Флүс Латыйфи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флүс Латыйфи latin yazuında])
(Flüs Latıyfi битеннән юнәлтелде)
Флүс Латыйфи
Туган телдә исем Флүс Фатих улы Латыйпов
Туган 3 июнь 1943(1943-06-03)
Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылы
Үлгән 16 февраль 2010(2010-02-16) (66 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы, журналист

Флүс Фатих улы Латыйпов, яки Флүс Латыйфи – танылган татар язучысы, журналист.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Флюс Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Мөслим районында Мөслим авылында туа.

Аның иҗат җимешләре "Кырагай", "Ак-карага тимәскә", "Уяну", "Әманәт", "Вөҗданыңнан сора" исемле h.б. җыентыкларында дөнья күрделәр. Әмма Флүс Латыйфиның татар әдәбияты тарихына кереп калган әсәре – 1993 елда аерым китап булып басылып чыккан "Хыянәт" романы иде. Татар милләтенең иң фаҗигале чорына багышланган бу әсәр сүрәтләнгән вакыйгаларның масштаблылыгы, геройларның монументальлеге, эчтәлегенең тирәнлеге hәм үтә дә актуальлеге белән аеырылып тора. Әдипнең соңгы елларда иҗат ителгән "Ишелеп төшкән бәхет", "Бәйсез этләрне атарга" романнары да укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Флүс Латыйфи темасы буенча бит бар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]