Габор Балинт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габор Балинт latin yazuında])
(Gabor Balint битеннән юнәлтелде)
Габор Балинт
Туган телдә исем Szentkatolnai Bálint Gábor
Туган 13 май 1844(1844-05-13)
Австро-Венгрия, Szentkatolna
Үлгән 26 май 1913(1913-05-26) (69 яшь)
Tamışvar
Милләт маҗар
Ватандашлыгы Австро-Венгрия байрагы
Һөнәре лингвист
Кардәшләр Benedek Bálint[d]

 Габор Балинт Викиҗыентыкта

Габор Ба́линт (маҗар. Bálint Gábor) — төрки телләр белгече, татар фольклоры әсәрләрен җыючы һәм нәшер итүче маҗар .

1870 елларда ул татар телен өйрәнү максатыннан Казанга килә. Казан губернасының Мамадыш, Лаеш, Казан өязләрендәге фольклор экспедицияләре нәтиҗәләре, шулай ук Казандагы фәнни эзләнүләре нигезендә Будапештта «Казан татарларының тел белеме» (1875) җыентыгын бастырып чыгара. Икенче киңәйтелгән басмада (1877) кереш мәкалә һәм керәшен татарларның фольклорына хас үрнәкләр: мәкаль, табышмак, борынгы җыр, бәет, әкиятләр, шулай ук әкияти персонажлар турында мифологик хикәяләр бирелә. 1877 елда чыккан басма керәшен татарлар фольклорының барлык жанр төрләрен туплаган беренче һәм хәзерге көнгә кадәр бердәнбер җыентыгы булып санала.

Туган илендә гаяр эсперанточы буларак танылган.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Kazani-tatar nyelvtanulmanyok I. Fűzet Kazani-tatar szővegek. Gyujotte… Szentkatolnai Balint Gabor. – Budapest, 1875.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]