Жанна д’Арк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Жанна д’Арк latin yazuında])
(Janna d'Ark битеннән юнәлтелде)
Жанна д’Арк
Туган телдә исем Jeanne d'Arc
Әйтелеш
Туган 6 гыйнвар 1412(1412-01-06)
Франция, Вогез вилаяте, Домреми авылы
Үлгән 30 май 1431(1431-05-30) (19 яшь)
Руан
Үлем сәбәбе яндырып үтерү[d][1]
Ватандашлыгы  Франция патшалыгы
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Ата-ана
Кардәшләр Catherine d'Arc[d], Jacques of Arc[d], Jean d'Arc[d] һәм Pierre d'Arc[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Йөз еллык сугыш, Орлеан камалышы[d], Жаржо бәрелеше[d], Мен-сүр-Луар бәрелеше[d], Божаңси бәрелеше[d], Пате бәрелеше[d], Реймс йөреше[d], Париж камалышы[d], Сен-Пьер-ле-Мутье камалышы[d], Лә-Шарите камалышы[d] һәм Компьен камалышы[d]

 Жанна д’Арк Викиҗыентыкта

Жанна д’Арк һәйкәле, Париж

Жанна д’Арк (фр. Jeanne d'Arc, 1412 ел1431 елның 30 мае) — XV гасырда яшәгән игенче кызы, Франциянең милли каһарманы. Йөз еллык сугышта Франция җиреннән инглиз гаскәрләрен куып чыгарырга ярдәм итә.

17 яшендә ул инглизләр камалышында калган Орлеан шәһәрен Франция дофины Карл биргән гаскәр ярдәмендә камаудан коткара. Берничә җиңүдән соң, ул җитәкчелек иткән Франция гаскәре Реймс шәһәрен яңадан яулап ала. Аның нияте һәм ярдәме белән Карл VII’не тәхеткә утырту тантанасы үтә, шулай итеп, тәхет хуҗасы белән бәйле бәхәсле сорау хәл ителә. 19 яшендә дошманнар аңа дини мөртәтлектә гаеп тага һәм ул җәзалап үтерелә. 24 елдан соң католик чиркәү хөкемнең дөрес булмавын исбатлый, Жанна гаепсез җәзаланган дип игълан ителә. 1920 елдан аның исеме «изгеләр» исәбенә кертелә.

Франция Жанна д’Арк дәверендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1337 елда Франция тәхете өчен барган бәхәс нигезендә, Франция һәм Англия арасында Йөз еллык сугыш башлана. Бөтен сугыш Франциядә бара, дип әйтергә була, бу Франция икътисадының тез астына китереп суга. Үзган гасыр Кара үлеменнән соң аякка баса алмаган Франциянең сәүдәгәрләре чит ил базарыннан киселә. Сугышның башлангыч чорларында Англия үзенең басып алу максатларына ирешә, дияргә була, Франция хәлиткеч зур җиңүләргә ирешә алмый.

Жанна туган чакта тәхеттә утырган француз короле Карл VI, акылга камил булмавы аркасында хакимлек итә алмый. Корольнең туганнары Орлеан герцогы Людовик һәм Бургундия герцогы Иоанн II арасында регентлык өчен бәхәс башлый. Бу бәхәс патшабикә Изабелла белән никахтан тыш мөнәсәбәтләрдә гаепләүгә кадәр барып җитә. Ахыр чиктә, 1407 елда Бургундия герцогы Орлеан герцогы өчен үтерүчеләр яллый.

Инглиз короле Генрих V шул ызгыштан файдаланып, 1415 елда Франциягә бәреп керә һәм Азенкур сугышында Франция гаскәрен тар-мар итеп, төньяк шәһәрләрен басып ала. Булачак француз короле Карл VII 14 яшендә, аның дүрт агасы да үлгәннән соң, француз тәхетенең варисы — дофин титулын ала. Ул башкарган рәсми адымнарның беренчесе — 1419 елда Бургундия белән тынычлык килешүен төзү була. Бу килешү шул ук елда Иоанн II’нең үтерелүенән соң юкка чыгарыла. Бургундиянең яңа герцогы Филипп III, атасының үлемендә Карлны гаепләп, Англия белән берләшә һәм Франциянең зур өлеше басып алына.

1436 елда Изабелла Труа килешүендә Карл VI үлгәннән соң Француз тәхете Генрих V-гә тиешлеге һәм аның варислары Изабелланың улы Карлдан өстен булуы белән килешә. Бу килешү аның Орлеан герцогы белән никахтан тыш мөнәсәбәте турында фаразларны яңарта һәм Карлның тәхеткә дәъгва итә алуына карата шик көчәя.

Генрих V һәм Карл VI бер-бер артлы ике ай аерма белән 1422 елда үлеп китәләр. Ике корольлекнең дә монархы булып бала гына килеш Англиянан Генрих VI кала. Генрих V-нең туганы, Бедфорд Иоанн Ланкастрский аның регенты вазифасын били.

1429 елның башына Франциянең бөтен төньяк өлеше диярлек һәм кайсы бер көньяк-көнчыгыш өлешләре чит илләр йогынтысы астында кала. Париж белән Англия, Реймс белән Бургундия хакимлек итә. Соңгы кала Франция өчен аеруча мөһим була, чөнки шунда гадәттә тәхеткә утырту тантаналары үтә. Англия Луарадан төньяктарак король карамагында калган бердәнбер кала Орлеанны камап ала. Каланың камауга каршы тора алырына бер кем ышанмый.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үтерелгән вакытында Жаннага 19 яшь була, димәк ул 1412 еллар тирәсендә туа. 1424 елда, 12 яшьлек чагында, ул беренче мәртәбә чит тавышлар ишетә. Соңыннан язуынча, ул Изге Михаил, Изге Екатерина, Изге Маргаританың тавышларын ишетә һәм алар Жаннага дофинны Реймска аны тәхеткә утырту өчен китерергә боера.

16 яшендә Жанна Вокулёр каласы капитаны Робер де Бодрикурга үзенең корольне тәхеткә утыртырга тиешлеге турында сөйли һәм король сараена үтергә рөхсәт бирүен сорый. Капитанның мыскыллы җавабыннан соң да ул туктап калмый, киләсе гыйнварда ул кире килә һәм Орлеан янында барган яу турында күрәзә итә.

Жаннаның күрәзәсе чынга ашканнан соң Робер де Бодрикураңа тәмам ышанып, король сараена үтергә рөхсәт бирә. Бургундия аша ул ирләр киемендә үтә. Жанна дофинга хат язганда, аны мотлак таныячагын язган була, дофин моны тикшермәк булып, тәхеткә бүтән кешене утырта һәм үзе халык арасына барып баса. Жанна бу сынауны үтә — Карлны таный. Шуннан ул үзенең Ходай тарафыннан илне инглиз явыннан коткару өчен тәгаенләнгәнен әйтә һәм Орлеанны камаудан коткару өчен гаскәр сорый. Соңыннан ул Пуатье шәһәрендә теологик тикшерү үтә. Карл кызны гаскәр башлыгы итеп куярга карар итә. Жаннаның Ходай исеме белән Карлның тәхеткә тулы хокугы булуын раславы бу карарга килүзә мөһим роль уйнай.

Жанна — гаскәр башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жанна д’Арк Орлеан шәһәрен камаудан коткарганда Ш. Ленепвё

Жаннаны гаскәр башлыгы итеп тәгаенләгәннән соң, Жаннага хәрби кием әзерлиләр — Пуатьеда ул ирләр киеме киюгә махсус рөхсәт ала. Жанна өчен кылычны Сент-Катрин-де-Фьербуа чиркәвенән китерәләр. Бу кылыч, халык әйтүе буенча, Карл I’неке була.

1429 елның 29 апрелендә Жанна камалган Орлеан янына килеп җитә. 4 майда ул Сен-лу бастионын ала һәм соңыннан бер-бер артлы җиңүләргә ирешә. 7 майдан 8 майга каршы төнгә инглиз гаскәре кала тирәсеннән чигенергә мәҗбүр була. Шулай итеп, француз гаскәр башлыклары мөмкин түгел дип раслаган эшне Жанна д’Арк дүрт көн эчендә башкара. 8 май көнө Орлеан шәһәренең төп бәйрәменә әверелә, һәм ул әлеге көнгә кадәр бәйрәм ителә. Ә Жаннаны Орлеан кызы дип атыйлар.

Карлның икеләнүе сәбәпле, Жанна Луара шәһәрена таба 9 июньдә генә кузгала. Бу юлы Жанна җитәкчелек иткән гаскәр җитез, тәвәккәл һәм аеруча уңышлы эш итә. 12 июньдә гаскәр Жаржоны, 15 июньдә Мён-сюр-Луарны, 16 июньдә Божансины ала, 18 июндә хәл иткеч Пате чирүе инглиз гаскәрләренең тар-мар ителүе белән тәмамлана.

29 июндә Реймска таба «кансыз яулар» башлана. Король гаскәренә бер кала артыннан икенчесе үз капкасын ача. 17 июльдә Реймс соборында Карлны тәхеткә утырту тантанасы үтә. Тантанага Филипп III килми, һәм Жанна шул ук көндә аңа ярашырга өндәп хат яза.

Тантанадан соң Жанна Карлны, якшы мөмкинлек белән файдаланып, Парижга һөжүм итергә чакыра, әмма ул яңадан икеләнә башлый. Башкалага һөжүм сентябрьдә генә башлана, әмма тиз арада туктатыла. Король гаскәрне Луарага таба борырга боера, ә 21 сентябрдә гаскәриләр өйләренә таратыла.

1430 елның язында яулар яңартыла, әмма сүлпән бара. Майда Жанна бургундецлар камаган Компьень шәһәрена ярдәмгә килә. 23 майда хыянәт аркасында Жанна бургундецларга әсирлеккә эләгә. Король Карл Жаннаны коткару өчен бармакка бармак сукмый. Бургундецлар Жаннаны инглизләргә сата. 1430 елның ноябрендә-декабрендә Жаннаны Руанга китерәләр.

Хөкем ителүе һәм язалануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Жанна җәзалануга кадәр тотылган урын

Жаннаның дингә каршы килүе өчен хөкем ителүе сәясәткә нигезләнә. Корольне тәхеткә утырту Жанна аркасында үтә, шуңа күрә, аңа гаеп тагу — ул утырткан корольнең тәхеткә хокугын икеле итә. Хөкем 1431 елның 9 гыйнварында Руан шәһәрендә башлана. Бу хөкем билгеләнгән тәртипкә бер ничә урында тап килми. 1456 елда Рим папасы Каликст III Жаннаны гаепсез дип игълан итә.

Англия хөкүмәте бу хөкемгә зур әһәмиәт бирә һәм бөтен чыгымнарны үз өстенә ала. Жаннага каршы хөкемне башлар өчен нигез булырлык бер нинди дә дәлил табылмый. Шулай да хөкем башлана, Жаннаның, чиркәү кануннары кушуына карамастан, хокуклар буенча киңәш бирүчесе дә булмый. Жаннаны чиркәү кануннары буенча чиркәү төрмәсендә хатын-кыздан торган сак астында тотарга тиеш булалар, әмма аны сак астында әсир рәвешендә тоталар.

Жанна хөкемдәге сорауларга кыю һәм оста җавап бирә. Әмма хөкем нәтиҗәсе алдан билгеле була. Алдау һәм басым ярдәмендә аңардан дингә каршы килүен тануы турында кәгазьга кул куйдыралар һәм гомерлеккә иректән мәхрүм итәләр. Соңыннан, Жанна гаепне танудан баш тарткач, аның ирләр киемен кабаттан киюен сылтау итеп (үз киеме Жаннадан көч белән тартып алына), дингә яңадан каршы чыгуында гаепләп, Орлеан кызын улем язасына хөкем итәләр. 1431 елның 30 маенда Жанна д’Арк Руан шәһәрендә тереләй яндырыла.

Жаннаның үлеменнән соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөз еллык сугыш Жаннаның үлемененнән соң тагы 22 ел дәвам итә. Англия 1429 елда югалткан өстенлеген кайтара алмай. 1435 елда үткән Аррас килешүендә Бургундия белән Франция яңадан берләшә. Шул ук елда Бедфорд Филипп III үлә һәм Генрих VI яшьли регентсыз кала. Бу Франция тәхетенә бәйле бәхәснең тәмамлануына төп сәбәп була.

Сугыш тәмамланганнан соң, Карл VII Жаннаның хөкемен яңадан карарга боера. Бу карау вакытында хөкемнең тәртип буенча үтүе тикшерелә. Хөкемдә бөтен Европадан руханилар катнаша, 115 шаһиттан сорау алына. 1456 елның июнендә йомгак ясала, 1456 елның 7 июлендә Жанна гаепсезлеге турында игълан ителә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Pernoud R., Clin M. Joan of Arc: Her Story