Киров өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киров өлкәсе latin yazuında])
(Kirov ölkäse битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Русия Федерациясе субъекты
Киров өлкәсе
Кировская область
Flag of Kirov Oblast.svg Coat of arms of Kirov Region.svg
Байрак Герб

Kirov in Russia.svg

Башкала

Киров

Мәйдан

30-нче

- Барлыгы

- Су

120 374 км²[1]

0,5%

Халык саны

36-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

1 341 265 кеше (2010)

11 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

50-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

166,2 млрд. сум [2] (2010)

107,2 мең сум

Федераль округы

Идел буе

Икътисади районы

Идел-Нократ

Рәсми тел(ләр)

урыс теле

Губернатор

Игорь Васильев (в.б)[3]

Законнар чыгару Җыелышы рәисе

Владимир Быков[4]

РФ субъекты коды

43

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Бүләкләр:

Order of Lenin.svg

Ки́ров өлкәсе́Рәсәй Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Мәйданы - 120 800 км².

Өлкә үзәге – Киров шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Рәсәй субъекты
Төньяк Коми Республикасы, Архангил өлкәсе
Көнчыгыш Пермь өлкәсе, Удмуртия Республикасы
Көньяк Татарстан, Мари Ил
Көнбатыш Вологда өлкәсе, Кострома өлкәсе, Нижгар өлкәсе

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәнең уртасында - Вятские Увалы калкулыгы, көньяк-көнчыгышында - Төньяк Чулман калкулыгы, төньягында - Северные Увалы калкулыгы.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәсендә 19753 елга бар. Северные Увалы калкулыгы ике (Идел һәм Төньяк Двина) елга бассейнны булә. Эре елгалар — Нократ, Молома, Пижма, Луза, Кобра, Чүпче.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйнварның урта температурасы -13...-15 °C, июльнең урта температурасы +15...+17 °C. Максималь температуралар +38...+40 °C-ка җитә, минималь температура -45...-50 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500-680 мм.

Табигать байлыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агачлар (күбесенчә ылыслы), фосфоритлар, торф, җәнлек мехы, су һәм җир ресурслары. Минераль чимал запслары да бар: известьташлар, мергельләр, балчыклар. Кечкенә нефть запаслары бар; бетонит балчык ятмалары.

Киров өлкәсендә Аурупада иң зур фософоритлар чыганагы урнаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Вятка губернасы, Киров крае

Славяннар бу җирләрдә XIV гасырның икенче яртысында күпләп күчеп килә башлаганнар. Бу җирләрнең төп халыклары - фин-угыр һәм төрки кабиләләре.

1796—1929 елларда хәзерге өлкәнең җирләре Нократ губернасы составында булганнар. 1929—1934 елда Нижгар өлкәсе (1929 елның июленнән - Нижгар өлкәсе, 1932 елдан - Горький крае) составында. 1934 елда аның составыннан Киров крае буларак аерылып чыгарылган. 1936 елның декабрьдән - Киров өлкәсе.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Киров өлкәсе халкы, Киров өлкәсе татарлары

Шәһәрләрдә халыкның 72,1% өлеше яши (2009)

2002 ел

Торак пунктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киров өлкәсенең эре шәһәрләре

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

Киров, Лепсе мәйданы
Киров

1 Киров 473 668 11 Белая Холуница 11 232
2 Кирово-Чепецк 80 920 12 Зуевка 11 198
3 Нократ Аланы 35 159 13 Кирс 10 420
4 Слабутски 34 462 14 Өрҗем 10 213
5 Котельнич 24 979 15 Вахруши 9 715
6 Омутнинск 23 618 16 Нулин 9 556
7 Яраң 17 252 17 Малмыж 8 265
8 Советск 16 592 18 Оричи 7 962
9 Сосновка 11 960 19 Мурыгино 7 665
10 Луза 11 262 20 Восточный 7 223
2010 елның җанисәбе буенча


Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Kirov oblast city.svg

Районнар

Шәһәр округлары:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгатьнең төп тармаклары: машиналар төзү һәм металл эшкәртү; кара һәм төсле металлургия; химик, агач, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь; җиңел һәм азык-төлек сәнәгате.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалаыгында төп тармагы - терлекчелек.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кировта "Победилово" аэропорты урнаша.

Киров өлкәсе аша үтә торган тимер юллар Русиянең үзәкне Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән (Транссиб) элемтә урнаштыралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]