Люция Фарсина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Люция Фарсина latin yazuında])
(Lütsiä Farsina битеннән юнәлтелде)
Люция Фарсина
Туган телдә исем Люция Абдулла кызы Фарсина
Туган 30 сентябрь 1930(1930-09-30)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 4 март 2005(2005-03-04) (74 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты[1]
Яшәгән урын Әпсәләмев урамы[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актриса
Эш бирүче Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Люция Фарсинататар театры сәхнәсенең «йолдызы», Татарстанның халык артисткасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Люция Абдулла кызы 1930 елның 30 сентябрендә Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Казан театр училищесын тәмамлаган (1951).

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары арасында Люция Фарсинаның исеме мактаулы урыннарның берсен били. Ул анда 1951 елдан 1985 елга кадәр әйдәп баручы артистларның берсе, сәхнәнең чын хуҗабикәсе булды. Аның иҗади сәләте гаҗәеп дәрәҗәдә сыгылмалы һәм киң кырлы. Ул уйнаган рольләр арасында кемнәр генә юк. Анда тормышны аңларга тырышучы Сәгыйть исемле шук малай да (“Кара йөзләр”), саф күңелле татар карчыгы Зөлхия дә (“Кыр казлары артыннан”), гомумән, төрле язмышлы, төрле характердагы, төрле яшьтәге хатын-кыз образлары бихисап. Ул классик драматургия үрнәкләре булган Зөһрә, Кручинина, Смиральдина кебек образлар белән беррәттән, күренекле язучыларның әле яңа гына язылган, карасы да кибеп өлгермәгән әсәрләрендә гаҗәеп осталык белән чыгыш ясаган актриса да. Аларны ул сәхнә образы буларак камилләштерде, тиешле калыпка кертте, шуның белән драматургларның иҗатташ дустына әверелде.

Ул 2005 елда вафат булды.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елда аңа “Татарстанның АССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]