Гавай утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гавай утраулары latin yazuında])
(Hawai битеннән юнәлтелде)

Гавай утраулары
ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i
21°18′41″ т. к. 157°47'47" кб. о. (G) (T)
АкваторияТын океан
Иң эре утрауҺавай
Гомуми мәйдан28 311 км²
ИлАКШ АКШ
Беренче дәрәҗә АБҺавайлар
Халык саны (2010 ел)1 360 301 кеше
Халык тыгызлыгы48,048 кеше/км²
 Гавай утраулары Викиҗыентыкта

Гавай утраулары (ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i, элек Сандвич утраулары) — Тын океандагы архипелаг. Утраулар төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка 3600 километрга сузылган һәм 24 вулканик утраулардан гыйбарәт.

Иң биек нокта — 4205 м. (Мауна-Кеа сүнгән вулканы). Иң эре утраулар: Гавай, Мауи, Молокаи, Оаху һ.б. Гамәлдәге вулканнар күп.

Климат — тропик диңгез климаты. Иң эссе ай — августның уртача температурасы +21…+25°С, февральнеке +18…+20°С. Уртача еллык явымнар саны — 3500—4000 мм. Елгалар фәкать зур утрауларда гына бар. Туфраклар — кызыл, кызыл-коңгырт, тауларда тау-урман коңгырт. Үсемлекләрнең 90% эндемик.

Туризм һәм ял итү зонасы; климатик курортлары бар. Административ мәркәз — Гонолулу шәһәре.

Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда христианнар: 351,000 (29%), Буддачылык: 110,000 (9%), Яһүд дине: 10,000 (1%), Ислам дине: 6,000 (0,5%), Һинд дине: 0,5% һ.б.[1].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Adults in Hawaii. Religious Landscape Study. Pew Research Center.