Данис Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Данис Хәйруллин latin yazuında])
(Danis Xäyrullin битеннән юнәлтелде)
Данис Хәйруллин
Тугач бирелгән исеме: Данис Тәбибулла улы Хәйруллин
Псевдонимнар: Данис Хәйруллин
Туу датасы: 7 октябрь 1945(1945-10-07) (78 яшь)
Туу урыны: Таштуган, Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь, инженер
Юнәлеш: шигърият
Иҗат итү теле: татар
Дебют: 1979 ел
Премияләр: Илдар Юзеев премиясе

Данис Тәбибулла улы Хәйруллин (1945 елның 7 октябрендә туган) — татар шагыйре, ике китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1992 елдан). Белгечлеге буенча инженер. Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты (2021).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1945 елның 7 октябрендә Татарстанның хәзерге Азнакай районы Таштуган авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылының җидееллык мәктәбендә ала (1953-1960), ә 1964 елда Азнакай районының Чалпы урта мәктәбен тәмамлый. Казанның химия-технология институтына укырга керә. Бер елдан Казан авыл хуҗалыгы институтына күчә, 1969 елда аны тәмамлый. Белгечлеге — авыл хуҗалыгы инженеры-механигы.

1969-1970 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Берникадәр вакыт Азнакай районының «Марат» һәм «Октябрьнең 40 еллыгы» исемендәге колхозларда баш инженер булып эшли. 1972-1998 елларда Данис Хәйруллин Чаллы шәһәренең Төзелешне механикалаштыру идарәсендә өлкән инженер, прораб, бүлек башлыгы булып эшли. 1998 елдан бирле «Кран-сервис» оешмасында директор урынбасары вазифасын үти.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрьнең беренче шигырьләре матбугатта 1979 елдан күренә башлый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Хәтер» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1991 елда шул ук нәшриятта аның «Йөрәк тибеше» җыентыгы басылып чыга.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәтер: шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. — 86 б. — 3400 д.
  • Йөрәк тибеше: шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. — 96 б. — 1000 д.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дилбәр Сөләйманова. Әдәби бүләк. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. «Тулпар», 31.03.2021