Фарыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фарыз latin yazuında])
(Farız битеннән юнәлтелде)

Фарыз (гарәп. فرضфарз[1]) — ислам дине буенча, һәрбер мөселман эшләргә тиеш булган мәҗбүри гамәлләр. Фарызларны үтәмәү зур гөнаһ булса, аларны инкяр итү кәферлек була, яки бу кешене исламнан чыгара. Фарыз гамәлләр ике төрлегә бүленә.

Фарыз гайн[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фарыз гайн (гарәп. الفرض العينәл-фарз әл-‘әйн) — һәрбер мөселман башкарырга тиеш булган индивидуаль гамәл. Аңа түбәндәгеләр керә:

  1. Аллаһының берлеген тану, Аның сыйфатларын өйрәнү.
  2. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһының кешеләрне туры юлга күндерергә җибәрелгән илчесе икәненә ышану.
  3. Мөхәммәд пәйгамбәр тапшырган ислам кагыйдәләр Аллаһыдан икәнлегенә ышану.
  4. Шәһадәтне — ислам формуласын шаһитлар алдында әйтү һәм ислам — Аллаһының соңгы һәм бердәнбер юлы икәнлеген раслау.
  5. Һәркөн бишвакыт намаз уку.
  6. Рамазан аенда һәркөн ураза тоту.
  7. Малы билгеләнгән чиккә җитүченең зәкәт бирүе.
  8. Мөмкинлеге булган кешегә, гомерендә бер мәртәбә булса да, хаҗ кылу.
  9. Чәчү, умарта, урман, печәнлекләрдән ярлыларга гошер түләргә тиеш (10 %).
  10. Фарызга кергән гамәлләрне белү һәм өйрәнү.
  11. Ирләргә җомга намазына йөрү.
  12. Аллаһының ихтыярына һәм Ул язган кануннарга буйсыну.
  13. Шәригатьнең һәрбер карарын чын күңелдән, Аллаһ ризалыгы өчен үтәү.
  14. Мөмкинлек буенча, Аллаһыны һәрвакыт истә тоту һәм күңелдән чыгармау.
  15. Шәригать тарафыннан хупланмаган эшләрне эшләмәү.
  16. Элек кылган гөнаһлар өчен үкенү һәм аларны бүтән эшләмәскә тырышу.
  17. Табигатьне өйрәнгәндә, аңарда Аллаһының бөеклеген күрү.
  18. Аллаһының биргән нигъмәтләренә канәгать булу.
  19. Берәр гамәл кылуга керешкәндә, Аллаһыга тәвәккәл итү.
  20. Берәр бәлә-каза килсә, бу Аллаһ ихтыяры дип санау һәм сабырлык күрсәтү (Аллаһы турында начар уйлардан саклану).
  21. Шайтанны дошман дип санау, ул котырткан эшләрне — гөнаһларны эшләмәү.
  22. Сүз белән һәм һәрбер гамәлдә дөреслек һәм гаделлек ягында булу.
  23. Мәхкәмәдә шаһит булганда, дөреслекне генә сөйләү, үзгәртеп күрсәтмәү.
  24. Шәригать хөкемнәрен үтәргә мөмкинлек булсын һәм үзеңне һәм гаиләңне туендыру өчен хезмәт кую.
  25. Кирәклек буенча киенү.
  26. Кирәклек буенча ашау һәм эчү.
  27. Чит мал эләксә, нинди юл белән керүенә карамастан, хуҗасына кайтару.
  28. Намазны калдырмаска, калса, соңрак каза кылырга.
  29. Вакытыннан алда, үз теләге белән, уразаны ачучыга колны иреккә җибәрү яки 2 ай ураза тоту.
  30. Вакытында зәкят һәм гошерне түләмәүчегә соңыннан түләү.
  31. Вакытында бурычын түли алмаучыга, үлгәнче, варисларына бурычны ул калдырган мирас өлешеннән түләргә әйтеп калдыру.
  32. Варислар бурычларны тулысынча түләргә тиешләр, мирас итеп берни дә калмаса да.
  33. Иргә хатынын тәэмин итү, аңа карата гадел булу.
  34. Иргә хатынына аерым бүлмә яки өй бирү.
  35. Балаларга ата-анасына карата яхшы мөгамәләдә булу, аларны хөрмәт итү, канәгатьлекләренә ирешү.
  36. Балаларга әти-әниләрен, әгәр дә алар ярлылыкта булсалар, тәэмин итү.
  37. Атага яшь балаларын тәэмин итү.
  38. Кирәк булганда, иргә туганнарының яшь балаларын һәм гарипләрне тәэмин итү.
  39. Әгәр нәзер әйтсәң, шәригать кануннарыннан чыкмаса, аны үтәү.
  40. Берәр дини гыйбадәт яки намаз кылырга уйлаган булсаң, аны үтәү.
  41. Уйланылган эшне эшли алмасаң, колны иреккә җибәрү яки ярлыларны тукландыру.
  42. Коръән укуны ишеткәндә, барлык эшләрне калдырып тору.
  43. Иргә чын күңелдән хатынына мәхер бирү.
  44. Шәригать буенча арусыз — җөнеб булган кешегә госел алу.
  45. Хатын-кызга күремнән соң госел алу.
  46. Бала табудан терелүдән соң (40 көн) хатын-кызга госел коену.
  47. Иптәшләр алдында билгеләнгән фарызларны аңлату.
  48. Иптәшләр арасында яхшылыклар эшләргә һәм начар эшләрдән тыелуга өндәү алып бару.
  49. Тыелган эшләрне кылудан тыелу.
  50. Шәригать ритуалларын (тәһарәт, госел һ.б.) бөтен билгеләнгән тәртибе (фарызы) буенча үтәү.
  51. Ислам җирен басып алсалар, яки шәһәр камалышта калса, андагы кешеләргә басып алучыларга каршы көрәшү.

Фарыз кифая[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фарыз кифая (гарәп. الفرض الكفايةәл-фарз әл-кифайә) — фарызның шундый төре, аны җәмәгатьнең бер өлеше үтәсә, башкалар бу гамәлне эшләмәү җаваплылыгыннан котылалар. Әгәр бу фарызны беркем дә үтәмәсә, аның җаваплылыгы (гөнаһы) бөтен җәмәгатькә төшә.

Моңа түбәндәге гамәлләр керә:

  1. Бөтен шәригать хөкемнәрен тулысынча өйрәнү.
  2. Надан мөселманнарны ислам шәригатенә өйрәтү.
  3. Бөтен Коръәнне яттан өйрәнү.
  4. Җәмгыятькә кирәк булган куллану гамәлләрен җитештерү.
  5. Караучылары һәм яшәргә акчлары булмаган картларны карау.
  6. Караучылары булмаган, гарипләр, хәлсезләр, авыруларга ярдәм күрсәтү.
  7. Ятимнәрне карау.
  8. Авыруларның хәлен белергә керү.
  9. Мәетне шәригать буенча юу һәм киендерү.
  10. Мәет өчен җеназа намазы уку.
  11. Кабер казу һәм мәетне күмү.
  12. Сәламгә җавап кайтару.
  13. Әгәр кеше төчкергәннән соң, «әлхәмдүлилләһи» (Аллаһыга шөкер) дисә, аңа «йәрхәмүкәллаһ» (Аллаһ сиңа рәхимлеген бирсен) дип әйтергә.
  14. Әгәр Мөхәммәд пәйгамбәр исемен ишеткәндә, яки аны искә алганда, «салләллаһү галәйһи үәссәлам» (Аңа Аллаһының сәламе һәм фатихасы? булсын) дию.
  15. Җиһадта катнашу.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фарыз — 1) үтәлүе тиешле булган бурыч; 2) эшләнми калмаска тиешле эш. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 625.