Дания Агишева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дания Агишева latin yazuında])
(Daniä Agişeva битеннән юнәлтелде)
Дания Агишева
Дана Агишева
Туган телдә исем Дания Гаделша кызы Агишева
Туган 30 декабрь 1980(1980-12-30) (43 яшь)
Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБРФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре кино артисты
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «Киношок» кинофестивале премиясе (2004)
Pacific Meridian кинофестивале премиясе (2005)

 Дания Агишева
Дана Агишева
Викиҗыентыкта

Дания Агишева (сәхнә псевдонимы Дана Агишева, тулы исеме Дания Гаделша кызы Агишева, рус. Дания Одельшевна Агишева) – Россия кино артисты, халыкара премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елның 30 декабрендә Ташкәнттә туган. Әтисе – Гаделша (Одельша) Агишев – кинодраматургия профессоры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе , татар.[1]

Д. Агишева Мәскәү дәүләт университетының роман-алман бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә эре реклама агентлыгында эшли. Бию белән шөгыльләнә. Оскар (Шамил Малкандуев) концертларында бии.[2]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д. Агишеваның махсус артистлык белеме юк. Интервьларында артистка булырга җыенмавын әйтә (әтисе дә кызын һәрвакыт актер һөнәреннән биздерергә тырышкан), кинода төшүен хобби дип кенә атый.

2002 елда Рәүф Кубаевның «Өчәүгә каршы өчәү» (Трое против троих) кинотасмасында беренче кечкенә ролендә уйный. Светлана Проскуринаның «Ерагайган керү юлы» (Удаленный доступ) кинотасмасында уйный, «Киношок» һәм «Pacific Meridian» (Тын океан меридианнары; Меридианы Тихого) кебек дәрәҗәле кинофестивальләрдә «Иң яхшы хатын-кыз ролендә уйнаган өчен» премияләре ала.

2007 елда Светлана Проскуринаның «Иң яхшы ел фасылы» кинотасмасында уйный.

2009 елда «Татар княжнасы» киносында шагыйрә Анна Ахматованы (яшь чагын) уйный.

2009 елда «Ялтыраулар» (Отблески) сериалында төшә. 2010 елда «Качу» (Побег) сериалында уйный. Әлеге кинодагы роле өчен «Алтын бөркет» премиясенә тәкъдим ителә.

Андрей Звягинцевның «Елена» кинотасмасында кеп-кечкенә рольдә – баш каһарман исәнләшеп үтә торган хатынны уйный. Д. Агишева “аның өчен кече һәм зур рольләр булмавын” тагын бер кат раслый.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Объект 11 (2011)
  • Крапивиннар эше (2011)
  • Елена (2011)
  • Качу (2010)
  • Ялтыраулар (2009)
  • Кеше яши торган утрау (2009)
  • Иң яхшы ел фасылы (2007)
  • Төрмә. Федор Сеченов (2006)
  • Селәү (2006)
  • Гарпастум (2005)
  • Яшьләр һәм бәхетлеләр (2004)

Партнерлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Домогаров белән «Чит йөз» (Чужое лицо) киносында уйный.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • СНГ һәм Балтия илләренең XIII «Киношок» ачык кинофестивалендә “иң яхшы хатын-кыз ролендә уйнаган өчен” премия (2004)
  • Азия-Тын океан регионы кинематографиясенең Pacific Meridian (Тын океан меридианнары, Меридианы Тихого) фестивалендә “иң яхшы хатын-кыз роле” («Ерагайган керү юлы» кинотасмасында Женя роле) өчен премия (2005)[3]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолдызлар порталы(үле сылтама)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]