Кәшфи Басыйров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәшфи Басыйров latin yazuında])
(Käşfi Basıyrov битеннән юнәлтелде)
Кәшфи Басыйров

Тугач бирелгән исеме: Кашшаф Хәбир улы Басыйров
Туу датасы: 17 апрель 1906(1906-04-17)
Туу урыны: Бәләбәй өязе, Мәтәүбаш
Үлем датасы: 16 гыйнвар 1943(1943-01-16) (36 яшь)
Үлем урыны: Бөек Ватан сугышында
Ватандашлык: ССБР байрагы
Эшчәнлек төре: хикәяче, тәрҗемәче
Яшәү җире Япеев урамы[1]

Кәшфи Хәбир улы Басыйровтатар язучысы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кашшаф Басыйров 1906 елда Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Кәшфи бик зирәк малай була һәм башлангыч мәктәпне мактау кәгазе белән тәмамлый.

19171921 елларда Бәләбәй шәһәрендәге алты еллык рус-татар мәктәбендә, 19221927 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый. Техникумда укыган елларында К.Басыйров сабакташлары Гази Кашшаф, Фатих Кәримнәр белән бергә әдәби түгәрәк каршында кулъязма журнал чыгара. Шул елларда авыл һәм укучылар тормышыннан алып, Кәшфи дә кыска хикәяләр яза. Техникумны тәмамлаганнан соң, К.Басыйров алты ел чамасы Дүртөйле (Башкортстан), Кукмара (Татарстан) авылларында балалар укыта. 1934 елны Казанга килә, Татгосиздатта тәрҗемәче һәм редактор булып эшли.

1927 елда «Безнең юл» журналында К.Басыйровның «Минем сөюем» исемле хикәясе басылып чыга һәм укучылар тарафыннан уңай бәя ала. Язучы үзенең хикәяләрен «Совет әдәбияты», «Азат хатын», «Чаян» журналларында бастыра.

Кашшаф Басыйров зур күләмле әсәр язу өстендә эшли. Ләкин вакытсыз үлем аның хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Ул 1943 елның 16 гыйнварында кан койгыч бәрелештә һәлак була.

Бөек Ватан сугышыннан соң язучының «Танышлар» дигән китабы басылып чыкты.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Министерство обороны Российской Федерации Подвиг народа — 2010.