Феликс Юсупов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Феликс Юсупов latin yazuında])
(Feliks Yusupov битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Феликс Юсупов
Felix Yusupov.jpg
Туган телдә исем Феликс Феликс улы Юсупов, граф Сумароков-Эльстон
Туган 11 март 1887(1887-03-11)
Питырбур, Русия империясе
Үлгән 27 сентябрь 1967(1967-09-27) (80 яшь)
Париж, Франция
Күмү урыны Сент-Женевьев-де-Буа зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе, Франция байрагы Франция
Әлма-матер Университет көллияте[d], Оксфорд университеты һәм Пажлар курпысы[d]
Һөнәре кенәз
Җефет Ирина Александровна Романова[d]
Балалар Ирина Юсупова[d]
Ата-ана

Commons-logo.svg Феликс Юсупов Викиҗыентыкта

Феликс Феликс улы Юсупов, граф Сумароков-Эльстон (1887, Питырбур - 1967, Париж) - Юсуповлар кенәзләренең соңгы кенәзе, Григорий Распутинны үтерүдә катнашучы, ике истәлекле китап авторы.

Кенәз Феликс һәм аның кәләше кенәзбикә Ирина (император Александр 3 оныкасы) - үз вакытында Питырбурның иң гүзәл пары булып саналган

Татар нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юсуповлар - Йосыповлар нәселе Сөембикә әтисе Йосыф морзадан башланып китә. Кайбер чыганаклар буенча Йосыф морза бабасы - Идегәй морза булган. 1549-1554 елларда Йосыф морза ногай татарлары Урданың хакиме (бие) булган.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Феликс Юсупов төзегән Күккүз мәчете - Юсупов мәчете, Кырым, Күккүз
Кенәз Феликс Юсупов

1887 елда кенәзбикә Зинаида Юсупова (Питырбур беренче гүзәле) һәм граф (1885 елдан кенәз) Феликс Сумароков-Эльстон гаиләсендә дөньяга килә.

Гуревич гимназиясен тәмамлый.

1908 елда аның бертуганы Николай граф Мантейфель белән дуэльда үтерелгәннән соң, Феликс Юсуповлар гаиләсенең бердәнбер мирасчысы булып калган (Русиянең иң бай кешесе).

1909-1912 елларда Оксфорд университетында укый.

1910 елларда Русия беренче автомобиль клубын җитәкли.

1990 елда Кырымда үз ау йорты янында мәчеткә сала, соңрак ул Күккүз Җами (кырымтатарча Kökköz Cami) дип йөртелә башлый.

1914 елда Александр III оныкасы Ирина (Ирен) Александр кызына өйләнә.

1916 елның 17 декабрендә Пуришкевич һәм бөек кенәз Дмитрий Павел улы белән Григорий Распутинны үтерүне оештыра. Соңрак башкаладан куып җибәрелгән.

Сөрген аны коткара, инкыйлабтан соң Кырымга китә, соңрак Парижга күчә.

Икенче бөтендөнья сугышында нацист хакимиятен якларга баш тарта һәм Русиягә кайтырга да ваз кичә.

1967 елда Парижда үлә, Сент-Женевьев-де-Буа зиратында күмелгән.

Хәзер Юсуповлар туры токымнары - Феликс оныкасы Ксения Сфири (тумыштан Шереметьева), аның кызы Татьяна, һәм аның ике кызы - Марилия һәм Жасмин-Ксения. Формаль рәвештә алар Казан ханнары нәселеннән килеп чыкканар.

2009 елда Казан ханбикәсе Сөембикә нәселеннән чыккан Ксения Сфири Казанга сәфәр ясады.[1]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юсупов Ф. Ф. Конец Распутина — Париж, 1927.
  • Юсупов Ф. Ф. Конец Распутина (в книге «Последние дни Распутина») — М.:"Захаров", 2005. — 288 c. — ISBN 5-8159-0543-7.(информация об издании)
  • Юсупов Ф. Ф. Мемуары — М.:"Захаров", 2011. — 430 с. — ISBN 978-5-8159-1045-4 (информация об издании)
  • Елизавета Красных. Князь Феликс Юсупов: «За все благодарю…». Биография.— М.:"Индрик", 2012. — 552 с. — ISBN 978-5-91674-235-0 (информация об издании)
  • Аничкин, А. Юсуповы с молотка // Коммерсантъ. — М., 2014. — 18 ноября.
  • http://kazan24.ru/articles/13769.html Внучка царицы Сююмбике в одиннадцатом колене побывала в Казани