Ливан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ливан latin yazuında])
(Löbnan битеннән юнәлтелде)
Лөбнан
Байрак
Илтамга
Шигарь Lebanon Passion for Living Edit this on Wikidata
Башкала Бәйрут
Халык саны 6 100 075 (2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 22 ноябрь 1943 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00, UTC+03:00, Көнчыгыш Аурупа вакыты, Көнчыгыш Аурупа җәй вакыты
Рәсми тел гарәп теле
География
Мәйдан 10,452 км²
Координатлар 33.83333°N 35.76667°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Лөбнан президенты
Карта
Икътисад
ТЭП 23 132 миллион US$ (2021) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Лөбнан фунты
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.714 (2014)[2]
КПҮИ 0.706 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 79.584 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 31.8 (2011)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
Телефон коды +961
ISO 3166-1 коды LB
ХОК коды LBN
Интернет домены .lb
Лөбнан. 1-Көньяк Лөбнан, 2-Нәбәтия, 3-Таулы Лөбнан, 4-Бикәә үзәне, 5-Төньяк Лөбнан

Лөбна́н (гарәп. لبنان‎, Лүбна́н), рәсми исеме Лөбнан Җөмһүрияте (гарәп. الجمهورية اللبنانية‎, әл-Җүмһуриййә әл-Лүбнаниййә) – Урта диңгезнең көнчыгышында урнашкан кечкенә дәүләт. Аның көнчыгыш һәм төньяк ягында Сүрия урнашкан,ә көньягында Израил.

Лөбнан халкы 4 миллион тирәсе. Бу ил гарәп дөньясында дини яктан нык аермлануы белән үзенчәлекле. Лөбнанда, дәүләтне җәмгыятьнең дини бүленешеннән чыгып төзелгән, конфессионализм дигән сәяси система эшли.

Гражданнар сугышына(1975-1990) хәтле Лөбнан чәчәк аткан ил, гарәп дөньясының финанс һәм банклар башкаласы була. Сугыштан соң икътисадны торгызу башлана, ләкин Израил белән сугыш дәүләтне яңадан хаос хәленә китерә. Бу сугыш нәтиҗәсендә Лөбнан халкы авыр югалтуларга дучар була, йөзләгән мең кеше качкын хәленә кала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Лөбнан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Лөбнан территориясендә беренче торак урыннар б. э. кадәр 6 мең ел элек барлыкка килә башлый. Библос тирәсендә археологлар борынгы кораллар табалар. Кайсыбер кораллар бу җирдә балык тоткан кабиләләрнең неолит чорында ук(б. э. кадәр 8 – 7 мең еллар элек) яшәгәннәрен күрсәтә.

Лөбнан Урта диңгезнең ярлары буенда урнашкан, диңгез сәүдәсе белән алга киткән Финикия дәүләтенең ватаны була. Финикиянең чәчәк атуы б. э. кадәр 1200-800нче елларга туры килә. Б. э. кадәр VI гасырда Финикия Бөек Кир II җитәкчелегендәге фарсыларга буйсына. Б. э. кадәр 322нче елда Александр Македонлы басып ала, ә б. э. кадәр 1нче гасырда Рим Империясенә буйсына башлый. Гарәб яулары белән Лөбнанга ислам үтеп керә.

Лөбнан Урта гасырларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XII гасырда Иерусалим корольлеге, 1261-1516 Мисыр, 1517–1918 Госманлы империясенең бер өлеше булып тора.

Лөбнан XX гасырда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918нче елдан, Госманлы империясе Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелгәннән соң, Лөбнан 1943нче елга кадәр сузылган Франция протекторатына эләгә. 1943нче елда, Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә бәйсезлек ала. 1975–1990нчы елларда Сурия һәм Израил катнашуы аркасында катлауланган, мөселман һәм христиан җәмгыятьләре арасында Гражданнар сугышы була. 1982нче елда Израил үзенең гаскәрләрен Лөбнан территориясенә кертә, Бәйрутны ала, ә Лөбнанның көньягын 2000нче елга кадәр оккупациядә тота.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лөбнанда 1943нче елдан бирле яшәгән конфессионализм дәүләт төзелеше, Франциядән бәйсезлек алганнан соң барлыкка килә. Илнең сәяси тормышында бөтен дини конфессияләр дә катнаша алсын өчен, түбәндәге тәртип эшли: илнең президенты – нәсари- маронит, премьер-министр – сөнни мөселман, парламент спикеры – шигый мөселман. Конституция буенча Лөбнан – парламент җөмһүрияте.

Закон чыгаручы орган булып Вәкилләр Мәҗлесе – Лөбнан парламенты тора. Мәҗлестә вәкилләр булып 64 мөселман (27 сөнни, 27 шигый, 8 друз, 2 галәви) һәм 64 нәсари (34 маронит, 14 грек ортодоксгы, 7 грек католигы, 5 әрмән ортодоксгы, 1 әрмән апостольлесе, 1 протестант һәм 1 билгеләнмәгән) тора.

Президент Вәкилләр Мәҗлесе тарафыннан 6 елга һәм 1 тапкырга гына сайлана. Президент Мәҗлес тәкъдименнән чыгып премьер-министрны һәм аның 1нче урынбасарын билгели. Премьер-министр президент һәм мәҗлес белән киңәшләшеп, дини бүленеш буенча министрлар кабинетын төзи.

Лөбнанда сәяси фиркаләр дә дини бүленеш буенча төзелгән. Бу фиркаләр алдан билгеләнгән сәяси урыннар өчен көрәшәләр.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лөбнан Якын Көнчыгышта, Урта Диңгез яры буенда урнашкан. Диңгез яр буе 210 км га кадәр сузылган. Диңгез ярына параллель рәвештә 2 тау тезмәсе урнашкан: Лөбнан сырты (Җәбәл Лүбнан), Көнчыгыш Урта диңгез яры буендагы иң зур тау массивы һәм Көнчыгыш сырт (Җәбәл әш-Шәркый). Бу тауларда Көнчыгыш Урта диңгез яры буеның иң зур өч елгасы башлана: әл-Аси, әл-Литани һәм әл-Урдун (Үрдүн). Яр буеда әс-Сәһл тигезлеге урнашкан.

Лөбнанда өч климатик зона бар: яр буе, таулар һәм өчке өлкәләр. Диңгез яр буенда җылы җәйле һәм кышлы субтропик климат. Тауларда һәм тау битләрендә салкынча кышлы, уртача җәйле климат. Лөбнан һәм Көнчыгыш сыртлары арасында урнашкан Бәкаа үзәнендә кызу һәм коры җәйле, салкын кырыс кышлы континенталь климат.

Яр буенда инҗир, зәйтүн, цитрус, банан, йөзем, кипарис, пальма агачлары, югарырак биеклекләрдә алма, шәфталу, өрек, чикләвекләр үсә. Лөбнанның символы булган эрбет агачлары бик аз күләмдә, 1000-2000 метр биеклектә генә сакланып калганнар.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лөбнан 6 өлкәгә(мүхафәза гарәб.محافظة ) бүленә. Ә бу өлкәләр, үз чиратында 25 районга бүленәләр.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка гарәб илләре белән чагыштырганда Лөбнанда туризм, сәүдә, банк эше алга киткән, ләкин сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы икътисадта зур роль уйнамыйлар. Илдә киеренке хәл саклану сәбәпле, икътисади тормышны җайга салу бик акрын темплар белән бара.

Тышкы сәүдәнең роле бик зур. Илнең азык-төлеккә, чималга, машина һәм җиһазларга ихтыяҗы импорт аркасында канәгатьләндерелә.

Милли керемнең 15% сәнәгатькә туры килә. Алга киткән өлкәләре – төзелеш материаллары, нефть эшкәртү, текстиль сәнәгате.

Авыл хуҗалыгы милли керемнең 10% алып тора. Цитруслыллар, алма, яшелчәләр үстерү юнәлешендә интенсивлаштыру дәрәҗәсенең югары булуы белән аерыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лөбнанның 90% халкы шәһәрләрдә, ә калганы авыл җирендә яши. Яр буе районнарында халык тыгыз урнашкан.

Лөбнан халкының 95% гарәпләр, 4% әрмәннәр һәм 1%ын башка халыклар тәшкил итә. Әдәби тел – гарәп теле, ә сөйләмдә лөбнан диалекты кулланыла.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар Ливан халкының 54—60 % ын, христианнар 40,5 % ын алып тора. Шулай ук башка диннәрнең (шул исәптән буддачылык тарафдарлары, мормоннар(ингл.) һ. б. диннәрнең) зур булмаган җәмгыятьләре яши[8].

Ислам динен ил халкының ~60 % ы, шул исәптән друзлар тота. Сөнниләр ил халкының 27,4 % ын тәшкил итә, аларның күпчелеге шәфигый мәзһәбе сөнниләре, хәнәфи һәм хәнбәли мәзһәбе сөнниләре җәмгыятьләре дә бар. Шигыйлар (уникечеләр, әләвияләр һәм исмәгыйлиләр) ил халкының 26,8 % ын тәшкил итә. Илдә берничә зур суфичылык ордены, шул исәптән нәкышбәндия һәм кадирия тарикатьләре эшли.

Ливан парламентында урыннарны бүлгәндә, друзлар җәмгыяте Ливанның биш мөселман җәмгыятенең (сөннилар, шигыйлар, друзлар, әләвияләр һәм исмәгыйлиләр) берсе буларак карала[9].

Ливанның төрле сәяси һәм дини лидерлары арасында төзелгән килешү шартлары буенча, Ливан президенты — марони(ингл.) (ил халкының ~25% ы маронилар), премьер-министр — сөнни, ә парламент спикеры — шигый мөселман булырга тиеш.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лөбнанда белем бирү ситемасы үз эченә бишьеллык башлангыч һәм җидееллык урта мәктәпне, шулай ук дүртьеллык училищеларны һәм Бәйруттагы Лөбнан Университетын ала. Лөбнан укый-яза белүчеләр саны күп булуы белән дә гарәп дөньясында аерылып тора. Анда 15 яшьтән олырак кешеләрнең 92,5% укый-яза белә (1995нче ел буенча). Лөбнанда 15 зур китапханә бар.

Дипломатик мөнәсәбәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лөбнан белән дипломатик мөнәсәбәтләре булган илләр.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Lebanon Religion, Economy and Politics(ингл.)
  9. Lebanon Country Study Guide Volume 1 Strategic Information and Developments. Books.google.ca(ингл.)