Фәндәс Сафиуллин
| Фәндәс Сафиуллин | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Фәндәс Шакир улы Сафиуллин |
| Туган | 17 август 1936 (89 яшь) Мәлбагыш авылы, Азнакай районы |
| Үлгән | 10 октябрь 2021 (85 яшь) Казан, Россия |
| Күмү урыны | «Курган» зираты |
| Яшәгән урын | улица Чехова, 53[d], Казан[1] |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Сарытау ракета гаскәрләренең югары командалык-мөһәндислек укуханәсе[d], филологический факультет Белорусского государственного университета[d] һәм Беларус дәүләт университеты[d] |
| Һөнәре | җәмгыять эшлеклесе, сәясәтче, публицист |
| Эш бирүче | Казан югары артиллерия командирлары училищесы |
| Сәяси фирка | Отечество — Вся Россия[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Родина[d] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Хәрби дәрәҗә | полковник |
| Сайт | fandas-safiullin.ru (архивный) |
Фәндәс Шакир улы Сафиуллин — татар җәмгыять эшлеклесе, Татарстан һәм Россия сәясәтчесе. Татарстан Дәүләт шурасы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгән иде.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1936 елның 17 августында Азнакай районы, Мәлбагыш авылында дөньяга килә. Бөгелмәдә унъеллык мәктәпне тәмамлый.
Хәрби хезмәттә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1954-1988 елларда Совет гаскәрендә хезмәт итә. Сарытау танк училищесын тәмамлый, Беларус дәүләт университетының философия факультетын. Соңгы хәрби вазифасы – Казан ракеталар гаскәренең югары инженер командирлар училищесында баш укытучы, доцент. Хәрби званиесе – полковник.
Парламент эшчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ике тапкыр – 1990 һәм 1995 елларны Татарстан парламентына халык депутаты итеп сайлана. 1999-2003 елларны Россия Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара эшләр буенча Комитет әгъзасы, шулай ук геополитика, Чичәнстан хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы.
Пленар һәм даими утырышларда 136 чыгыш ясый. Чыгышларында 5 төп сәяси таләпне куя:
1. илнең икътисади көндәшлек сәләтен саклау һәм үстерү;
2. табигый ресурсларны халыкның һәм киләчәк буыннарның файдасына куллану;
3.Кече һәм уртача эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәмен күрсәтү һәм чиновникларның тыкшынмавын тәэмин итү;
4. Азык-төлек иминлекне тәэмин итү, игенче хезмәтенә мөнәсәбәтне үзгәртү;
5. Җәмгыятьнең физик, рухи, әхлакый тазалыгын кайтару.
Фәндәс Сафиуллин Россиянең федерализм төзелешен үстерүне, милли республикаларның халәтен саклау; Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклауны, хокук вә вазифаларын; Россия халыклары арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны яклап чыга.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- шәхси сайт (рус.) - Татарстан кулланучыларына провайдерлар тарафыннан керү чикләнгән
| Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре | |||||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Дәүләт Думасы депутатлары |
| ||||||||||||||||
| Федерация Советы әгъзалары |
| ||||||||||||||||
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)