Forvo

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Forvo latin yazuında])
(Forvo – әйтелешләр сәхифәсе битеннән юнәлтелде)
Forvo
Нигезләнү датасы гыйнвар 2008
Логотип
ХФӘ билгесе /ˈfɔːrvoʊ/
Шигарь тексты All the words in the world pronounced by native speakers, Все слова мира, произнесённые носителями, Todas as palavras do mundo pronunciadas por falantes nativos, Wszystkie słowa świata nagrane przez rodowitych lektorów, Alle woorden ter wereld uitgesproken door moedertaalsprekers, 世界中のあらゆる言葉をネイティブスピーカーの発音で, Tutte le parole del mondo pronunciate dai madrelingua, Tous les mots du monde prononcés par des locuteurs natifs, Alle Worte dieser Welt von Muttersprachlern ausgesprochen, Todas las palabras que existen pronunciadas por hablantes nativos, Dünyadaki bütün kelimelerin yerlisinden telaffuzları һәм 世界上所有词语的母语发音
Тәнкыйтьчеләр бәясе best 50 websites of 2013
Рәсми веб-сайт forvo.com(ингл.)
Лицензия Creative Commons Attribution–NonCommercial-ShareAlike[d]
Авторлык хокуклары статусы авторлык хокуклары белән якланган[d]
Шигарь All the words in the world. Pronounced.
Alexa урыны 10 748[1]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 4599
Эзләү калыбы https://forvo.com/search/$1
Forvo тупланмаларыннан смартфоннар аша да файдаланырга мөмкин

Forvo.com — әйтелешләр сайты. Интернетта иң популяр халыкара һәм дөньякүләм тел белеме (лингвистика) сайтларының берсе[2].

Кыскача тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Forvo.com сайтын 2008 елның гыйнварында Forvo Media SL компаниясе гамәлгә куйды. Бу сайтта дөнья халыкларының телләрендә булган сүзләр, аларның төрле диалектлардагы әйтелешләре, сүзләрнең телдә кулланылышын күрсәтүче гыйбарәләр (җөмләләр) һәм аларның әйтелешләре тупланган. Бу җәһәттән Forvo дөньяда иң зур күләмле сайт дип санала. Аның бай эчтәлеге теге яки бу телне яңа гына өйрәнә башлаган һәм бигрәк тә тел өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен өстәмә кулланма булып тора. Моннан тыш, Forvo-дагы тупланманың тулы һәм камил булуы телне халыкара мәйданда танытырга ярдәм итә һәм аның популярлыгы үсүенә бер дәлил.

Инглиз һәм испан телләре Forvo-ның гамәли телләре булып санала, алар төрле телләрдә эшләүче кулланучылар, мөхәррирләр һәм администраторларның үзара мөгамәләсендә файдаланыла. Бу сайт, Википедия кебек үк, һәвәскәр һәм үз теләге белән бушлай эшләүче кулланучылар тарафыннан тулыландырыла һәм үстерелә, хезмәт өчен махсус түләү яки башкача кызыксындыру чаралары каралмаган. Шулай да, озак еллар буе тырышып эшләүчеләргә фирма футболкасы бүләк итү гадәткә кергән.

Бу сайт тупланмалары бөтенләй үк ирекле түгел: алар авторлык хокуклары белән якланган материалларны бушлай куллануны рөхсәт итүче CC BY-NC-SA 3.0 стандарты лицензиясенә ия.[3] Хәлбуки, Forvo материалларын коммерция максатларында куллану тыелган. Шул ук вакытта аларны тел өйрәнү һәм, гомумән, белем эстәү максатларында күчереп алу чикләнмәгән.

Forvo тупланмаларына Android, API, iPhone, Twitter һәм Our blog кебек заманча мәгълүмат чаралары аша да керергә мөмкин.[4][5][6]

Forvo — Интернетта 325 телдәге 3 миллионнан артык сүзне туплаган иң зур сайт. Forvo-дан ел саен 116 миллионнан артык кеше һәм 500 мең даими кулланучы файдалана. 2013 елда «Тайм» (Time) журналы Forvo-ны «Елның иң яхшы 50 сайтлар» исемлегенә кертте.[7]

Кулланучылар өчен махсус мөмкинлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу ресурс кулланучыларга тупланмалардагы теләсә кайсы сүзнең һәм аңа беркетелгән гыйбарә яки җөмләләрнең бөтен әйтелешләрен теркәлмичә дә тыңлап карау мөмкинлеген бирә.

Түләүсез теркәлү үткән кулланучыларның мөмкинлекләре тагын да күбрәк, һәм аларның саны торган саен арта бара:

  • MP3 форматындагы бөтен аудиофайлларны күчереп алу;
  • 40 хәреф-тамгага кадәр зурлыктагы яңа сүзләр (гыйбарәләр) өстәү һәм сүзләрнең кайсы телдән булуын күрсәтү;
  • теләсә кайсы тел тупланмасына кулланучы үзе өстәгән сүзләрнең яңа әйтелешләре турында мәгълүмат алып тору;
  • туган телең тупланмасындагы сүзләрнең әйтелешенә бәя бирү;
  • сайттан чыкмыйча гына, башка кулланучылар белән хат язышып аралашу;
  • туган тел тупланмасындагы теләсә кайсы сүзләрнең (гыйбарәләрнең) яңа әйтелешен яздыру (Adobe Flash плагинын кулланып эшләнә, аның теге яки бу браузерда файдаланыла торган версияләре сайтта үзлегеннән сайланып алына);
  • сайта әйтелеше булган сүзләрнең (гыйбарәләрнең) яңа әйтелешен яздыру;
  • сайт администраторларына яңа телләр һәм диалектлар өстәргә тәкъдим итү.

Сабырлар һәм хезмәт сөючәннәр эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Forvo тупланмаларына өстәлә торган сүзләр теге яки бу телдә рәсми рәвештә кабул ителгән әлифба нигезендә һәм орфография кагыйдәләре буенча языла. Бер үк сүзнең төрле телләрдәге, диалектлардагы һәм сөйләшләрдәге берничә әйтелешен яздырырга мөмкин.

Аудио- һәм видеофайллар сайт тупланмаларында HTML5 өчен MP3 һәм OGG форматларында саклана. Аудиофайлларны теләсә кем сайтта теркәлмичә дә тыңлый ала. Әйтелешләрне теге яки бу телне туган тел дәрәҗәсендә белүчеләр генә яздыра, башка телдә сөйләшүчеләрнең аудиоязмаларына шул тел тупланмасы мөхәррирләре бәя бирә, алар йә канәгатьләнерлек яки яхшы дип табыла, йә бөтенләй сөртелә (аудио сыйфаты начар һәм сүзләрнең әйтелеше дөрес булмаган очракта).

Әйтик, мари теле тупланмасындагы 50 меңнән артык әйтелешнең 9 меңен (башлыча рус алынмаларын) татар кешесе яздырган, алар барысы да мари тупланмасы мөхәррире тарафыннан тикшерелгән һәм хупланган. Моннан тыш, татар кулланучылары 30 меңнән артык саф мари сүзен һәм уртак татар-мари лексикасын әйтелеш яздыру өчен сайтка өстәде. Милләтара хезмәттәшлек мари телен Forvo-ның төп рейтингында («Танылганлык буенча») беренче егермелеккә кадәр күтәрергә мөмкинлек бирде.[8]

Башкортларның мондый эш бүлешүдән һәм, гомумән, башкорт тупланмасын үстерүдән баш тартуы гына бераз сәеррәк тоелды. Югыйсә, ут күршеләребез теле дә Forvo рейтингының югары баскычларына менгән булыр иде.

Алманнарның Forvo-дагы бердәмлеге, үзара килешеп, бер такым булып, бер-берсен хөрмәт итеп эшләве башка халык вәкилләре өчен үрнәк булып тора. Өстәвенә, алманнарның башка милли төркемнәргә ярдәм итәргә әзер торуы да бу милләтнең сайттагы абруен күтәрә. Forvo әле тернәкләнеп кенә килгән елларда Бразилия кулланучылары да португал теле мәйданын киңәйтү эшендә шундый ук оешканлык үрнәге күрсәткәннәр иде.

Forvo тупланмалары — күптелле сүзлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телнең Google эзләү системасында инглиз телендәге сүзлеге җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм камил булса, аңардагы сүзләрнең тәрҗемәсе Forvo-ның тиешле тел тупланмасында да чагылырга мөмкин. Татар-инглиз сүзлегенең әлегә бета версиясе генә бар, шуңа күрә татар сүзләренең инглизчәсен сайтта аерым-аерым беркетергә туры килә. Башка тел сүзләренең татарчага төрҗемәсен өстәү мөмкинлеге дә бар.

Әйтелеше катлаулырак булган сүзләргә аларның Халыкара фонетика әлифбасы (International Phonetic Alphabet — IPA) хәреф-тамгалары нигезендәге транскрипциясен дә беркетеп була.[9]

Бөтен сүзләрне, моңа ихтыяҗ булганда, аерым тематик һәм грамматик төркемнәргә берләштерергә һәм аларга махсус төркем теглары беркетергә мөмкин. Диалекталь сүзләрнең язылышы әдәби телнең гадәти нормаларына туры килмәсә, аларны аерым сүз буларак өстәү рөхсәт ителә. Дөньяның демократик илләрендәге рәсми дәүләт телләренең күп кенә диалектлары сайтта аерым тел буларак теркәлгән. Әйтик, Алманиядәге түбән алман, бавар һәм майнфренкиш диалектлары мөстәкыйль тел дип санала.[10] Кытай Халык Җөмһүриятендәге телләргә һәм диалектларга да (мәсәлән, кантон, көньяк мин, у-кытай, тайвань шивәләренә) Forvo-да аерым урын бирелгән, чөнки алар миллионлаган кешенең туган теле булып тора.[11] Бу телләрдәге сүзләрнең әйтелеше «уртачалаштырылган» ясалма дәүләт теленекеннән аерылып тора, гәрчә иероглифик язылышлары бер үк булса да. Forvo хуҗалары аз санлы халыкларның телләрен дә игътибарсыз калдырмый һәм аларны кулланучылар үтенече буенча, «бөек телләр» белән бертигез хокуклы итеп сайтка кертә.

Forvo исемлекләре һәм рейтинглары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телләрнең һәм аерым шәхесләрнең Forvo рейтингларындагы урыны бары тик кулланучыларның активлыгына гына бәйле.[12] Алар арасына бернинди ясалма киртәләр куелмаган.

Телләр исемлегенең өч варианты эшләнгән. «Танылганлык буенча» дип аталган исемлектәге төп билгеләмә — теге яки бу телдә яздырылган әйтелешләрнең гомуми саны. Сайтта теркәлгән телләр бу күрсәткеч буенча биш төркемгә бүленгән. Әйтелешләр саны 100 меңнән узып киткән югары төркемдә татар теле дә бар. Мари теле — киң таралган дип аталучы 25 тел арасында. Әйтелешләр саны алфавит тәртибендә төзелгән исемлектә дә урын алган. Биредә шулай ук күптән түгел генә яздырылган әйтелешләр дә бар. Телләрнең тулы исемлегендә тел кодлары (ISO кодлары), телләрнең табигый атамалары һәм соңгыларының интерфейс теленә тәрҗемәсе күрсәтелгән.[13]

Forvo интерфейсы һәм бу сайтта эшләү үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Forvo сайтының интерфейсын җиңел аңлаешлы һәм шактый камилләшкән дип танырга мөмкин. Аның тексты 48 телгә тәрҗемә ителгән, шул исәптән татар теленә дә (tt.forvo.com, 2011 елның 8 июненнән башлап гамәлдә). Теркәлү үткән кулланучылар үзләренә кирәк булган интерфейс аша теләсә кайсы тел тупланмасыннан файдалана ала.

Интерфейсның эзләү юлына аерым сүзләр дә, кыска гыйбарәләр дә кертергә мөмкин. Тел тупланмасында булган сүзләрнең алдында зәңгәр төстәге өчпочмак куела, әйтелеше тупланмада булмаган сүзләр кызыл түгәрәк белән тамгалана. Ә инде сүз әлегә бер тупланмага да кертелмәгән булса, бу хактагы кисәтү язылган зәңгәр төстәге озынча дүртпочмаклык пәйда була. Кулланчы сүзне, әйтелешен үзе яздыру яки моны башка кешедән үтенү өчен, базага өсти ала. Әйтелеше яздырылган сүзнең үзенә бассаң, аны яздырган кулланучының сайттагы кушаматы, ул яшәгән ил исеме һәм төбәкнең харитадагы урыны күрсәтелгән аңлатма килеп чыга. Теркәлгән кулланучылар, теләкләре булса, туган телендәге теләсә кайсы әйтелешкә бәя бирә һәм аны яздырган кешегә рәхмәт хаты юллый ала.

Бер үк сүз берничә телдә кулланылырга һәм аларның әйтелеше төрле булырга мөмкин. Кулланучыларга яңа тел яки махсус тег өстәргә хокук бирелгән. Бөтен хаталар мөхәррирләр тарафыннан төзәтелә. Алар кулланучыга бу хакта хат юллый алалар.

Әйтелешләр яздырыр алдыннан үз компьютерыңа тоташтырылган микрофонны тиешенчә көйләргә кирәк. Бу хакта һәм башка үзенчәлекләр турында тәфсилле күрсәтмәләр татар телле интерфейс текстында да бар.[14]

Кызыклы мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Forvo Media SL компаниясенең төп офисы Испаниянең Сан-Себастьян шәһәрендә урнашкан. Дөньяның төрле кыйтгаларында берничә сервер эшли, шуларның берсе Мәскәүдә. Тупланмалар бөтен серверларда да саклана, аларга өстәмәләр оператив рәвештә берсеннән икенчесенә күчерелә. Бу сөреш тәмамлангач, бөтен яңартылган статистика һәм башка үзгәреп торучы мәгълүмат Forvo-ның төп битендә пәйда була.

Forvo сайтына нигез салучылар һәм аны үстерүчеләр икәү, икесе дә Сан-Себастьянда яши һәм эшли: Феликс Вела (Félix Vela) һәм Исраэль Рондон (Israel Rondón).[15] Кулланучыларның кайбер мөрәҗәгатьләренә Исраэль үзе җавап яза һәм, табигый ки, Israel дип култамга сала. Шуңа кайберәүләр, сайтның төп офисы Исраил дәүләтендә урнашкан икән, дигән ялгыш нәтиҗә ясый.

2011-2014 елларда сайтка хакерлар һәм явыз максатлы кулланучылар тарафыннан көчле һөҗүмнәр булып алды. Кайвакыт Forvo бер атна эшләмәде. Тупланмаларның төрле серверларда саклануы гына аларның эчтәлеген саклап калырга мөмкинлек бирде. 2014 елның гыйнвар-февраль айларында алдау-йолдау юлы белән супермөхәррир статусына ирешкән һәм моңа кадәр Россия халыклары тупланмаларында «шефлык иткән» бер бәндә татар, мари, чуаш, башкорт, тыва һәм вьет телләрендәге 60 меңләп сүзне сөртеп ташлады. Татар тупланмасына китерелгән зыян төгәлрәк тә билгеле — 41,5 мең сүз. Бөтен татар топонимикасы (барлыгы 6 меңнән артык атама!) юкка чыкты, бу база әле хәзер дә тулы түгел. «Татар авыллары» исемле дәүләт оешмасына мөрәҗәгать итү файдасыз булды, бу хакта тулы мәгълүматның булмавы ачыкланды.

Әлеге катлаулы чорда алда санап үтелгән тел кулланучылары алман һәм чит илләрдә яшәүче рус кешеләренең теләктәшлегенә һәм конкрет ярдәменә таянды. Алар сөртелгән сүзләрне яңадан урнаштырырга булыштылар, үзләре дә зур-зур кертемнәр ясадылар. Ләкин шуннан соң Россиянең бу тупланмаларны алга этәргән кулланучылары (барысы да диярлек), кызганычка каршы, сайттагы эшен туктаттылар.

Татар һәм мари тупланмалары гына үз урынын саклап кала алды. Тора-бара Алмания, Ирландия, Вьетнам, Франция, Чехия кебек илләрнең кулланучылары белән дустанә багланышлар барлыкка килде. 2014 елның уртасында Алманиянең Forvo-да эшләүче журналистлары Швециядә чыгарыла торган сайтларның берсендә Россия халыкларының телләре, аларның бүгенге хәле һәм Forvo-дагы тупланмалары турында шактый күләмле язма урнаштырдылар (инглиз телендә).[16]

Forvo җитәкчелеге сайтның үсеше, кулланучылар өчен яңа мөмкинлекләр һәм уңайлыклар булдыру турында даими кайгыртып тора. Әйтик, 2020 елның февралендә аерым сүзләр һәм гыйбарәләр/җөмләләр тупланмалары берләштерелде. Нәтиҗәдә хәзер кулланучылар, үзләре кызыксынган сүзне эзләгәндә, шул сүзнең кулланылышын ачыклаучы берничә сылтамага тап булалар. Forvo чын мәгънәсендә дөнья телләренең тулы аңлатмалы аудиосүзлеге булып әверелә. Татар теле тупланмасы, әлеге үзгәрешләр тормышка ашканчы ук, өстәлгән сүзләр, гыйбарәләр һәм җөмләләр саны буенча 600 меңлек чикне узып киткән һәм сайтта беренче урынга чыккан иде инде.

2019 ел тәмамланган көннәрдә, себерлеләрнең ярты ел дәвамындагы үтенечләрен канәгатьләндереп, Себер татар теле сайтта мөстәкыйль тупланма теле буларак теркәлде. Моңа кадәр Себер теле сүзләре һәм гыйбарәләре гомумтатар тупланмасында гына урнаштырыла иде. Әмма Себер татарларының активлыгы юк дәрәҗәсендә булу сәбәпле, яңа тупланмага нигез салу эшен Татарстан татарларына тапшырырга туры килде. Һәм Себер тупланмасына беренче 3 мең кертемне Казан татарлары ясады.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]