Китапханә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Китапханә latin yazuında])
(Kitapxanä битеннән юнәлтелде)
Китапханә
Сурәт
Изгенең көне 24 октябрь[1]
Оешма җиткәчесе вазыйфасы китапханә мөдире[d]
Кайда өйрәнелә китапханәчелек[d] һәм library assessment[d]
Эчтәлеге библиотечный фонд[d]
Үрнәк элементы Лауренциана китапханәсе[d], Британ китапханәсе[d], Ватикан китапханәсе[d], Нью-Йорк халык китапханәсе[d], Япониянең милли парламент китапханәсе һәм Александрия китапханәсе[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Мирас институтлары[d]
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d]
Моның каршысы antilibrary[d]
Эпонимик төркемнәр төркеме Төркем:Китапханәләр буенча аталган төркемнәр[d]
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/library[2]
 Китапханә Викиҗыентыкта
Британ музееның мәшһүр уку залы (1857 елда ачылган)

Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина. Хәзерге вакытта китапханәләрдә шулай ук электрон язмалар сакланырга мөмкин.

Китапханә төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли китапханәнең максаты булып шушы дәүләттә чыгарылган, аңа берәр бәйләнеше яки укучыларның ихтыяҗы булган барлык әдәбиятның саклануын һәм укучыларга аларны уку өчен уңай шартларны тәэмин итү тора. Милли китапханәләрдә мөһим булган басмаларның иң кимендә бер данәсен булдыру өчен нәшер итүчеләргә басманың бер данәсен бу китапханәләргә җибәрү шарт буларак куела. Россиядә ике милли китапханә бар — берсе Мәскәүдә (Россия дәүләт китапханәсе), икенчесе Санкт-Петербургда (Россия милли китапханәсе).

Өлкә китапханәләре милли китапханәләрнең филиаллары ролен уйныйлар. Мондый китапханәләрнең булуы үзәктән еракта урнашкан регионнар өчен аеруча әһәмиятле. Урал һәм Себер өлкә китапханәләренә шулай ук басмаларның бер данәсе зарури рәвештә җибәрелергә тиеш.

Шулай ук киң кулланылышта булган әдәбият белән тәэмин итүче китапханәләр, уку йортлары китапханәләре, сукырлар өчен һәм махсус әдәбият (ноталар, дәүләт стандартлары, рәсми документлар һ.б.) саклаучы китапханәләр һ.б. була.

Китапханәләр тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче китапханәләр безнең эрага кадәр үк борынгы Көнчыгышта килеп чыга. Гадәттә беренче китапханә буларак б.э.к. 2500 елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе санала. Мисырда яңа патшалык чорында Рамзес II 20 000 папирусны бер урынга җыюга ирешә. Иң танылган борынгы чор китапханәсе — б.э.к. VII гасырда Әссүрия патшасының Ниневиядәге сараендагы чөй язулы балчык тактачыклар китапханәсе. Тактачыкларның төп өлеше хокукый мәгълүмат ташый.

Шулай ук заманында зур гыйлем үзәге булып б.э.к. III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән китапханә тора.

Дөньяда иң зур китапханәләр[3][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Урнашуы Саклау берәмлекләре саны
1 Британия китапханәсе Бөек Британия байрагы Бөекбритания, Лондон 150 млн
2 Конгресс китапханәсе АКШ байрагы АКШ, Вашингтон 145 млн
3 Нью-Йорк ачык китапханәсе АКШ байрагы АКШ, Нью-Йорк 53,1 млн
4 Россия дәүләт китапханәсе Россия байрагы Россия, Мәскәү 42,7 млн
5 Россия милли китапханәсе Россия байрагы Россия, Санкт-Петербург 35,7 млн
6 Милли парламент китапханәсе Япония байрагы Япония, Токио, Киото 35,6 млн
7 Франция милли китапханәсе Франция байрагы Франция, Париж 31 млн
8 Дания милли китапханәсе Дания байрагы Дания, Копенһаген 30,2 млн
9 Кытай милли китапханәсе Кытай байрагы Кытай, Пекин 27,8 млн
10 Россия фәннәр академиясе китапханәсе Россия байрагы Россия, Санкт-Петербург 26,5 млн

Татар электрон китапханәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]