Дамир Шәрәфетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Шәрәфетдинов latin yazuında])
(Damir Şäräfetdinov битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дамир Шәрәфетдинов
Д.Р.Шәрәфетдинов.jpg
Туган телдә исем Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов
Туган 12 сентябрь 1940(1940-09-12)
Казан
Үлгән 7 февраль 2014(2014-02-07) (73 яшь)
Казан
Яшәгән урын Маяковски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре тарихчы, журналист
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Дамир Шәрәфетдинов (рус. Дамир Рауфович Шарафутдинов) — язучы, журналист, спортчы, галим.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов 1940 елның 12 сентябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Балачак еллары Татарстанның Буа районы Татар Буасы авылында уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1959-1963 елларда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. Хезмәт эшчәнлеген «Татарстан яшьләре» һәм «Социалистик Татарстан» газеталары редакцияләрендә хәбәрче, аннары спорт бүлеге мөдире булып эшләүдән башлый. 1973 елда Ленинградта Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын тәмамлап кайткач, 1974-1990 еллар арасында ул КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор һәм партия архивы мөдире вазифаларын башкара. 1990нчы еллар башында «Татарстан» журналының баш мөхәррире булып эшләп ала, Татарстанның яңа тарихына бәйле документларны саклау һәм өйрәнү Үзәге директоры (1991-1992), Казан милли мәдәни үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары кебек җитәкче урыннарда эшли. 1993-2005 елларда ул — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы хезмәтендә. Бер үк вакытта 1994 елдан — Баш архив идарәсе һәм Русия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Татарстан бүлеге басмасы «Гасырлар авазы — Эхо веков» фәнни-документаль журналының баш редакторы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе.

Дамир Шәрәфетдинов — 1964 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, ә 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Тарих фәннәре докторы. 2014 елның 7 февралендә вафат булган.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамир Шәрәфетдинов тормышының матур бер өлеше татарның милли бәйрәме Сабантуй һәм милли спорт төребез – татарча көрәшне өйрәнү белән бәйле. Аның әлеге темага кагылышлы фәнни-публицистик эшчәнлеген аерым телгә алмыйча ярамыйдыр. «Тормыш тудырган традицияләр», «Сабан туе — хезмәт бәйрәме», «Сабан туе — Сабантуй» (татар һәм урыс телләрендә) китаплары, «Татарстанда халык бәйрәмнәренең барлыкка килүе һәм үсеше» дигән кандидатлык диссертациясе (1999), «Татар барда — Сабан туе бар» монографиясе (2003) киң җәмәгатьчелектә югары бәя ала. Татар көрәше буенча тәүге рәсми ярышлар уздырыла башлау да аның исеме белән бәйле. Алай гына да түгел, Дамир Рәүф улының турыдан-туры тырышлыгы нәтиҗәсендә татарча көрәш буенча беренче тәүге федерация оеша. 1968-1971 елларда федерациянең иң беренче җитәкчесе була. Билгеле булганча, бүгенге көндә татар милли спорт көрәше федерациясе республикада эшләп килүче иң актив һәм нәтиҗәле оешмаларның берсе булып тора.

Тарихчы-архивчы буларак, Дамир Шәрәфетдиновның иҗат эшчәнлегендә архив документлары аша совет тоталитар режимы чорында хаксызга репрессияләнгән яки, читкә тибәрелеп, онытуга дучар ителгән тарихи шәхесләрнең абруйлы исемнәрен халыкка кире кайтару мәсьәләләре мөһим бурычларның берсе итеп карала. Ул — архив документлары җирлегендә төзелгән ике дистәдән артык тарихи басманың, шул җөмләдән халыкара милли азатлык хәрәкәтенең танылган теоретигы Мирсәет Солтангалиевнең тормышы һәм иҗтимагый иҗат эшчәнлеге турында документаль материалларны эченә алган өч архив җыентыгының (1992, 1998, 2002) фәнни редакторы. Аның турыдан-туры катнашында һәм фәнни җитәкчелегендә басмага әзерләнгән «Мирсәет Солтангалиев. Сайланма әсәрләр» (1998) китабы Русия Федераль архив хезмәтенең III дәрәҗә бүләгенә лаек була.

Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамир Шәрәфетдинов Русия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, 1990 елдан Татарстан Республикасы, 1998 елдан Русия Федерациясенең «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә, 1998 елдан — «Русиянең шәрәфле архивчысы».

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар барда — Сабан туе бар: тарихи-документаль очерк. — Казан: Гасыр, 2003. — 479 б. — 1000 д.
  • Сабан туе — халыкның яшәеше: фәнни-популяр очерк. — Казан: «Гасырлар авазы» журналы басмасы, 1997. — 310 б. — 7000 д. (Татар һәм урыс телләрендә).
  • Карурман аша ла башлар адаша... = Бездны мрачной на краю...: Искәндәр Тальковский турында тарихи-документаль очерк. — Казан: Гасыр, 2000. — 224 б. — 500 д. (Татар һәм урыс телләрендә.)
  • Татарская борьба куреш: пособие по обучению и тренировке / соавт. М.Сахабутдинов. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. — 111 с. — 4000 экз.
  • Традиции, рожденные жизнью: очерки. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. — 95 с. — 5000 экз.
  • Поле наставника: очерки. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. — 128 с. — 3300 экз. Сабантуй — праздник труда: очерки. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. — 134 с. — 5000 экз.
  • Комбриг Юсуф Ибрагимов: повесть в документах. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. — 167 с. — 8000 экз.
  • Отчизны верные сыны: очерки / соавт. Я.Гришин. — Казань: Гасыр, 2001. — 160 с. — 500 экз. Традиционные культуры татарского народа XIX начало XXI вв: монография. — Казань: Гасыр, 2004. — 639 с. — 1000 экз.
  • На службе Родины: очерки / соавт. Я.Гришин. — Казань: Гасыр, 2005. — 333 с. — 500 экз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]