Элис Мунро

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элис Мунро latin yazuında])
(Elis Munro битеннән юнәлтелде)
Элис Энн Мунро

Элис Мунро
Тугач бирелгән исеме: ингл. Alice Ann Munro
Туу датасы: 10 август 1931(1931-08-10) (92 яшь)
Туу урыны: Уингем, Онтарио, Канада
Ватандашлык: Канада байрагы Канада
Эшчәнлек төре: язучы-прозаик
Иҗат итү еллары: 1950 елдан
Жанр: хикәя
Иҗат итү теле: инглиз
Премияләр: Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2013)

Элис Энн Мунро (ингл. Alice Ann Munro; 1931 елның 10 августында Канадада туа) — Канаданың инглиз язучысы, Халыкара Букер премиясе (2009) һәм Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2013) лауреаты. Кыска хикәяләр иҗат итү белән таныла.

Фермер гаиләсендә туа. 1950 елда үзенең беренче «Күләгә чагылышлары» дип аталган хикәясен бастыра. Кияүгә чыгу белән Ванкуверга күчә, анда өч баланы таба. 1972 елда кире Онтариога кайта, икенче тапкыр кияүгә чыга.

Беренче хикәяләр җыентыгы «Бәхетле күләгәләр биюе» (1968) популярлык казана, аның өчен Элис генерал-губернатор премиясенә лаек була. Шуннан соң аның чыккан җыентыклары зур игътибар белән кабул ителә, 1978 елда ул янә генерал-губернатор премиясен ала. 2009 елда язучы Халыкара Букер премиясенә лаек дип табыла.

2013 елда Элис Энн Мунро Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе дип игълан ителә. «Мунро - кыска хикаяләр остасы», диелә Нобель комитеты белдерүендә. Элис Мунрога премия хатын-кызлар язмышына багышланган кыска хикәяләре өчен тапшырыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]