Карина Абдуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карина Абдуллина latin yazuında])
(Karina Abdullina битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Карина Абдуллина
Карина Абдуллина 1.jpg
Туган телдә исем Карина Заур кызы Абдуллина
Туган 13 гыйнвар 1976(1976-01-13) (42 яшь)
Казакъстан, Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
КазакъстанFlag of Kazakhstan.svg Казакъстан
Альма-матер Казахская национальная консерватория имени Курмангазы[d]
Һөнәре җырчы
Ата-ана
  • Заур Ришат улы, җырчы (баритон) (әти)
  • Ольга Львова, концертмейстер (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Казакъстанның I президенты фонды премиясе (2009)

Карина Абдуллина (Карина Заур кызы Абдуллина) – Русия һәм Казакъстанның эстрада җырчысы. «Мюзикола» дуэтында җырлый. Ришат Абдуллинның оныгы. Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе (2013).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мюзикола» дуэтындагы образы
Карина Абдуллина

1976 елның 13 гыйнваренда Алматыда атаклы һөнәри музыкантлар гаиләсендә туган. Әтисе Заур Ришат улы – опера җырчысы, әнисе Ольга Львова – опера театрында концертмейстер. Бабасы – Ришат Абдуллин (1916-1988), баритон, ССРБ халык артисты. Бабасының игезәге – Мөслим Абдуллин (1916-1996), тенор, Казакъстан ССР халык артисты. Икетуган абыйсы - Алибәк Днишев, ССРБ халык артисты. Икетуган апасы – Зөһрә Абдуллина, опера театрында концертмейстер. 6 яшендә Куляш Байсәетова исемендәге республика махсус музыка мәктәбенә укырга керә, шунда 11 ел фортепьяно сыйныфында (В. Тебенихин, М. Сарсенбаева сыйныфы) белем ала. Курмангазы исемендәге Алматы консерваториясен фортепьяно (Н. Измайлов сыйныфы) буенча тәмамлый (1998).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 11 яшендә Абай исемендәге Казакъ опера һәм балет театрында Даргомыжскийның «Су кызы» (Русалочка) операсында нәни су кызын уйный.
  • 13 яшеннән Алматы пионерлар сараенда оешкан «Квант» ВИАсында җырлый.
  • 17 яшендә Мәскәүдә «Иртәнге йолдыз» (Утренняя звезда) телевизион ярышында Гран-при яулый.
  • Джордж Бенсон, Ал Джерроу, Джордж Майкл, Майкл Джексон, Фил Коллинз иҗаты белән таныш була.

«Мюзикола» дуэтында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елдан «Мюзикола» дуэтында җырлый. Дуэт өчен җырларның күпчелеген (70 тән артык) Карина үзе яза. Елена Дединская, Нәҗип Вилданов, Карен Кавалерян, Шомишбай Сариев һәм Еркеш Шакеев белән язган җырлары бар. Гитарачы Булат Сыздыков белән Нью-Йоркта узган халыкара «Big Apple music 96» конкурсында I урын ала. Дуэт 8 альбом чыгарган.[2]

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 - «Мостафа Шокай» (реж. Сатыбалды Нарымбетов) – баш рольдә

Дискографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 - Ак күлмәкле кызчык (Девочка в платьице белом) Polygram Russia
  • 1998 - «Иллюзия» (кәссит) Alien flyers records
  • 2000 – Мин сине онытмам (Я не забуду тебя) WWW Records
  • 2001 – Хыял юллары (Арман жолдар) (сингл)
  • 2002 – Җырлар (Песни) (җыентык)
  • 2003 – Алматы белән Мәскәү арасында (Между Алматой и Москвой) Карипа рекордз
  • 2004 – Ачы шоколад (Горький шоколад)
  • 2005 - Арман жолдар
  • 2006 - Musicola. The Best (СD + DVD)
  • 2007 - Арман жолдар + Кок орiк" (икенче басма)
  • 2007 – Җырчы кыз һәм саксофон (Певица и саксофон) (Карина Абдуллинаның авторлык шәлкеме)
  • 2008 – Һәрвакыттагыча (Как всегда)
  • 2011 - Арман жолдар + 3 яңа җыр (яңа басма)
  • 2012 – Йөрәк авазы (Voice of the heart)
  • 2013 - Минем утым (Мой огонек)

Шигърият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 – Хыял-кыз (Девушка-мечта) китабы – «Казакъстанның I президенты фонды» премиясе

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елда министрлык заказы буенча Русия МЧС гимны сүзләрен һәм көен яза.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1994 - «Иртәнге йолдыз» (Утренняя звезда) телевизион ярышы (Мәскәү) - Гран-при
  • 1996 - халыкара «Big Apple music 96» конкурсы (Нью-Йорк) - I урын
  • 2009 - «Казакъстанның I президенты фонды» премиясе
  • 2013 - Казакъстан Республикасының атказанган эшлеклесе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]