Кәшифә Тумашева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәшифә Тумашева latin yazuında])
(Käşifä Tumaşeva битеннән юнәлтелде)
Кәшифә Тумашева
Файл:Kashifa tumasheva .jpg
Туган телдә исем Кәшифә Тумашева
Туган 7 гыйнвар 1906(1906-01-07)
Нөнәгәр, Балтач районы, Татарстан АССР
Үлгән 19 апрель 1978(1978-04-19) (72 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстанның Балтач районы Нөнәгәр авылы
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артист, режиссер
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Кәшифә Тумашева — күренекле татар режиссеры, актрисасы - Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1906 елның 7 гыйнварында Балтач районының Нөнәгәр авылында туган. Кечкенәдән Иркутск шәһәрендәге туганнарында яшәп, шунда мәдрәсә һәм гимназиядә укып, татарча да, русча да яхшы белем ала. Алдынгы карашлы укытучылары Кәшифәне әдәби-музыкаль кичәләргә тарталар. Революциядән соң шәһәрдә татар драма түгәрәге оеша. Аның белән укымышлы егет Рәхим Тумашев җитәкчелек итә. Кәшифә дә шушы түгәрәккә актив йөри һәм сәхнәгә Кәшифә Зауральская исеме белән чыга. Шушы түгәрәктә бергә эшләү соңыннан аларның матур гаилә төзүенә сәбәп була.

1921 елда Семипалат шәһәрендә профессиональ татар театр труппасы оеша һәм Рәхим белән Кәшифә шунда чакырыла. Биредә алар «Зөләйха», «Тигезсезләр», «Яшь гомер», «Таһир-Зөһрә» һ.б. күп спектакльләрдә уйныйлар, аларда Кәшифә төп рольләрне башкара. Шушы чорда Кәшифәдә режиссер булу теләге уяна. Аны тормышка ашыру теләге белән Тумашевлар 1923 елда Казанга кайталар. Ул Татар театр техникумында укый башлый. 1926 елда укуын тәмамлый һәм профессиональ театр артисты һәм режиссер дипломы ала. Аны техникумда режиссер-педагог итеп эшкә калдыралар. 1928-1931 елларда бер үк вакытта Татарстан радиосында эшли.

1931 елда К.Тумашева Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. Әмма ире үлү сәбәпле укуын туктатып торырга мәҗбүр була. Шулай да, бик зур матди кыенлыклар кичерүенә карамастан, 1939 елда институтны тәмамлауга ирешә һәм Казанга кайтып Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли башлый. Бу Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы аякка басу чорларын эченә алган гаять авыр һәм катлаулы еллар була. Шушы чорда К.Тумашева театр сәхнәсендә утызга якын спектакль куя.

Академия театрында зур тәҗрибә туплаган К.Тумашева 1955 елда Республика татар күчмә театрына баш режиссер итеп билгеләнә. К. Тумашева Татар театр техникумында, аннан соң академия театры каршында оештырылган студиядә актерлык осталыгы дәресләре укытып бик күп сәләтле яшьләрне һөнәри осталыкка өйрәтә, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җитәкчеләр хәзерләү өчен оештырылган драма студиясендә укыта.

К.Тумашева режиссер Равил Тумашев, архитектура докторы Нияз Халитов һ.б. күренекле шәхесләрне биргән Тумашевлар династиясенең нәсел башы.

1956 елда Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. 1978 елның 19 апрелендә Казанда вафат булды. Яңа Бистә зиратына күмелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]