Фиджида ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фиджида ислам latin yazuında])
(Ficida İslam битеннән юнәлтелде)
Фиджида ислам
Дәүләт  Fiji
Бу мәкалә Ислам турында
Фиджи картада

Фиджида ислам (ингл. Islam in Fiji, фидж. Fiji me Islam, гарәп. الإسلام في جزر فيجي‎) – азчылык дине, әмма тарафдарлары саны тиз үсүче дин. Фиджи дәүләтендә 60 000 мөселман яши (ил халкының 6,3―7 % ы, 2007 елга)[1][2]. Илнең ике зур этник төркеменең берсе булган (345 мең кеше, 49,6 %) Һиндстанлы фиджилар(ингл.) арасында мөселманнар 15,9 % [3]. Фиджи мөселманнары, нигездә, сөнниләр[4]. 1966 елда ук Фиджи сайлауларында Сувада нигезләнгән Мөселман сәяси фронты (Muslim Political Front) мөселман иҗтимагый фиркасе катнашкан. Хәзерге вакытта гарәп теле Фиджиның бөтен территориясендә Фиджи мөселманнары өчен ачылган мөселман мәктәпләрендә киң укытыла.

XIX гасыр башында Көньяк Азиядән беренче мөселманнар Фиджига күчеп килә[5]. Фиджи мөселман лигасы(ингл.) (FML) 1926 елда оеша[6][7]. Фиджи мөселман лигасы, бөтен илдә мөселман мәктәпләре ачып, Фиджида Ислам дине үсешенә зур өлеш кертә[8]. 1929 елда Фиджи мөселман лигасы Фиджи закон чыгару советында мөселманнарның аерым вәкиллеген тәэмин итәргә омтыла[5].

Судан, Йәмән һәм Мисыр кебек гарәп илләреннән мөселман мөһаҗирләр дә Фиджига күченгән һәм хәзерге фиджи-гарәп этник төркемен хасил иткән. Мәүлид кебек Ислам бәйрәмнәре көннәре Фиджи Хөкүмәте тарафыннан илдә бәйрәм көн дип игълан ителгән[9].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1879 елда «Леонидас» корабле Фиджига Көньяк Азиядән төрле этник төркем вәкилләрен – ялланган эшчеләрне алып килггән [5]. Әлеге корабта мөселманнарның өлеше шактый зур булган – 22 %. XIX гасыр башына әлеге мөселман мөһаҗирләр берничә буын дәвамында исламны үз гаиләләрендә саклап кала. 1879 елдан 1916 елга кадәр чорда Фиджига Көньяк Азиядән ялланган эшчеләр сыйфатында 60 553 кеше җибәрелгән [5]. Алар шикәр камышы үстерү һәм эшкәртү сәнәгатендә эшли. Мөселманнар протест хәрәкәтендә үз ролен уйнаган: 1907 елда ялланган эшчеләр төркеме Лабасада(ингл.) забастовка игълан итә [5]. Аларның күбесе мөселман пәнҗаблылар һәм пуштуннар була [5]. Мөселманнар аерым җәмгыятькә оешып яшәсә дә, алар җирле фиджилылар һәм мөһаҗир Һиндстан индуслары белән тыныч мөнәсәбәтләр корган.

1884 елдан башлап, ялланган эшчеләр биш еллык хезмәт итү вакытын төгәлләгәч, күп кенә районнарда Фиджи мөселман җәмгыятьләре оеша башлый [5]. Ирекле мөһаҗир булып Мирзахан мулланың (Mulla Mirza Khan) килүе ислам диненең Фиджида таралуына ярдәм итә, чөнки ул мөселманнарның белемнәрен күтәрү һәм дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә зур өлеш кертә [5].

1900 елда Навуа(ингл.) шәһәрендә, 1902 елда Лабасада беренче мәчетләр төзелә [5]. 1909 елда мөселманнар Мәгариф комиссиясенә (Education Commission) аларның балаларына фарсы язуында(ингл.) урду теле укыту турында гариза тапшырган [5]. 1915 елда Анҗуман Һидәят үл-Ислам оешмасы (Anjuman Hidayat ul-Islam) Фиджи хөкүмәтенә казый тарафыннан мөселман никахларын теркәүгә рөхсәт бирү турында петиция белән мөрәҗәгать итә һәм Сува районына үз секретарен билгеләргә тәкъдим итә [5].

Фиджи мөселман лигасын нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 31 октябрендә Турак җәмигъ мәчетендә (Jamia Masjid in Toorak) Фиджи мөселман лигасы(ингл.) оештырыла [10]. Фиджи мөселман лигасы Фиджиның мәгариф үсешенә үз өлешен кертә. Беренче мөселман башлангыч мәктәбе ил башкаласы Сувада(ингл.) 1926 елда ачыла [5].

Бүгенге көндә Фиджи мөселман лигасы 17 башлангыч һәм 5 урта мәктәпкә, шулай ук Тын океанның көньяк өлешендәге ислам институты (Islamic Institute of the South Pacific) буларак танылган югары уку йортына ия һәм идарә итә [5]. Фиджи мөселман лигасы уку йортларына мөселманнар гына түгел, башка диннәр һәм этник төркемнәр вәкилләре дә кабул ителә. Фиджи мөселман лигасы үзенең Белем бирү фонды һәм Ислам үсеш банкы(ингл.) биргән займнар хисабына мохтаҗ мөселманнарга югары белем алуда ярдәм итә. Ислам үсеш банкы биргән ике кредитның берсе урында мәгълүмат технологияләрен үзләштерү өчен, икенчесе – Пакистанда медицина өйрәнү өчен бирелә [5]. Соңгы вакытта хатын-кыз―мөселман табибәләрен әзерләү өчен бик күп акча бүлеп бирелгән, аларның кайберләре инде квалификация алган һәм Фиджида эшли башлаган.

Мәгарифтән тыш, Фиджи мөселман лигасы баштан ук мөселман җәмгыятенең барлык социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә ярдәм итәргә тырыша [5]. Табигый бәла-казалар яки тәртипсезлекләр вакытында Фиджи мөселман лигасы мөселманнарга да, мөселман булмаганнарга да бердәй ярдәм итә [5].

Ислам оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиджи Маунатул ислам ассоциациясе (Maunathul Islam Association of Fiji, MIAF) шәфигый мәзһәбе мөселманнарын берләштерә, бу Фиджи мөселман сөнниләренең якынча 30 % ын тәшкил итә.

Хәнифә мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
2021 елда ачылган Хәнифә мәчете фотосурәте.

Хәнифә мәчете (Masjid Hanifa) 2021 елның 10 апрелендә ачыла, төзелеш бәясе 1 миллион долларлык булган. [11].

Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиджи мөселман лигасы 1929 елдан – Фиджи закон чыгару советында, 1970 елдан – Вәкилләр палатасында һәм Сенатта мөселманнарның аерым вәкиллеген тәэмин итәргә омтыла [5]. 1932 елдан 1937 елга кадәрге чордан тыш, мөселманнарның Фиджи парламентында вәкилләре була [5]. 1937 елдан алып 1963 елга кадәр, Һиндстанлы фиджиларның биш вәкиле эчендә, ким дигәндә, бер мөселман һәрвакыт Фиджи закон чыгару советына тәкъдим ителә килә [5]. 1966 елда Фиджи сайлауларында катнашу өчен Мөселман сәяси фронты (ингл. Muslim Political Front) оештырыла. Соңрак ул Альянс фиркасенә (ингл. Alliance Party) кушыла [5].

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елда Фиджи мөселман спорты ассоциациясе Сигатокада(ингл.) мөселман ассоциацияләре арасында футбол буенча беренче районара турнир оештыра. Шул вакыттан бирле бу чара ел саен уздырыла, һәм 2006 елда чит илдән өч команда мөселман клублары арасында футбол буенча Фиджи халыкара мөселман футбол ассоциациясе чемпионатында катнаша. Фиджи мөселман спорты ассоциациясе Фиджи мөселман спорты федерациясе FANCA белән берлектә 2007 елның Пасха ялларында Лаутокада(ингл.) беренче клуб чемпионатын уздыра. Анда Австралиядән 4 команда, Яңа Зеландиядән 5 һәм АКШтан 1 команда, шулай ук Фиджи командасы катнаша. Күп кенә мөселманнар шулай ук футбол буенча Фиджи милли җыелма командасында уйный.

Мөселман яшьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аяз Сәед-Каюм, Фиджи Генераль прокуроры (2014 елдан)

1960-елларда башланган яшьләр хәрәкәте бик актив эшли, аның җитәкчеләре даими очрашып, яшь мөселманнар өчен ил күләмендә лагерьлар һәм башка чаралар оештыра. Яшьләр хәрәкәтендә урта мәктәпләр вәкилләре, шулай ук югары уку йортлары һәм университетларны тәмамлаучылар, шулай ук эшче яшьләр катнаша. Яшьләр хәрәкәтендә яшь мөселман хатын-кызлары мәнфәгатьләренә ярдәм итү өчен махсус юнәлеш (бүлекчә) булдырылган[5].

Америка Самоасына керү тыелу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елда Фиджи, ил территориясенә мөселманнарны кертүне чикләү сәясәтен алып баручы Америка Самоасына керү чикләнгән 25 ил исәбенә кертелгән. Фиджи хөкүмәте протест белдергәч, 2003 елда чикләүче исемлектән Фиджи төшереп калдырыла.

Билгеле мөселманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]