Фазыл Туйкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Fazıl Tuykin битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фазыл Туйкин
Fazil Tuyke.jpg
Туган телдә исем Фазыл Кәрим улы Туйкин
Туган 22 июнь 1887(1887-06-22)
Татарстанның Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы
Үлгән 15 февраль 1938(1938-02-15) (50 яшь)
Казан, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, РСФСҖ, Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1936-1955).svg Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге
Русия империясе
Һөнәре драматург, мөгаллим

Фазыл Туйкин , Фазыл Туйкә — татар драматургы, педагог.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фазыл Әхмәткәрим улы Туйкин 1887 елның 22 июнендә Татарстанның Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында мәэзин гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшеннән ятим калып, башта авыл мәдрәсәсендә, соңрак чоры өчен шактый дәрәҗәле саналган “Хәкимия”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә укый.

1904 елда, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең урта сыйныфын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайта һәм 1909 елга кадәр балалар укыта. 1909-1911 елларда Ф. Туйкин Бөгелмә өязенең Ташлы Яр авылында, 1911-1912 елларда Уфада “Хәкимия” мәдрәсәсендә, аннан Бөгелмә өязенең Кәкре Елга авылында мөгаллимлек итә.

1917 елгы Февраль һәм Октябрь инкыйлабларыннан соң да Бөгелмә өязендә укытучылык эшен дәвам иттерә. Ул берничә ел Бөгелмә татар-башкорт укытучылар семинариясендә укыта.

Төрле жанрларда уңышлы иҗат иткән Ф. Туйкинның 4 драма әсәре – “Ватан каһарманы”(1912), “Тормыш корбаннары” һәм балалар өчен язылган “Салих бабай” исемле пьесалары бар. Сәнәкчеләр вәхшәтенә нигезләнеп язылган “Мәгариф корбаннары” исемле сәхнә әсәре авыл сәхнәсендә уйналса да, аның кулъязмасы да, матбугатта басылган варианты да юк. Ә “Ватан каһарманнары" драмасы 1912 елдаСәйяр” труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.

Ф. Туйкинның Казанда “Сугышчы Сатыш әфәнде” (1912) хикәясе, 1915 елда УфадаНардуган” исемле шигырьләр җыентыгы, 1919 елда Оренбургта абыйсы Кәбир Туйкин белән берлектә язган “Төрек тарихы” дигән дәреслеге дөнья күрә. Шулай ук ул халык авыз иҗатын туплауга һәм өйрәнүгә зур өлеш кертә. Мең бер йөз җыр туплаган “Җырлар әхтәрисе” (Казан, 1912), “Җырлар мәҗмугасы” (Уфа, 1914) һәм «Шура», «Безнең юл», «Мәгариф» кебек журналларда күп сандагы мәкаләләре басыла. Ф. Туйкинның кайбер хезмәтләре дөньяга чыкмый кала һәм аларның кайдалыгы да билгесез.

Ф. Туйкинның гомере аянычлы тәмамлана. 1937 елның 1 гыйнвар көнне, Габдрахман авылы мәктәбендә укытканда, милләтчелектә гаепләнеп кулга алына, һәм күп хезмәтләре конфискацияләнә. Ул Һади Атласи белән бер төркем татар зыялылары беррәттән хөкем ителә. 1938 елның 15 февраль төнне атып үтерелә. Исеме һәм иҗаты 1958 елның 27 маенда аклана, һәм күпкырлы мирасы мәдәниятыбыз тарихына кайтарыла.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]