнде иде. Ул заманнарда Татар сайтлары күп булмавына карамастан, ул 1400гә якын гамәл (өстәү, үзгәртү, бетерү) эшләгән. ДМОЗ логларында соңгы гамәле 2004 елның 25 июнь (5 Җөмәдел-әүвәл 1425) көнендә теркәлгән. Беренче мөхәррир 100дән артык файдалы сылтама җыйган иде. Соңрак Альберт әфәнде рус мөхәррирләре белән сүзгә килешеп, аларның милләтчелекләреннән туеп, төргәктән аерылды.

Татар бүлегенең бүгенгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Татар бүлегедә ике мөхәррир бар: Альберт Азат углы Әхәтов (muhtac[2]), һәм Айдын Салис углы Мәммәдов (salis[3]). Шулай ук рус бүлегенең милләте татар булган мөхәррир raouf[4] Татар бүлегенең мөхәррирләренә даими рәвештә ярдәм итә.

2011нчы елның 17 март (12 Рабигыль-ахыр 1432) көненә проектның Татар өлешендә 381 сәхифә өстәлгән, 200дән артык сайт әле тикшерелмәгән, яисә исем/тасвирламасы төзелмәгәнгә мөхәррирләр тарафыннан хупланмаган. Татар сайтларын ясаучылар DMOZ төргәген белмәгәнгә, яисә татнетта сайтларның үзара көрәшү булмаганга өстәлгән сайтларның күбесе мөхәррирләр тарафыннан өстәлә. Хәлбуки, төргәккә эләгү сайтның эзләгечләр каршысында абруен үсүвенә бик тәэсир итә.

Берничә вакыт элек Татар бүлеге Үзбәк бүлеген узып, Төрки телләрдәге бүлекләр арасында 3нче урынга чыкты (Төрекчә - 43 090, Азәрбайҗанча - 1 145). Россия Федерациясендәге телләр арасында исә 2нче урында (Русча - 81 800).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Editor: alber, archived from the original on 2011-11-19, retrieved 2011-03-19 
  2. Editor: muhtac, archived from the original on 2011-05-04, retrieved 2011-03-19 
  3. Editor: salis, archived from the original on 2017-03-02, retrieved 2011-03-19 
  4. Editor: raouf, archived from the original on 2011-02-21, retrieved 2011-03-19