Гибралтар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Gibraltar битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү


Гибралтар
ингл. Gibraltar
Flag of Gibraltar.svg Coat of arms of Gibraltar1.svg
Байрак Илтамга
Шигарь: «Nulli Expugnabilis Hosti (лат.) «Дошман безне кумаячак»»
Гибралтар милли һимны
Location Gibraltar EU.png
Рәсми тел Инглиз теле
Башкала Гибралтар

Патша(бикә)
Губернатор
Баш Вәзир

Елизавета II
Җеймс Даттон
Фабиан Пикардо
Мәйдан
• Барлыгы

6,5 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

30 001[1]
ТЭП
  • Барлыгы
  • Кеше башына


Акча берәмлеге Гибралтар фунты (GIP)
Интернет-домен .gi
ISO коды GI
Телефон коды +350
Сәгать кушаклары Үзәк Аурупа вакыты[d]
Балигъ булу яше 18 яшь

Гибралта́р (ингл. Gibraltar [dʒɪˈbrɔːltɚ]) — Пиреней ярымутравының көньягында урнашкан Бөекбритания территориясе. Урта диңгезне һәм Атлантик океанны тоташтырган Гибралтар бугазында мөһим стратегик позицияне били. НАТОның хәрби-диңгез базасы.

Гибралтар ватандашлары — бер үк вакытта Бөекбритания һәм Аурупа Берлеге ватандашлары. Алар Аурупа парламенты сайлауларында катнаша алалар, ләкин Гибралтар җирендә Шенген килешүе һәм кайбер башка АБ кагыйдәләре гамәлдә түгел.

Гибралтар — Аурупада маготлар (кыргый маймуннар) яшәгән бердәнбер урын. Җирле ышанулар буенча соңгы магот үлгәнгә кадәр Гибралтар Бөекбритания территориясе булыр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гибралтар тарихы гаять бай һәм үз эченә 3000 елны ала. Финикиялеләрнең һәм карфагенлыларның бу җирләрдә корабларны калдырулары билгеле. Рим империясе вакытында да Гибралтар аның җирләренә кергән.

Озак вакыт буенча Гибралтарга гарәпләр сахип чыкканнар. Алар бу җирләрне 711 елда яулыйлар. 1462 елда Испания бу җирләрне басып ала, ләкин 1704 елда Гибралтарны инглиз гаскәрләре яулый. 1713 ел килешүенә күрә Гибралтар Бөекбритания җире булып таныла.

1830 елда Гибралтар колония статусын ала. 1967 елның 10 сентябрендә үткәрелгән референдумда Гибралтар ватандашлары Бөекбританиядә калу өчен тавыш биргәннәр.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]