Дамир Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Йосыпов latin yazuında])
(Damir Yosıpov битеннән юнәлтелде)
Дамир Йосыпов
Туган телдә исем Дамир Касыйм улы Йосыпов
Туган 15 сентябрь 1977(1977-09-15) (46 яшь)
СССР, РСФСР, Красноярск крае, Игарка
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Россия байрагыРФ
Әлма-матер Сембер граждан авиациясе институты[d]
Һөнәре юрист, очучы, һава судносы командиры
Җефет I ― Әминә
II ― Наталья Александровна
Балалар Ильяс, Исмаил
(I никахтан),
Динислам (II никахтан)
Ата-ана
  • Касыйм Камил улы Йосыпов (әти)
  • Мөнзилә Абделхәй кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманы - 2019

 Дамир Йосыпов Викиҗыентыкта

Дамир Касыйм улы Йосыпов (1977 елның 15 сентябре, СССР, РСФСР, Красноярск крае, Игарка) — гражданнар авиациясе очучысы, Россия Федерациясе Каһарманы (2019).

2019 елның 15 августында «Урал һава юллары» авиаширкәте Airbus A321 очкычының командиры буларак һәлакәткә эләккән очкычны Жуковский янында кукуруз кырында утырта ала, барлык юлчылар һәм экипаж исән калган. Күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы, 233 кешене (226сы ― пассажир, 7се ― экипаж әгъзалары) коткарган өчен 16 августта Россия Каһарманы мактаулы исеменә лаек булган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елның 15 сентябрендә Красноярск крае Игарка шәһәрендә өч балалы татар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе дә Ми-8 боралагында эскадрилья командиры булып эшләгән.

1993 елда гаилә Сызрань шәһәренә күчә. 1996 елда Дамир Сызрань политехник көллиятен тәмамлый, армиядә танк гаскәрендә хезмәт итә.

Беренче тапкыр очучы укуханәсенә керә алмый, чөнки күзе белән медкомиссияне узмый. 2005 елда, читтән торып, Чабаксардагы И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының юридик факультетнын тәмамлый, юрист булып эшли.

2013 елда Санкт-Петербург дәүләт гражданнар авиациясе университеты(рус.) филиалы ― Богырыслан гражданнар авиациясе очучылары укуханәсен(ингл.) тәмамлый.

Сызраньдә эшләгәндә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенең урынбасары була, юридик мәсьәләләрдә күп булыша.

2018 елда, читтән торып, Сембер гражданнар авиациясе институтын(рус.) (аэронавигация) тәмамлый, Сембердә укыганда Дамир мәчеттә торган, җирле мәхәлләнең актив кешесе булган.

2019 елның 16 августында РФ президенты карары буенча күрсәткән батырлыгы өчен очкыч командиры Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга Россия Федерациясе Каһарманы мактаулы исеме бирелә.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамир Касыйм улы Йосыпов

Әтисе Касыйм Камил улы Йосыпов тумышы белән Идел буеннан. Очучылар училищесын тәмамлагач, Сызраньнан котыпка ― Красноярск крае Игарка шәһәренә китеп бара, вертолетта оча. Әнисе Мөнзилә Абделхәй кызы аэропортта фельдшер булып эшли. Гаиләдә өч ул үстерәләр. Әти-әнисе, туганнары Сызраньда яши.

  • Беренче никахыннан туган уллары ― Ильяс (2002 елгы), Исмаил (2008 елгы). Сызраньда яшиләр.
  • Икенче хатыны Наталья Александровна. Уртак уллары Динислам (2017 елгы). Натальяның кызы Анна (2013 елгы)[1].

Кинодагы образы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2022 ― 2019 елның августындагы чын вакыйгалар буенча, Дамир Йосыповның 231 пассажирны коткару тарихына нигезләп эшләнгән «На солнце, вдоль рядов кукурузы» (ru) нәфис фильмы төшерелгән (фильмның режиссеры Сарик Андреасян(рус.), төп рольдә актер Егор Бероев(рус.), прокатка 2023 елның 16 мартында чыга).[2]
« «Фильм, чыннан да, бик тормышчан килеп чыккан. Тамашачылар пассажирлар өчен борчыла, балачактан очучы булырга хыялланган, әмма моңа кадәр уңышка ирешә алмаган геройның чәнечкеле тормыш юлын аның белән бергә уза. Күзгә яшьләр килгән мизгелләр дә җитәрлек»[3]
Дамир Йосыпов
»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]