Ырынбур өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ырынбур өлкәсе latin yazuında])
(Irınbur ölkäse битеннән юнәлтелде)
Ырынбур өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 7 декабрь 1934
Сурәт
Рәсми исем Оренбургская область
... хөрмәтенә аталган Ырынбур һәм Валерий Чкалов[d]
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Ырынбур
Административ-территориаль берәмлек Россия[2]
Сәгать поясы YEKT[d] һәм Азия/Екатеринбург[d][3]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Orenburg Oblast.map
Хөкүмәт башлыгы Денис Паслер
Башкарма хакимият Губернатор Оренбургской области[d]
Халык саны 1 942 917 (1 гыйнвар 2021)
Административ бүленеше Абдулла районы, Адамовка районы, Акболак районы, Александровка районы, Әсәкәй районы, Биләй районы, Богырыслан районы, Бозаулык районы, Гай районы, Домбаровский районы, Илек районы, Кваркено районы, Кызыл Гвардия районы, Куандык районы, Корманай районы, Мәтешкин районы, Яңа Орск районы, Новосергиевка районы, Октябрьское районы, Ырынбур районы, Первомайский районы, Переволоцки районы, Пономарёвка районы, Сакмар районы, Сарыкташ районы, Светлый районы, Тоз-Түбә районы, Сорочинск районы, Ташлы районы, Тук районы, Төлген районы, Шарлык районы һәм Ясный районы
Нәрсә белән чиктәш Сарытау өлкәсе, Самар өлкәсе, Татарстан, Чиләбе өлкәсе, Костанай өлкәсе, Актүбә өлкәсе, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе һәм Башкортстан
Әүвәлгесе Урта Идел крае
Кулланылган тел рус теле
Мәйдан 123 702 км²
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт orenburg-gov.ru(рус.)
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Җирле телефон коды 353
Номер тамгасы коды 56
Карта
 Ырынбур өлкәсе Викиҗыентыкта

Ырынбу́р өлкәсе́Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Идел буе федераль округынә керә. ЮНЕСКО билгеләнмәсе буенча Урта Азия географик өлкәсенә керә. Өлкә үзәге – Ырынбур шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Россия субъекты
Төньяк-көнбатыш Татарстан
Төньяк Башкортстан
Төньяк-көнчыгыш Чиләбе өлкәсе
Көнчыгыш
Көньяк
Казакъстан
Көнбатыш Самар өлкәсе

Ырынбур өлкәсе Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Өлкәнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 755 км, төньяктан көньякка — 425 км. Өлкәнең көнбатышын Төп сырт калкулыгы биләп тора, өлкәнең көнчыгышын Урал арты тигезлеге һәм Тургай платосының кырые биләп торалар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат — кискен континенталь. Гыйнварның уртача температурасы — -14...-18°С, июльнең уртача температурасы — +19...22°С. Урта ел явымнар саны 300—450 мм.

Гидрогорафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп елгалар — Җаек (2428 км), Сакмар (798 км), Иләк (623 км), Самар (594 км).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Ырынбур өлкәсе территориясе Pəcəй империясе составына XVIII гасырның 30-елларында керә.

1743 елда Ырынбур чик буе ныгытмасы нигезләнә. 1744 елда Ырынбур губернасы оештырыла. Губерна составында хәзерге Казакъстан, Башкортстан, Чиләбе һәм Самар өлкәсенең территорияләре булган.

1928 елда Ырынбур губернасы юкка чыгарыла, ә территориясе Урта Идел өлкәсе составына кертелә. 1934 елның 7 декабрендә БҮБК Президиумы Ырынбур өлкәсен оештыру турында карар кабул итә. 1938 елның 26 декабрендә, ССРБ Югары Советы Президиумы указы буенча, Ырынбургка Чкалов исеме бирелә, ә Ырынбур өлкәсенә Чкалов өлкәсе исеме бирелә. 1957 елда шәһәргә һәм өлкәгә тарихи исем кайтарыла.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр округлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ырынбур
  2. Богырыслан
  3. Бозаулык
  4. Гай
  5. Медногорск
  6. Новотроицк
  7. Орски
  8. Сорочинск
  9. Комаровский штп-ы ябык административ-территориаль берәмлеге

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010
К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. % К. с. %
руслар 1 159 573 69,2% 1 296 458 70,9% 1 472 328 71,8% 1 512 500 72,4% 1 568 442 72,3% 1 611 509 73,9% 1 519 525 75,9%
татарлар 104 843 6,3% 120 9441 6,6% 145 373 7,1% 151 383 7,2% 158 564 7,3% 165 967 7,6% 151 492 7,6%
казакълар 71 444 4,3% 77 708 4,2% 93 214 4,2% 98 612 4,7% 111 477 5,1% 125 568 5,8% 120 262 6,0%
украиннар 152 146 9,1% 128 541 7,0% 113 064 5,5% 104 971 5,0% 102 017 4,7% 76 921 3,5% 49 610 2,5%
башкортлар 22 484 1,3% 30 126 1,6% 37 501 1,8% 43 269 2,1% 53 339 2,5% 52 685 2,4% 46 696 2,3%
мордва 115 858 6,9% 95 042 5,2% 92 215 4,5% 80 611 3,9% 68 879 3,2% 52 458 2,4% 38 682 1,9%
башкалар 50 320 3,0% 80 662 4,4% 96 281 4,7% 96 804 4,6% 107 974 5,0% 94 443 4,3% 106 805 5,3%
барлык 1 676 668 100.0% 1 829 481 100.0% 2 049 976 100.0% 2 088 150 100.0% 2 170 692 100.0% 2 179 551 100.0% 2 033 072 100.0%

Искәрмәләр:
1 Кырым татарлары белән

Торак пунктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ырынбур өлкәсенең эре торак пунктлары

Ырынбур, Ырынбур дәүләт университеты
Ырынбур
Орск, вокзал
Орск

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

Сорочинск, вокзал
Сорочинск

1 Ырынбур 546 987 11 Абдулино 20 183
2 Орски 239 752 12 Ясный 17 365
3 Новотроицк 98 184 13 Саракташ 17 235
4 Бозаулык 82 655 14 Акболак 13 918
5 Богырыслан 49 737 15 Олы Новосергиевка 13 737
6 Гай 38 302 16 Икенче Тук 13 197
7 Сорочинск 29 260 17 Новоорск 11 295
8 Тоз-Түбә 28 369 18 Иләк 9 760
9 Медногорск 27 290 19 Переволоцкий 9 598
10 Кувандык 26 176 20 Тюльган 8 959
2010 елның җанисәбе буенча

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп тармаклары — ягулык сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, химик, нефтехимик һәм азык-төлек тармаклары. Ырынбур өлкәсе территориясендә Ырынбур газ-конденсат чыганагы бар. Өлкә территориясендә нефть (Урал алды), тимер, бакыр һәм никель рудалары, азбис чыгарыла. Иң зур ширкәтләре — «Оренбургнефть», «Оренбурггазпром», «Орскнефтеоргсинтез», «Оренбург минераллары» җитештерү берләшмәләре, «Уральская сталь» (Новотроицк), «Южуралникель» (Орск) акционерлык җәмгыятьләре, Орск җиңел металл конструкцияләр заводы, Медногорск бакыр-күкерт комбинаты, Гай тау-баету комбинаты.

Өлкәдә туганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Pəcəй Федерациясенең Идел буе федераль округы