Фәхрелислам Агиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәхрелислам Агиев latin yazuında])
(Fäxrelislam Agiev битеннән юнәлтелде)
Фәхрелислам Агиев

Туу датасы: 12 март 1887(1887-03-12)
Туу урыны: Тенишево авылы, Краснослободск өязе (Мордовия)
Үлем датасы: 1938(1938)
Үлем урыны: Мәскәү, СССР
Эшчәнлек төре: балалар язучысы

Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев (рус. Фахрель-Ислам Невмятуллович Агеев; 18871938) — профессиональ татар балалар язучысы, мөгаллим, журналист, нәшир.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1887 елда Пенза губернасының Темников өязе Тенеш авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшендә, бер сәүдәгәргә ялланып, Харбинга китә. Анда алдынгы карашлы кешеләр белән аралаша, бик яшьли эшчеләр хәрәкәтенә кушылып, 1905 елгы революция көннәрендә тимерьюлчылар арасында пропаганда алып бара. 1906 елда Фәхрелислам Агиев Казанга килә һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, укытучылар мәктәбе программасы нигезендә имтиханнар тапшыра. 19081915 елларда Казан шәһәрендә балалар укыта һәм бер ук вакытта язу белән дә шөгыльләнә. Аның мәкалә һәм хикәяләре 1907 елдан башлап Казанда чыга торган «Әл-Ислах», «Әл-Әхбар» газеталарында, соңрак «Кояш» газетасында һәм «Аң», «Мәктәп» журналларында басыла. Шулай ук ул мәктәпләр өчен дәреслекләр язу, уку китаплары төзү эшенә дә күп көч куя.

Әдипнең иҗат эшчәнлегендәге иң әһәмиятле тармак итеп аның татар балалар әдәбиятын устеругә салган хезмәтен санап була. 1913 елның апреленнән башлап ул үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә балалар өчен «Ак юл» исемле әдәби журнал чыгара башлый. Биш ел дәвамында чыгып килгән бу журнал битләрендә балалар әдәбиятында эшләүче әдипләрнең күп санлы шигырһләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре басылып чыга. Совет чорында күренекле татар балалар шагыйре булып танылган Бари Рәхмәт, әдип Нәкый Исәнбәтнең дә беренче шигъри тәҗрибәләре иң башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрә. Фәхрелислам Агиев үзе дә балалар язучысы буларак «Ак юл» журналын чыгарган чорда формалаша. Аның балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшь үзенчәлекләренә яраштырып язган шигырьләре, кечкенә хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре журналның һәр санында диярлек биреп барыла. Әдипнең «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте балаларның иң яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, 19171924 елларда, Фәхрелислам Агиев туган якларында волость ярлылар комитеты председателе, губернадагы татарлар арасында мәгариф эшләрен оештыручы була, Пенза шәһәрендә «Сабанчы» газетасын чыгаруда актив катнаша. 1924 елда ул Мәскәүгә күчә һәм РСФСР Мәгариф комиссариатында инструктор-методист, СССР халыклары үзәк нәшриятында (Центриздат) татар бүлеге секретаре, соңыннан үзәк татар драма театрының директоры булып эшли. Шушы елларда аның берничә тәрҗемә китабы һәм «Хикәяләр жыентыгы» басылып чыга.

Фәхрелислам Агиев совет чорында көндәлек матбугатта әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый. Ул беренче татар пролетар язучысы Гафур Коләхмәтовның иҗат биографиясен өйрәнеп, әдипнең беренче әсәрләр җыелмасын бастырып чыгара.

Фәхрелислам Агиев 1938 елда Мәскәү төрмәсендә атып үтерелгән дип санала[1]. Кабере билгесез.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Суфия Юныс кызы Коләхмәтова, табибә, Гафур Коләхмәтовның бертуган сеңлесе[2].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кыйраәт төрки. - Казан: Мәгариф, 1913. - 67 б.
  • Сукыр Ильяс: Хикәя. - Казан: Мәгариф, 1921. - 14 б.
  • Мәрхәмәт: Хикәяләр һәм әкиятләр / Төз. Ибраһимова Ф. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 112 б.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
  2. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 121нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9