Jetkinshek

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Jetkinshek latin yazuında])
«Jetkinshek»
«Jetkinshek»
Tөр

балалар һәм яшүсмерләр газетасы


Нигезләнгән

1932

Тел

каракалпакча

Төп офис

Каракалпакстан Республикасы, Нокыс шәһәре, Дуслык урамы, 111 йорт


Веб-сайт: Рәсми сайты

Jetkinshek (Жеткіншек) – Каракалпакстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр газетасы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Jetkinshek” газетасы 1932 елның 20 гыйнварыннан башлап 1550 нөсхәдә иске латин графикасында аена өч мәртәбә чыгарыла башлый. Газетаның беренче редакторы — Максуд Якубов. 1933 елдан аена биш мәртәбә, 500 нөсхәдә басылып чыга башлый, шул вакытта редакторы Наурыз Япаков була.

Икенче бөтендөнья сугышы елларына кадәр газетага Хуҗаморат Таҗиморатов, Исмаил Солтанов, Сапар Корбановлар редактор булып киләләр. Сугыш елларында газета туктап тора. 1958 елдан башлап 10 000 нөсхәдә укучыларга тәкъдим ителә. Моннан соңгы елларда газетага Әденбай Таҗиморатов, Перида Әбдираманова, Пердегөл Эденбаева, Әбдемурат Атабанов һәм Гөлнара Нурлыпесовалар редактор булып киләләр һәм 1972 елда газета тиражы үз тарихында рекорд күрсәткечкә - 39200 нөсхәгә җитә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]