Камил Җиһаншин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камил Җиһаншин latin yazuında])
(Kamil Cihanşin битеннән юнәлтелде)
Камил Җиһаншин
Туган телдә исем Камил Фәрухша улы Җиһаншин
Туган 15 март 1950(1950-03-15) (74 яшь)
Туймазы районы Кандра авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Нижгар дәүләт технология университеты[d]
Һөнәре язучы, бизнесмен
Җефет Татьяна Зиновий кызы
Балалар 2 улы, 3 кызы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (2012)

Камил Җиһаншин, Камил Фәрухша улы Җиһаншин (1950 елның 15 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Кандра районы, Кандра-Әмин) – язучы, РФ (2011) һәм БР (2004) атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев (2012) һәм Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Президенты (2019) премияләре лауреаты. РФ һәм БР язучылар берлеге әгъзасы (1995). Туймазы районының Мактаулы гражданины (2021). Башкортстанның халык язучысы (2022).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Юлаев премиясен тапшыру. 2012.

1950 елның 15 мартында БАССР Кандра районы Кандра-Әмин (хәзер Туймазы районы Кандра) авылында хәрби әфисәр гаиләсендә туган. Балачагы һәм үсмер чагы Ерак Көнчыгышта үткән. Ерак Көнчыгыш политехника институтында укый (1967-1972, укып бетерми), Горький политехник институтын тәмамлаган (1973). «Башнефть» элемтә идарәсендә радиоэлемтә инженеры булып (1973-1974, 1976-1988), Хабарау крае Лазо районы промысел хуҗалыгында аучы булып (1974-1975), БАССР көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгында элемтә хезмәте башлыгы булып (1988-1991) эшли. Уфадагы «Эхо» ЯАҖ директоры (1991-2001), «Шок» ҖЧҖ генераль директоры (2001-2003), «Вымпелком» (Билайн) ААҖ Уфа филиалы директоры (2003-2004), «Мәскәү Банкы»ның Уфадагы филиалы директоры урынбасары (2005 елдан).[1]

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кыргый җәнлекләрне яклау республика фонды» рәисе (1993 елдан). «Урманны яклаучы» (Рыцарь леса) , «Уфа сусары» (Уфимская куничка), «Туймазы районы сәләтле балалары» (Юные дарования Туймазинского района) премияләрен гамәлгә куючы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус телендә иҗат итә. Беренче китабы - «Маха, или История жизни кунички» (1992) «Уральский следопыт» журналында 300 000 тираж белән басыла. «Тайга хикәяләре» (1998), «Щедрый Буге» (1996), «Боцман» (2002) повестьларында табигатьнең гүзәллеген тасвирлый. «Скитники» (2004), «Золото Алдана» (2010) романнары старообрядецлар язмышын сурәтли. К. Җиһаншинның әсәрләрен Әмир Әминов тәрҗемә иткән.

Сәяхәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа китапларына материал эзләп, Русиядә (Ерак Көнчыгыш, Көнчыгыш Себер, Поляр Урал, Көньяк Урал, Кавказ) һәм чит илләрдә (Һималай, Непал, Танзания, Занзибар, Патагония, Утлы Җир, Перу, Чили, Боливия, Килиманджаро вулканы, Әләскә, Эквадор, Гватемала) кеше аягы басмаган җирләргә сәяхәтләрдә (Рус география җәмгыяте белән берлектә) катнаша.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2004)
  • Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (2011)
  • Салават Юлаев премиясе (2012)
  • С. Злобин премиясе (2001)
  • Э. Володин (Империя мәдәнияты) премиясе (2004)
  • А. Толстой премиясе (2006)
  • 2019 – Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Президенты премиясе ― балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әсәрләр өчен.
  • 2021 – Туймазы районының Мактаулы гражданины[2]
  • 2022 ― Полярник һәм язучы Виталий Маслов исемендәге Бөтенроссия әдәби Арктика премиясе («Заманча проза» номинациясендә җиңүче) ― «Хождение к Студеному морю» (тат. Котып диңгезенә сәяхәт) ) романы өчен [3].
  • 2022 ― Башкортстанның халык язучысы (2022) [4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар