Евромәйдан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евромәйдан latin yazuında])
(Evromäydan битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Евромәйдан
Euromaidan collage.jpg
Дата 21 ноябрь 2013—хәзерге вакыт
Урын Украина
Сәбәп Украина хөкүмәтенең Аурупа Берлеге белән Ассоциация турында килешү астында имза куюга хәзерләнүне туктатып тору
Характеристика митинглар[1], эш ташлаулар, интернет активлыгы, Киевта һәм төбәкләрдә дәүләт хакимияте биналарын басып алу, һәйкәлләрне җимерү, корал куллану, биналар яндыру[2].
Төп кешеләр
Юлия Тимошенко
Арсений Яценюк
Александр Турчинов
Виталий Кличко
Олег Тягнибок
Юрий Луценко
Пётр Порошенко
Андрей Парубий
Олег Ляшко
Дмитрий Ярош
Виктор Янукович(22 февральгә кадәр)[3]
Андрей Клюев (отставкага чыккан)
Александр Якименко
Николай Азаров (отставкага чыккан)
Виталий Захарченко(отставкага чыгарылган)
Виктор Пшонка(отставкага чыгарылган)

Евромәйда́н (укр. Євромайдан) — Украинаның күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Киевта баручы күп айлык массакүләм протест акцияләре атамасы.

Вакыйгалар үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның декабрь аенда Виктор Янукович Аурупа Берлеге белән Ассоциациягә керүдән баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр, аеруча Көнбатыш Украина тарафдарлары Киев шәһәрендә чуалышлар, хакимият белән ризасызлыкларын белдереп "Мәйдан"ны оештыралар. Баш күтәрүчеләр арасында күп радикаль төркемнәр, шул исәптән украин милләтчеләре "Уң бүлек" (правий сектор) сугышчан оешмасы катнаша. Вакыйгалар Украинада Янукович сәясәте аркасында килеп чыккан кыен икътисади һәм сәяси кризис фонында уза.

2014 елның гыйнварында украин милләтчеләре "Төбәкләр фиркасе" бинасын басып ала. Һөҗүм нәтиҗәсендә берничә кеше үтерелә, бина яндырыла. Украинаның күп кенә төбәкләрендә Ленинга, Кутузовка, Совет гаскәриләренә куелган һәйкәлләрне җимерәләр [4].

18-21 февральдә чуалышлар иң югары ноктага ирешә. Русия җитәкчелеге биргән «көч куллану» киңәшеннән соң Киевта баш күтәрүчеләргә корал кулланыла башлый[5] Нәтиҗәдә 82 кеше вафат була (70 мәйданчы, 12 «Беркут»чы).

Янукович белән оппозиция чит ил вәкилләре катнашында килешү төзи, чит ил вәкилләре гарантия дә бирә, ләкин соңрак оппозиция (Батькивщина, Свобода, Удар) шушы килешүне үтәми, боза[чыганагы?]. Мәйдан тарафдарлары президент йортына һөҗүм итә, нәтиҗәдә Янукович Киевтан кача.

22 февральдә Украина парламенты — Югары Рада, Конституцион Мәхкәмәгә таянмыйча конституцион күпчелек тавыш белән В. Януковичка импичмент белдерә[6].

Рада үзенең рәисе итеп А. Турчиновны сайлый. Шул ук вакыт Турчиновка президент һәм Украина Хөрби көчләре Баш сәргаскәре вазифаларын үтәргә кушыла. Кораллы "мәйдан көчләре" президент резиденциясен басып ала, Янукович Киевтан качарга мәҗбүр була. Яңа Министрлар кабинеты оештырыла, аның башлыгы А.Яценюк Аурупа берлеге белән ассоциация төзүгә таба курс алуын белдерә. Русия яңа хөкүмәтне танымый[чыганагы?].

Хакимиятне кулга төшергән мәйданчылар яңа хөкүмәт төзиләр, ләкин Көнчыгыш Украинаның вәкилләрен "яңа хөкүмәткә" кертмиләр. Шулай итеп Көнбатыш төбәкләрнең, милләтчеләрнең хөкүмәте булып чыга. Украинаның кайбер өлкәләре, аеруча Кырым автономиясендә яңа хөкүмәтне танымыйлар[чыганагы?]. Кырымда протестлар, ризасызлыклар башлана).

Күп төбәкләрдә "Уң сектор" әгъзалары җирле идарә биналарын басып алалар. Шушы хөкүмәтнең карарларының берсе: төбәктәге телләрнең хокукларын киметү. Болгария, Румыния, Маҗарстан хөкүмәтләре Украина хөкүмәтенә протест белдерә[7]. Бу гамәлне Русия җитәкчелеге Украинадагы «урыстеллеләр»нең хокукларын кимсетү итеп бәяли һәм каршы гамәлләр әзерли башлый[8].

Беренчедән Симферополь аэропорты, аннары хөкүмәт биналары басып алына, аннары - Украинаның Кырымдагы хәрби частьлары чолганышка алына. Рәсми булмаган чыганаклар буенча алар — Акъярда тупланган Русия хәрби-диңгез базасыннан килгән Русия махсус гаскәриләре була, ләкин Русия хәрби министры Украина территориясендә Русиянең хәрбиләрнең булуын «күрми»[9]. 2014 елның 1 мартында Русия Федерация Советы чираттан тыш утырышында Украинага Русия Хәрби көчләрен кертү турындагы карар кабул итә. Шул авыр вәзгыятьтә, кырым татарлары Украина бөтенлеген яклап чыгалар[чыганагы?]. Кырымтатар Милли Мәҗлесе Кырымның үзбилгеләнү Референдумын үткәрүгә каршы чыгыш ясый.

Көньяк-Көнбатыш төбәкләрнең позициясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның март аенда Днепропетровск[10], Донецк[11], Луганск[12], Харкау[13] һ. б. Көньяк-Көнбатыш шәһәрләрендә Русия байрагы астында демонстрацияләр үткәрелгән. Харкау өлкә идарәсенең штурмлавы нәтиҗәсендә 68 кеше яраланган. Русия яклы активистларга футбол җанатарлары һәм "Уң сектор" боевиклары каршы торганнар.[14] Одессадагы Евромәйдангә каршы митингта рус теленә дәүләт теле дәрәҗәсен бирү, илне федерациягә үзгәртеп кору турында таләпләре яңгырадылар.[15] Кырым исә фактик рәвештә Украина составыннан чыккан, Украина хакимияте аны Русия тарафыннан басып алынган дип игълан иткән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Виражи Майдана // Киевский центр политических исследований и конфликтологии, 21.01.2014
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Участники Евромайдана собираются жить в захваченной КГГА — Новости Киева на 1+1 — ТСН.ua.
  3. Югары Радасы карары буенча вазифасыннан читләштерде. Караны танымаган һәм үзеңне Украинаның законлы президенты итеп саный
  4. На Украине снесли памятник Кутузову.
  5. http://www.dni.ru/polit/2014/2/20/267333.html
  6. Экс-судья КС: правовой беспорядок может обернуться против этой власти
  7. Болгария, Венгрия и Румыния критикуют отмену «языкового» закона на Украине
  8. http://news.mail.ru/politics/17131437/
  9. Шойгу о российской технике в Крыму: "чушь и провокация"
  10. У Днепропетровского горсовета подняли российский флаг
  11. На площади перед Донецкой ОГА поднят российский флаг
  12. Над Луганской областной администрацией два флага: Украины и России
  13. Пророссийски настроенные Харкаучане ворвались в здание ОГА и начали установку российских флагов
  14. http://vesti.ua/harkov/40344-odin-iz-postradavshiz-pri-shturme-hoga-v-tjazhelom-sostojanii
  15. http://timer.od.ua/news/russkiy_yazik_a_roport_federalizatsiya_i_skloni_odessiti_sformirovali_spisok_trebovaniy_k_vlastyam_951.html