Фирдәвес Гарипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирдәвес Гарипова latin yazuında])
(Firdäwes Ğäripova битеннән юнәлтелде)
Фирдәвес Гарипова
Туган телдә исем Фирдәвес Гариф кызы Гарипова
Туган 7 декабрь 1941(1941-12-07)
Казан
Үлгән 4 ноябрь 2014(2014-11-04) (72 яшь)
ТАССР, Дөбьяз районы, Кодаш
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре филолог

Фирдәвес Гарипова — татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрен өйрәнгән, педагоглар әзерләгән олуг галимә. Филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993). Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе (1995, 2003).

Фирдәвес Гариф кызы Гарипова 1941 елның 7 декабрендә ТАССРның Биектау районы Кодаш авылында туган, гаиләдә сигезенче бала була. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын 1965 елда тәмамлаганнан соң, Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбендә укыта ул. 1966-70 елларда Республика фәнни китапханәсендә китапханәче булып эшләп ала. 1974 елдан – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында. Исем-атамасын 1996 елдан алыштырган әлеге фәнни учреждениедә – ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 40 еллап фәнгә хезмәт итә, гомерен җәмгыятебезнең шушы әһәмиятле өлкәсенә багышлый. Институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре булып хезмәт куя. 1976 елдан Казан дәүләт педагогия институтында студентларга хәзерге заман татар әдәби теле (лексикология), татар әдәби теле тарихы, татар теленең тарихи грамматикасы буенча белем бирә, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, методик ярдәмлекләр яза. 1991 елда "Татарстан гидронимиясе" дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Фирдәвес Гарипова татар авыллары тарихын (ә алар 900дән артып киткән), сулыкларның географик атамаларын өйрәнеп, аларның исемнәренең килеп чыгышы турындагы күп санлы китаплары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында язмалары һәм чыгышлары белән танылган, гомумән, татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрендә абруйлы белгеч, 2 дистәдән артык монография һәм сүзлек язып бастырган.

Фирдәвес Гарипова 2014 елда, 4 ноябрьдә Казанда вафат булган. Биектау районының Олы Битаман авылы зиратында җир куенына иңдерелде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]