Фәһимә Хисамова
Фәһимә Хисамова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фәһимә Миргали кызы Хисамова |
Туган | 1 декабрь 1936 ССРБ, РСФСР, ТАССР Баулы районы, Кәрәкәшле |
Үлгән | 17 сентябрь 2018 (81 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Рихард Зорге урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тел галиме, профессор |
Фәһимә Миргали кызы Хисамова (1936 елның 1 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле — 2018 елның 17 сентябре, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар галимәсе, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы. Татарстанның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Профессор (1998).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ул 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкче проф. Д.Г. Тумашева).
1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор.
2018 елның 17 сентябрендә 81 яшендә Казанда вафат[2].
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1999-2007 КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире.
- Хәзерге вакытта КФУ Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлекчәсе хәзерге заман татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры вазыйфасында.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның атказанган укытучысы.
- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.[3]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хисамова Фагима Миргалиевна (рус.)
- Хисамова Фагима Миргалиевна (рус.)
- Профессор хыялы: дәүләтчелек, университет
- Фәһимә Хисамова: “Хәзер телне өйрәнүдә функциональ-тематик юнәлешкә күчү бик әһәмиятле”
- Әдәби телебезнең кыйммәтле ядкяре
Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Жители.инфо сайты
- ↑ Тел галимәсе Фәһимә Хисамова вафат. Азатлык радиосы, 17.09.2018
- ↑ Ютазы рәсми сайтының «Районның шәрәфле ватандашлары» бүлегендә
- 1 декабрь көнне туганнар
- 1936 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ютазы районында туганнар
- 17 сентябрь көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Татар галимнәре
- Тел галимнәре
- Татар тел белгечләре
- Татарстанның атказанган укытучылары
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Профессорлар
- Татар профессорлары
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Вуз укытучылары
- Филология фәннәре докторлары
- Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр