Эчтәлеккә күчү

Eulenspiegel (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Eulenspiegel (журнал) latin yazuında])
Eulenspiegel
Нигезләнү датасы май 1954
Атама Eulenspiegel[1]
Дәүләт  Демократик Алмания Җөмһүрияте
Төп тема сатира[d]
Чыгыш иле  Германия[1]
Әсәр яки аның атамасы теле алман теле[1]
Рәсми веб-сайт satiremagazin.de(алм.)
 Eulenspiegel Викиҗыентыкта

«Ойленшпигель» (алман. Eulenspiegel) — Алмания Демократик Җөмһүриятендә (ГДР) нәшер ителгән һәм Берләшкән Алманиядә чыга торган сатира һәм юморның иллюстрацияле әдәби-сәнгать журналы.

Мәҗмуганың элгәре — 1946 елның 15 апреленнән башлап совет матбугат лицензиясе белән нәшер ителгән «Саф җил» (алманча — Frischer Wind) матбугат сәхифәсе. 1954 елның 1 маенда ул, бүгенге исем астында мәҗмуга буларак бастырыла башлады. Шул ук вакытта 1950 елдан башлап чыгарылучы һәм сугыштан соңгы елларда бик популяр булган бәйсез «Уленшпигель» (алман эпик герое исеме буенча) мәҗмугасы тыелды, аның хезмәткәрләренә каршы эзәрлекләү чаралары үткәрелде.

Мәҗмуга 1972 елга кадәр «Ойленшпигель» дәүләт матбагасы (алманча Eulenspiegel-Verlag) атнага бер мәртәбә бастырылып килде, шуннан соң матбага мөстәкыйль оешма булып китте. «Ойленшпигель» Алмания Демократик Республикасында (АДР) бердәнбер юмор һәм сатира мәҗмугасы булды. Еш кына аңа язылырга теләүчеләр саны бастырып чыгару мөмкинлекләреннән артып та китә иде.  Сыйфатлы кәгазь җитмәү сәбәпле, аның тиражы беркайчан да 500 мең данәдән артык булмады. Шуңа да карамастан, Советлар Берлегенең эре шәһәрләрендә һәм этник алманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә мәҗмуга ирекле рәвештә сатылып килде һәм аңа язылу да чикләнми иде.

Алмания кабат берләшкәннән соң, «Ойленшпигель» җаваплылыгы чикле җәмгыяте мәҗмуганы бастыру эшен үз кулына алды. Ләкин икътисадый сәбәпләр аркасында 1991 елның  августыннан (мәҗмуганың шул елдан чыккан 29 нчы саныннан) башлап ул айга бер мәртәбә генә бастырыла. Тиражы да нык кимеде. Мәҗмуганың АДР чорында эшләп килгән хуҗалары, мөхәррирләре һәм даими авторларының һәм хезмәткәрләренең кайсыберсе эштән азат ителде.

Мәҗмуганың бүгенге мөхәррире — Матиас Ведель (Mathias Wedel).