Эйфель манарасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эйфель манарасы latin yazuında])
(Eyfel manarası битеннән юнәлтелде)
Э́йфель манарасы

Э́йфель манарасы (фр. la tour Eiffel) — Парижның иң танылган архитектур истәлекле бинасы, бөтендөньяда Франция симоволы буларак танылган манара. Аны конструктор Густав Эйфель проекты буенча төзегәннәр. Үзе Эйфель аны 300 метрлы манара дип атаган иде.

Манара тарихында аны барлыгы 236 445 812 кеше зыярат итте. Ягъни Эйфель манарасы дөньяның иң популяр туристик объекты.

Манараны төзү процессы 1887 елның 28 гыйнварыннан 1889 елның 31 мартына кадәр дәвам иткән. Эйфель каланчасы француз революциясенең 100 еллыгы хөрмәтенә сафка баскан, аны төзүдә 7 мең тоннадан артык тимер тотылган.

Төзелеп 20 ел үткәч, ул сүтелергә тиеш булган, әмма аны радио саклап калган. Яңа гына уйлап табылган радиотапшыргычның антеннасы каланчаның 300 метр биеклектәге очына беркетелгән. Франция басып алынгач, Парижга Гитлер килгән. Каланчага күтәрелмәкче булган, ләкин лифт эшләмәгән. Лифтлар эшләтү остасы механизмны хәрәкәтсез калдырган да, шәһәрдән чыгып качкан. Лифтны дүрт ел дәвамында беркем дә төзәтә алмаган. Парижны фашистлардан азат итүнең икенче көнендә үк мастер пәйда булган һәм лифтны эшләтеп җибәргән.[1]

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]