Кристиан Ланге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кристиан Ланге latin yazuında])
(Kristian Lange битеннән юнәлтелде)
Кристиан Лоус Ланге
Туган телдә исем норв. Chistian Lous Lange
Туган 17 сентябрь 1869(1869-09-17)
Ставангер
Үлгән 11 декабрь 1938(1938-12-11) (69 яшь)
Осло, Норвегия
Күмү урыны Вестре Гравлюнд[d]
Ватандашлыгы Норвегия байрагы Норвегия
Әлма-матер Осло университеты[d] һәм Stavanger Cathedral School[d]
Һөнәре тарихчы, сәясәт белгече, язучы, антивоенный активист, дипломат, сәясәтче
Балалар Carl Viggo Lange[d], Хальвард Ланге[d], August Lange[d] һәм Thora Manthey Lange[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1921 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Кристиан Лоус Ланге Викиҗыентыкта

Кристиан Лоус Ланге (норв. Chistian Lous Lange; 17 сентябрь 1869 ел11 декабрь 1938 ел) — норвегияле сәясәтче, Парламентара берлекнең генераль сәркатибе. 1921 елда Карл Брантинг белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ланге 1869 елда Ставангерда туа. Осло университеты 1893 елда гуманитар фәннәр магистры дәрәҗәсе белән тәмамлый. 1909 елда Парламентара берлекнең генераль сәркатибе вазифасына керешә, шуңа күрә берлекнең штаб-фатиры урнашкан Брюссельга күченә. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, оешма Норвегиягә күченә, ә Ланге аның эшчәнлеген үзе генә диярлек алып бара. Сугыштан соңгы чорда ул Берлекнең эшен яңадан башлар өчен бик тырыша, ә 1921 елда Женевада сугыштан соң беренче конференцияне оештыра. Шул ук елны ул Карл Яльмар Брантинг белән Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. Аның Нобель лекциясе интермилләтчелеккә багышланган була. Соңрак ул Милләтләр Лигасының эшчәнлегендә катнаша һәм анда Норвегия вәкиле булып тора.

Кристиан Ланге 1938 елның 11 декабрендә вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]