Декабристлар күтәрелеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Декабристлар күтәрелеше latin yazuında])
(Dekabristlar kütäreleşe битеннән юнәлтелде)
Декабристлар Сенат мәйданында, В Тимм рәсеме
Милорадовичны үтерү
Күтәрелеш урыны - Сенат һәм Синод биналары янындагы мәйдан

Декабристлар күтәрелеше - 1825 елның 14 [1] (26) декабрендә Россия империясенең башкаласы Санкт-Петербург шәһәрендә дәүләт түнтәрелеше ясарга тырышу.

5 декабристны үтергән урында һәйкәл

Күтәрелешне патшаның чикләнмәгән хакимиятен бетерү һәм крепостной хокукны юк итү максатыннан фикердәш-дворяннар (күпчелеге - гвардия вәкилләре) оештыра.

Фетнәчеләр гвардия гаскәрләре ярдәмендә Николай Iне тәхеткә утыртмаска, Сенат һәм гаскәрләрне яңа патшага ант бирергә комачауларга омтылганнар.

Декабристлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Декабристлар

1812 ел сугышында Россия гаскәренең чит илләргә яулары Россия халкына зур йогынты ясаган, аеруча дворяннар катлавында үзгәрешләргә һәм крепостной хокукны бетерүгә өметләр тудырган.

1816 елда Петербург шәһәрендә Александр Муравьев "Коткару берлеге" серле сәяси җәмгыятенә нигез сала, анда Сергей Трубецкой, Никита Муравьёв, Иван Якушкин, Павел Пестель керә. 1817 елда фикер каршылыгы сәбәпле оешма таркала.

1818 елда Мәскәүдә яңа серле җамгыять - Иминлек берлеге оеша, анда 200 кеше керә. 1821 елда Иминлек берлеге таркала.

1821 елда Украинада "Көньяк" һәм 1822 елда Петербургта "Төньяк" серле сәяси җәмгыятьләр оештырыла. Төньяк җәмгыятендә төп рольләрне Никита Муравьёв, Трубецкой, Кондратий Рылеев уйнаган булса, Көньяк җәмгыятенең җитәкчесе полковник Пестель булган.

Күтәрелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патшалык арасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1825 елның 19 ноябрендә (1 декабрендә) Таганрогта баласыз император Александр I үлгән.

Павел I раслаган тәхет варислылыгы кануны буенча Константин Павел улы тәхеткә утырырга тиеш, ләкин серле документ буенча Константин элегрәк тәхеттән баш тарткандыр. Ләкин серле документ халыкка белдерүгә кадәр Петербург генерал-губернаторы граф Милорадович тәэсирендә Николай Павел улы да тәхеттән баш тартырга ашыккан.

27 ноябрьдә (9 декабрьдә) халык рәсми рәвештә Константинга ант биргән, ләкин тәхеткә утыру турында рәсми манифест чыкмаган. Шул чакта Константин тәхетне алмаган һәм баш тартмаган.

Соңрак Константин икенче тапкыр тәхеттән баш тарта һәм 13 (25) - 14 (26) декабрьдә Сенатның төнге утырышында Николайның тәхеткә хокукы таныла.

1825 елның 14(26) декабренә икенче ант бирү билгеләнә, Николайга "янә ант бирү".

Декабристлар икенче ант бирүгә, аеруча Николайга ант бирүгә, каршы чыкканнар.

Бәрелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелешне идарә итү өчен кенәз Сергей Трубецкой диктатор итеп сайланган, ә Каховский Кышкы Сарайга кереп, Николайны үтерергә тиеш булган.

Ләкин Трубецкой я куркып, я хыянәт итеп булса кирәк, Сенат мәйданына килмәгән, күтәрелеш башсыз булып калган. Шулай ук, Каховский Николайны үтерергә, ә Якубович Гвардия экипажы һәм Измайлов полкы диңгезчеләрен Кышкы Сарайга алып барырга баш тарткан.

Иртәнге сәгать 11гә бары тик Мәскәү лейб-гвардия полкы 800 солдаты, Гренадер полкы һәм Гвардия диңгез экипажы 2350 хәрбие Сенат мәйданына чыга.

1812 ел Ватан сугышы каһарманы, Петербург губернаторы граф Михаил Милорадович фетнәчеләрне мәйданнан китәргә чакыра, абруйлы генерал күп кешеләрне ышандыра. Шуны күреп, Оболенский Милорадовичны штык белән яралый, ә Каховский аны пистолеттан ата, Милорадович соңрак җәрәхәтләрдән үлә.

Фетнәчеләр кенәз Оболенскийне яңа диктатор итеп сайлый. 30 декабрист мәйданга 3000 солдатны алып бара. Николай фетнәчеләргә каршы 9000 пехотчы, 3000 атлы гаскәри, 12000 (36 туп белән) тупчы җибәрә.

Николай туплаган гаскәрләр туплардан картечь белән атып, төнгә күтәрелешне бастыра.

Хөкем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү полкы 371 солдаты, Гренадер - 277, Диңгез экипажы - 62 кеше кулга алынган. 579 кеше хөкемгә тартылган, 287 кеше гаепле дип танылган, 120 кеше Себер каторгасына җибәрелгән.

К. Ф. Рылеев, П. И. Пестель, П. Г. Каховский, М. П. Бестужев-Рюмин, С. И. Муравьёв-Апостол үлем җәзасына хөкем ителгән. Асып үтерелгәндә 3-сендә бау өзелә, алар яңадан асылып үтерелгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп шәһәрләрдә декабристларга багышланган музейлар ачылган, аеруча декабристларның Себердәге сөрген урыннарында (Иркутск, Чита һ.б.). Күп шәһәрләрдә Декабристлар урамы бар, Казан шәһәрендә Декабристлар урамы Мәскәү районында урнашкан.

Декабристлар күтәрелеше турында берничә фильм төшерелгән:

  • Декабристлар эше
  • Декабристлар (1926)
  • Сокландыргыч бәхет йолдызы (1975)
  • Коткару берлеге (2019)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. иске стиль - Юлиан тәкъвиме буенча

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]