Face
| Face | |
|---|---|
| Туган телдә исем | рус. Иван Тимофеевич Дрёмин |
| Туган | 8 апрель 1997 (28 яшь) Уфа, Россия |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | рэп җырчысы, җырчы, музыка продюсеры |
| Өйдәш | Марьяна Ро |
Иван Тимофеевич Дрёмин[1] (FACE тәхәллүсе астында танылган; 1997 елның 8 апреле, Уфа, Башкортстан республикасы, Россия) — Россия рэп-башкаручы, җырчы һәм җырлар авторы.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Иван Дрёмин 1997 елның 8 апрелендә Уфада туа. Милләте буенча рус. Уфа шәһәренең 5 нче лицеенда укыган[2]. Җиденче сыйныфка кадәр музыка мәктәбендә укый, соңрак бокс белән шөгыльләнә, шәһәр ярышларында медальләр ала. Урта белем алган һәм БДИ нәтиҗәләре буенча вузга керә алмаган. Аны армиягә йөзендә татуировкалар һәм кайбер авырулар аркасында алмаганнар[3].
Беренче җырын 2015 елда әбисе акчасына язган. Октябрьдә үк үзенең беренче «Проклятая печать» мини-альбомын чыгара. Альбомга алты җыр керә: «Шаринган», «Гоша Рубчинский», «Rock Star», «Проклятая печать», «Суицид» һәм «Бездельник» трекы.
2016 елның 7 мартында «Vlone» мини-альбомын (5 җыр), 9 июньдә — «Mayhem» (3 җыр), 25 июльдә — «Playboy» (4 җыр) чыгара.
2017 елның 8 апрелендә үзенең 20 еллыгына дебютлы «Hate Love» студия альбомын чыгара. Аңа 16 трек кергән.
2017 елның 11 октябрендә «вДудь» тапшыруы кысаларында Юрий Дудька интервью бирә.
2019 елның 1 февралендә Face үзенең беренче «Slime» микстейпын чыгара.
Шәхси тормыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Видеоблогер Марьяна Ро белән очраша[4].
Аның әтисе, Тимофей Дрёмин, 2019 елда шулай ук видеоблогер булган: аның каналы «Тимоха Против Всех» дип аталган.
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Студия альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Микстейплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
|
Мини-альбомлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
|
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Ел | Тәкәллеф | Категория | Нәтиҗә |
|---|---|---|---|
| 2019 | GQ[9] | Ел музыканты | Җиңү |
| MTV[10] | Ел артисты | Номинация |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ "Я идеальный человек-Россия": рэпер Фейс от "Бургера" до Мандельштама
- ↑ Любил литературу, держался особняком. Настоящее прошлое рэпера Face
- ↑ Рэпера Фейса не взяли в армию из‑за татуировок на лице и «ряда других заболеваний», archived from the original on 2021-06-24, retrieved 2021-09-17
- ↑ «Все произошло спонтанно»: рэпер Face сделал предложение влогеру Марьяне Ро
- ↑ Рецензия: Фейс - «Hate Love» ***
- ↑ Двадцатилетний рэпер Фейс побил рекорд «Грибов» по популярности во «ВКонтакте». Кто это такой?
- ↑ "Эта страна - заточка". Рэпер Фейс выпустил альбом о современной России
- ↑ Фейс выпустил новый микстейп На пару дней раньше обещанного
- ↑ Музыкант года 2019: Face. GQ. 2019-09-23 тикшерелгән.
- ↑ MTV EMA 2019 VOTING. www.mtvema.com. әлеге чыганактан 2019-12-14 архивланды. 2019-10-05 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- facehatesyou.com — Faceның рәсми сайты
- Александр Горбачёв. «Россия — это один большой мем». Рэпер Фейс о новом альбоме, Путине, Навальном, Оксимироне, эмиграции и отношениях с богом. Meduza (2018 елның 24 сентябре).
- Андрей Недашковский. С Face на колёсах. the-flow.ru (2017 елның 4 декабре).
Ошибка Lua в Модуль:External_links на строке 666: attempt to call field 'getRefHtml' (a nil value).