Гамаз талпаннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гамаз талпаннар latin yazuında])
(Gamasoidea битеннән юнәлтелде)

Гама́з талпанна́р (Gamasoidea) - паразит формалылар отрядыннан талпаннар өссемьялыгы. 20 дән артык семьялыкны берләштерә. Дөнья фаунасында 5000 ләп төре исәпләнә. Татарстанда вак имезүчеләр һәм кошлардагы гамаз талпаннар шактый тулы өйрәнелгән. Бу төркем 114 төрне үз эченә ала, шул исәптән кошларда - 28, вак имезүчеләрдә 111 төре табыла.

Гәүдәсенең формасы озынча түгәрәк яки түгәрәк. 0,2-2 мм зурлыкта, аксыл саргылт, кызгылт-көрән төстә. Гәүдәсе аерым-аерым калканнар белән капланган, алар арасындагы бушлыкка параллель җыерчыкларга җыелган һәм киңәя ала торган ярылы кутикула урнашкан. Авыз аппараты төзелеше туклану ысулына бәйле рәвештә үзгәрә. 4 пар аягы бар, аларның беренчесе сизү ролен үти. Гамаз талпаннарның үсеш циклы: күкәй - личинка - курчак - бөҗәк стадияләреннән гыйбарәт. Гамаз талпаннарның күбесе ерткычлар һәм полифаглар. Туклыклы туфракта, умырткалы хайван өннәрендә һәм ояларында яшиләр. Семьялыктагы күпчелек төрләр яки барлык төрләре дә сөйрәлүчеләр, кошлар һәм имезүчеләр хисабына тереклек итәләр (тышкы әгъзаларда һәм эчке әгъза куышлыкларында яшиләр). Паразит төрләрнең личинкалары тукланмый. Кайбер төрләренең генә үрчемлелеге һәм яшәү чоры төгәл билгеле. Мәсәлән, күсе талпаны (Bdellоnyssus bacoti). Кан эчкән саен, аны үзләштерү дәрәҗәсенә карап, ана талпан 1-20 күкәй сала. Ана талпан 5-6 ай яши, шул вакыт эчендә ул 6-7 тапкыр кан белән туенып һәм күкәй салып өлгерә. Кан суыручы гамаз талпаннар табигый чыганакларда талпан энцефалиты, Сан-Луи энцефалиты, лимфоцитар хориоменингит вируслары, туляремия, Ку-риккетсиоз, күсе тимгелле тифы һ.б. авыруларның таралуына китерә. Кимерүчеләр һәм кошларда тереклек итүче гамаз талпаннарның кешегә дә куркыныч тудыруы мөмкин, мәсәлән, күсе талпаны, тавык талпаны (Dermanyssus gallinae).

Гамаз талпаннарның күп кенә ерткыч төрләрен теплицаларда үсемлекләрне кимерүче талпаннарга каршы биологик көрәш чарасы итеп тә файдаланалар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]