Дагстан
Дагстан | |||
---|---|---|---|
| |||
![]() | |||
Ил | Россия, СССР | ||
Башкала | Махачкала | ||
Мәйдан | 50 300 км² | ||
Халык саны | 3 063 885 (1 гыйнвар 2018)[1] | ||
ISO 3166 коды | RU-DA |
Dagstan Respublikası (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, әзери. Dağıstan Respublikası, darg. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Русия Федерациясе eçendä respublika (däwlät), Rusiya Federatsiyaseneñ subyektı. 1921 yelnıñ 20 ğıynvarında barlıqqa kilä. Başqalası — Калып:Maxaçkala gerbı şähäre.
Könyakta Azärbaycan belän, könyak-könbatışta Görcistan belän, könbatışta Çiçänstan belän, tönyakta Qalmıkiya belän häm tönyak-könbatışta Stavropolʼ töbäge belän çiktäş.
География. Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.
Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.
Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятенең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагыстанлы яши.
Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.
Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (праваслау). Берникадәр яһүдиләр бар.
Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чичәнстаннан соң Русия Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.
Халык | 2002 елда саны, мең кеше |
---|---|
Аварлар | 758,4 (29,4 %) |
Даргиләр | 425,5 (16,5 %) |
Комыклар | 365,8 (14,2 %) |
Ләзгиләр | 336,7 (13,1 %) |
Лаклар | 139,7 (5,4 %) |
Руслар | 120,9 (4,7 %) |
Әзериләр | 111,7 (4,3 %) |
Табасараннар | 110,2 (4,3 %) |
Чеченнар | 87,9 (3,4 %) |
Нугайлар | 36,2 (1,4 %) |
Рутуллар | 24,3 (0,9 %) |
Агуллар | 23,3 (0,9 %) |
Цахурлар | 8,2 |
Әрмәннәр | 5,7 |
Татарлар | 4,7 |
Украиннар | 2,9 |
Яһудилар | 1,5 |
Тау яһудилары | 1,1 |
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән |
Дагстанда туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Иван Әлиев (1892, Тимер-Хан-Шура - 1964, Волгоград), генерал-майор (1943).