Hensy

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Hensy latin yazuında])


Hensy
Тулы исеме

Александр Коган

Туу көне

28 февраль 1994(1994-02-28) (30 яшь)

Туу урыны

Зәй, Зәй районы, Татарстан, Россия

Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

 Россия

Һөнәрләр

рэпер

Кораллар

тавыш[d]

Александр Коган (HENSY (рус. Хе́нси) тәхәллүсе астында танылган[1]; 1994 елның 28 феврале, Зәй, Зәй районы, Татарстан, Россия) — Зәй шәһәреннән Россия музыкаль башкаручысы. 2020 елда «Поболело и прошло» җыры популярлык китергән.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Коган 1994 елның 28 февралендә Татарстанның Зәй районы Зәй шәһәрендә туа[2]. Балачактан гитарада уйный, фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан милли тикшеренү технология университетының (КХТИ) нефть факультетына укырга керә. Соңрак Мәскәү авиация институтына күчә. Нәтиҗәдә, һөнәре буенча эшләмәгән һәм тулысынча үзен музыкага багышлаган.

2019 елның апрелендә ул «TRIPLETRIP» исемле беренче альбомын чыгара. Ул үзенең Вконтакте төркемендә треклар урнаштырган. 2020 елда «Поболело и прошло» җырын тәкъдим итә. 2020 елның 13 июлендә «Музыка для души» мини-альбом чыгара[3]. 11 октябрьдә Клава Кока белән дуэтта язылган «Костёр» җырын чыгара[4][5][6][7].

Музыкаль стиль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музыкаль тәнкыйтьче Борис Барабанов Hensy стилен кыскача тасвирлаган: «меланхолик поп һәм „Жуки“ төркеме кайтавазлары белән тәүбә хип-хоп».

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «‎TRIPLETRIP» (2019 елның 6 апреле)[8];
  • «ЖИЗА» (2021 елның 2 июле)[9].

Мини-альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «‎Музыка для души» (2020 елның 13 июле)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ‎HENSY в Apple Music. Apple Music. 2020-12-24 тикшерелгән.
  2. Hensy об успехе хита «Поболело и прошло»: «Наш народ любит погрустить». ТНТ MUSIC (2020-07-26). 2020-12-24 тикшерелгән.
  3. ‎«Музыка для души - EP» в AM (2020-07-13). 2020-12-31 тикшерелгән.
  4. ‎‎«Костёр - Single» в Apple Music. 2020-12-31 тикшерелгән.
  5. Премьера «Костра». 2020-12-31 тикшерелгән.
  6. Любовь и драма в новом клипе Клавы Коки и Hensy «Костер». Love Radio (2020-10-27). 202-12-31 тикшерелгән.
  7. «Дом в горах и осенние краски»: HENSY и Клава Кока сняли мелодраму на природе. Национальный проект Экология (2020-10-30). 2020-12-31 тикшерелгән.
  8. ‎Альбом «TRIPLETRIP» (HENSY) в Apple Music (2019-04-06). әлеге чыганактан 2022-01-31 архивланды. 2020-12-24 тикшерелгән.
  9. Альбом «ЖИЗА» (HENSY) в Apple Music (2021-07-02).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]