Һиндыба

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һиндыба latin yazuında])
(Künayaq битеннән юнәлтелде)
Һиндыба
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cichorium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Cichorieae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр C. intybus[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2603[7]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/asterales/asteraceae/cichorium
 Һиндыба Викиҗыентыкта

Һиндыба яки буын чәчәк, күнаяк (лат. Cichórium) — Астралар яки оешма чәчәклеләр гаиләлегеннән вегетатив органнарында сөтчел сыекча булган, үзәк тамырлы, икееллык һәм күпьеллык үләнчел үсемлек.

Гади һиндыба күренеше

Ыругка ике үстерелә торган төр һәм 4-6 кыргый төр керә.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндыба чәчәге

Һиндыба үзәк тамыры озынлыгы 1,5 м га кадәр җитә. Ботаклары нык читкә тайпылган, өскә таба бераз нечкәрәләр. Тамыр тирәсе яфраклары кисек-каурыйсыман, сирәк кенә — бөтен, әмма тешле читле, яфрак төпләрендә әкренләп сапларга таба нечкәрә бара. Сабак яфраклары күп түгел, кечкенә, утырма, яф­рак төбе сабакны уратып алган. Чәчәкләре 1-4 см диаметрлы, өске һәм урта яфраклар­ның куентыкларында күпсанлы кәрзиннәр булып урнашканнар. Барлык чәчәкләре телсыман, ягъни аларда таҗ яфраклары җәймәгә биш теш белән кушылып үскән, зәңгәр, ике җенесле. Җимешләре — 2—3 мм озынлыктагы, кыска бүрекле озынча орлыклар. Июньнән башлап соң көзгәчә озак вакыт чәчәк ата һәм җимеш бирә.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндыбаның ватаны Урта диңгез буйлары булып санала. Шулай ук бөтен Ауразиядә, Төньяк Африкада, Америкада, Австралиядә, Яңа Зеландиядә дә үсә.

Һиндыба махсус итеп үстерелә, шуның өчен бөтен кырлар бирелә.

Төньяк районнардан тыш, Россиянең барлык территориясендә диярлек очрый. Болыннарда, елга үзәннәрендә, урман аланлыкларында, торак пунктларда, бакчаларда, юл буйларында үсә.

Гади һиндыбаны юан үзәк тамыры өчен үстерәләр.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анда инулин бик күп (60% ка кадәр), Шулай ук интибин гликозиды (ул тамырларга үзенчәлекле әче тәм бирә), пектин, холин, аксымнар, майлар, сумалалар бар. Сөтчел согында әче лактуцин матдәсе, чәчәкләрендә цикорин гликозиды табылды.

Файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпләгән халыклар медицинасында һиндыбаның тамырларын һәм җир өсте өлешен (үләнен) файдаланалар. Медицина максатларында кул­лану өчен кыргый һиндыбага өстенлек бирелә, чөнки анда әче матдәләр күбрәк.

Тамырларыннан фруктоза һәм спирт алырга мөмкин. Әмма аларның иң төп әһәмиятләре -— каһвәне алыштыра алуда яки аңа кушылма булу­да.

Һиндыба эчемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндыбадан эчемлекне еәзерләү өчен кисәкләргә туралган тамырларны кыздыралар да аннары порошок итеп төяләр. Кыздырганда инулин һәм фруктоза бе­раз карамельләшәләр, «каһвә»гә охшаш эчемлек порошогыннан алына торган бу­яуның куелыгы да шуның белән тәэмин ителә, һиндыба порошогын еш кына натураль каһвәгә да кушалар (иң яхшысы — 3 өлеш каһвәгә 1 өлеш һиндыба). Чиста хәлдә һиндыба эчемлеген 0,5 л суга 1 аш кашыгы по­рошок исәбеннән ясыйлар, 2—3 минут кайнаталар һәм марля аша сө­зәләр.

Ашамлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәмле яшел ризык алу өчен, һиндыбаның салат сортын үстерәләр, җиңелчә гипогликемик тәэсире өчен, андый сортларны диабет вакытын­да диетик ризык буларак файдаланалар.

Шифалы үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

һиндыба препаратларын, әчелек буларак, аппетитны ачу һәм ашка­заны, эчәклек эшчәнлеген яхшырту өчен, бигрәк тә гастрит, энтерит, колит вакытында, аеруча еш кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайна­ган суга 2 чәй кашыгы вакланган тамыр исәбеннән ясыйлар, сөзәләр, суынганнан соң, ашар алдыннан 1/3—1/2 әр стакан эчәләр. Кайнатма­сын 1 стакан кайнаган суга 1 чәй кашыгы тамыр исәбеннән әзерлиләр, 30 минут кайнаталар, сөзәләр, төнәтмә кебек үк эчәләр. Сулы төнәтмә һәм кайнатмалары үт-сидек кудыру тәэсиренә ия булганлыктан, алар- ны бавыр, үт куыгы һәм бөерләр авыртканда кулланалар.

Тамырлары яки яфракларының каты кайнатмасы йөрәк авыруы белән бәйле шешенүләр вакытында, сидекне яхшы кудыргыч буларак файдаланыла. Сидек кудыру белән бергә, һиндыба йөрәк эшчәнлеген дә арттыра. Андый очракларда кайнатманы 1 стакан суга 1 аш кашыгы вакланган чимал исәбеннән ясыйлар, көнгә 3 тапкыр 1/3 әр стакан эчәләр. Еш кына һиндыбаны хәл кертүче чара буларак та кулланалар. Мәсәлән, Кавказда каты кайнатмасын яки төнәтмәсен хәлсезлек вакы­тында ашар алдыннан даими эчәләр, кайчак сабакларын һәм яфракла­рын да кулланалар. Азканлылыктан көнгә 3—4 тапкыр бер ай дәвамында яңа алынган согын (ярты стакан сөткә 1 аш кашыгы сок) эчәргә куша­лар. Халыкта һиндыбаның тынычландыру үзлеге күптән билгеле, һәм шуңа күрә дә аны нервлар артык ярсыганда, истерия, ипохондриядән эчәргә тәкъдим итәләр. Кыргый һиндыбаның чәчәкләре төнәтмәсе үзәк нерв системасына тынычландыргыч тәэсир итә. Шуңа да карамастан, тынычландыручы чара буларак, һиндыба валериан, сукыр кычыткан, патриния һәм кайбер башка үсемлекләр белән ярыша алмый.

һиндыбаны әле тагын кан чистарткыч һәм матдәләр алмашын ях­шыртучы чара буларак та файдаланалар. Тире авырулары, аерым ал­ганда, тире тимгелләре, бетчә һәм чуан басканда төнәтмәләрен эчертәләр. Катырак кайнатма һәм төнәтмәләрен, озак төзәлми торган яра­ларны, җәрәхәт һәм тимрәүләрне дәвалау өчен, примочка кую һәм юу өчен кулланалар. Кайчак тимрәүләрне үләненең каты кайнатмасы яки төнәтмәсеннән (1:10) примочкалар куеп дәвалыйлар, ә балаларда диа­тез вакытында ванналар ясыйлар. Кайнатма һәм төнәтмәләрен тыштан кулланганда, үсемлекнең, ялкынсынуга каршы тору үзлеге белән бергә, фитонцидларының микробларга каршы тору сыйфатлары да файдала­ныла. Кавказда яра, җәрәхәтләрне төзәтүче чара буларак, сабакларын җылытып алына торган сумаласыман массаны кулланалар, ә Урта Азия­дә элек-электән тиренең эренле авыруларын, озак төзәлми интектергән яраларны һәм лейшманиозны һиндыба көле белән дәвалыйлар.

һиндыба үләнен июнь-августта әзерлиләр, шундук кояшта кип­терәләр. Тамырын сентябрь-октябрьдә яки иртә язда казып алалар. Та­мырларны яңгыр яуганнан соң җыярга тәкъдим итәләр, чөнки ул чакта аларны йомшарган җирдән йолкып алу җиңеләя. Җыелган тамырлар­ны мичтә яки киптергечләрдә киптерәләр. Коры тамырлар бөгелми, ә шартлап сына. Чималны коры бинада сакларга кирәк[8].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 80(1) / мөхәррир Y. Ling, C. Shih — 1997.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-09-21, retrieved 2016-05-01