Grokipedia
| Grokipedia | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 27 октябрь 2025[1][2] |
| Исем | Grokipedia |
| ... хөрмәтенә аталган | Grok[d], энциклопедия һәм Википедия |
| Нигезләүче | xAI[d][3] |
| Хуҗасы | xAI[d] |
| Нәрсә нигезендә эшләнгән | Википедия[4] |
| Эшләүче | xAI[d] |
| Чыгыш иле |
|
| Әсәр яки аның атамасы теле | инглиз теле |
| Юрама | 0.2[5] |
| Рәсми веб-сайт | grokipedia.com(ингл.) |
| Нинди веб-биттә тасвирланган | gizmodo.com/elon-musks-version-of-wikipedia-is-live-heres-what-the-difference-is-2000677654(ингл.) һәм wired.com/story/elon-musk-launches-grokipedia-wikipedia-competitor/(ингл.) |
| Сайт картасына сылтама | assets.grokipedia.com/sitemap/sitemap-index.xml |
| Сыйфатына ия түгел | иллюстрация[d] |
| Нигә җәвап | Википедия |
| Вәкиле | Grok[d] |
| Эзләү калыбы | https://grokipedia.com/search?q=$1 |
Grokipedia, Грокипедия[6][7][8][9] (ингл. Grokipedia) ― ясалма фәһем нигезендә ясалган, xAI[d] ширкәте булдырган инглиз телле онлайн-энциклопедия. Проект Илон Маск тарафыннан 2025 елның 27 октябрендә Википедиягә альтернатива буларак эшләтеп җибәрелгән[10][11]. Grokipediaда мәкаләләр Grok тел моделе ярдәмендә төзелә, редакцияләнә һәм фактлар тикшерелә[10]. Күп материаллар Википедия мәкаләләренә нигезләнгән, шул ук вакытта аларның бер өлеше сүзгә-сүз диярлек күчерелгән[12][13]. Күп мәкаләләрнең астына урнаштырылган искәрмә буенча, аларның эчтәлеге Википедиядән яраклаштырылган һәм Creative Commons[d] Attribution-ShareAlike 4.0 лицензиясе буенча таратыла[14]. 2025 елның 28 октябренә сайт ясалма интеллект белән булдырылган 900 000 гә якын мәкаләне үз эченә алуын раслый[15]. Маск сүзләренчә, Grokipedia Википедиядән алынган материалны «пропагандадан чистартырга» тиеш. Билгеләп үтелгәнчә, контентның бер өлеше Маскның кайбер темаларга шәхси карашлары белән туры килә (мәсәлән, трансгендер күчү[d]) темасы кебек)[16][17].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Алдан хәбәр итү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2025 елның сентябрендә Илон Маск: xAI компаниясе «Grokipedia» дип аталачак ясалма интеллект белән генерацияләнә торган яңа онлайн-энциклопедия төзи, дип игълан иткән. Бу аның Википедиянең идеологик тискәре карашларын тәнкыйтьләве фонында булган[18][19]. Проект идеясе һәм аның исеме Дэвид О.Сакс тарафыннан all-In подкасты конференциясендә элегрәк шул ук айда тәкъдим ителгән булган[20]. Маск белдерүе буенча, «Grokipedia Википедия белән көндәшлеккә сәләтле ясалма интеллект нигезендә белем базасы булырга тиеш, аның фаразланган хаталарын[d] һәм идеологик тайпылышларын бетерә»[21][22]. Gizmodo[d] (дизайн, технологияләр, фән һәм фәнни фантастика турында cайт һәм блог) бу проектны 2006 елгы Conservapedia[d] белән чагыштыра[23].
2025 елның 6 октябрендә Маск хәбәр иткәнчә, Grokipediaның беренчел бета-версиясе шул ук ай ахырында чыгарылырга планлаштырылган[24][25]. Соңыннан эшләтеп җибәрү эчтәлек сыйфаты белән бәйле проблемаларны бетерү өчен вакытлыча кичектерелгән[26].
Эшләтеп җибәрү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Grokipedia 27 октябрьдә grokipedia.com сайтында 900 000 гә якын мәкалә белән эшли башлаган[27]. Кайбер материаллар Википедиядәге мәкаләләргә тулысынча диярлек туры килсә дә, Grokipediaдагы сылтамалар кую һәм цитаталау форматы аерыла[28]. Сайт «0.1» нең башлангыч версиясе буларак тәкъдим ителгән[12] һәм эшләтеп җибәргәннән соң кыска вакытлы өзеклек аркасында вакытлыча эшләмәгән.
Реакция
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Grokipediaга карата реакция аны эшләтеп җибәргәннән соң бер төрле генә булмаган. Кайбер күзәтүчеләр проектның белдерелгән нейтральлеген шик астына куйган, ясалма фәһем үз иҗатчыларының алдан ук ялгыш карашын чагылдыра ала дип күрсәткән[29]. Тәнкыйтьләүчеләр уң карашларны алга сөрүче яки Маск позицияләренә симпатия белдерүче мәкаләләр булуын билгеләп үткән. NBC News[d] мәгълүматлары буенча, Grokipediaда Маскның үзенә багышланган мәкаләдә ул 2025 елның гыйнварында ясаган һәм күпләр аны нацист сәламләве дип бәяләгән ишарә турында искә алынмый, гәрчә Википедия мәкаләсендә (ru) бу эпизод бар[13].
Проект шулай ук ясалма интеллектка тулысынча бәйлелеге өчен тәнкыйтькә дучар булган. Американың эшлекле Forbes[d] журналы билгеләп үткәнчә, «коллектив редакцияләүле онлайн-энциклопедия автор һәм редакторлар итеп кешеләрне кулланганда, Маск альтернативасы тулысынча Xai компаниясе Grok моделе тарафыннан булдырылган һәм тикшерелгән мәкаләләрдән тора». Басма шулай ук хәбәр иткәнчә, Grokipediaдагы кайбер мәкаләләр, PlayStation 5[d], Lamborghini[d] автоҗитештерүчесе һәм AMD[d] чипмейкеры кебек, Википедиядәге тиешле мәкаләләргә тулысынча туры килә диярлек[30].
РФ Юстиция министрлыгы Чит ил агентларының бердәм реестрына керткән[31] The Bell[d] сайты мәгълүматлары буенча, Россиядә хакимият яклы ММЧ Grokipediaны махсус хәрби операция вакыйгаларын тасвирлавы өчен мактаган[32].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://www.engadget.com/social-media/xs-grokipedia-is-online-after-it-briefly-crashed-out-231108836.html
- ↑ Rogers R. Elon Musk's Grokipedia Pushes Far-Right Talking Points | WIRED — Wired, 2025.
- ↑ https://www.pcmag.com/news/elon-musk-plans-to-take-on-wikipedia-with-grokipedia
- ↑ Peters J. Elon Musk’s Grokipedia contains copied Wikipedia pages — 2025.
- ↑ https://x.com/MarioNawfal/status/1992834773497077910?t=4VWOBjCFyuPTpbwdtkrcBg&s=19
- ↑ ИИ-компания Маска запустила "Грокипедию" (2025-10-28).
- ↑ Сервис Маска «Грокипедия» раскрыл исторические предпосылки начала СВО (2025-10-28).
- ↑ Маск сравнил «Грокипедию» и Википедию.
- ↑ Илон Маск запустил альтернативу «Википедии» (2025-10-28).
- ↑ 10,0 10,1 Conger, Kate. Elon Musk Challenges Wikipedia With His Own A.I. Encyclopedia (ингл.), The New York Times (2025-10-27).
- ↑ Elon Musk appears to have launched Grokipedia, a Wikipedia competitor (ингл.), Business Insider (2025-10-28).
- ↑ 12,0 12,1 Peters, Jay (2025-10-28). Elon Musk's Grokipedia contains copied Wikipedia pages (en-US).
- ↑ 13,0 13,1 Elon Musk launches Grokipedia as an alternative to 'woke' Wikipedia (en). NBC News (2025-10-28).
- ↑ Elon Musk launches Grokipedia as an alternative to 'woke' Wikipedia (en) (2025-10-28).
- ↑ Elon Musk's Grokipedia goes live after brief crash, aims to rival Wikipedia (ингл.), Moneycontrol (2025-10-28).
- ↑ (2025-10-28) «Elon Musk's Grokipedia Pushes Far-Right Talking Points». Wired.
- ↑ Elon Musk launches a Wikipedia rival that extols his own 'vision' (ингл.) (2025-10-28).
- ↑ 'Grokipedia': Elon Musk says xAI is working on a Wikipedia rival powered by AI.
- ↑ Gucia, Wiktoria (2025-09-30). MAGA Melts Down Over Wikipedia 'Blacklist' (en).
- ↑ Higgins, Tim (2025-10-04). Why Conservatives Are Attacking 'Wokepedia'.
- ↑ Kan, Michael (2025-09-30). Elon Musk Plans to Take on Wikipedia With 'Grokipedia' (en).
- ↑ elonmusk (2025-09-29). We are building Grokipedia @xAI . Will be a massive improvement over Wikipedia. Frankly, it is a necessary step towards the xAI goal of understanding the Universe..
- ↑ Elon Musk's Wikipedia Competitor Is Going to Be a Disaster (ингл.), Gizmodo (2025-09-30).
- ↑ What Is Grokipedia? Elon Musk To Unveil Wikipedia Competitor In Two Weeks.
- ↑ Elon Musk: 'Grokipedia' Arrives Later This Month (en) (2025-10-06).
- ↑ Conger, Kate. Elon Musk Challenges Wikipedia With His Own A.I. Encyclopedia, The New York Times (2025-10-27).
- ↑ Conger, Kate (2025-10-27). Elon Musk Challenges Wikipedia With His Own A.I. Encyclopedia.
- ↑ Bell, Karissa (2025-10-27). X's Grokipedia is online after it briefly crashed out (en-US).
- ↑ Grokipedia: Elon Musk is right that Wikipedia is biased, but his AI alternative will be the same at best (ингл.), The Conversation (2025-10-15).
- ↑ Ray, Siladitya. Musk Launches 'Grokipedia'—An AI-Generated Wikipedia Challenger (en).
- ↑ Минюст признал The Bell иностранным агентом (1989-04-26).
- ↑ Маск запустил Grokipedia — альтернативу «Википедии».