Лао Шэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лао Шэ latin yazuında])
(Lao Şe битеннән юнәлтелде)
Лао Шэ
Туган телдә исем Шу Цинчунь
Туган 3 февраль 1899(1899-02-03)
Пекин, Кытай
Үлгән 24 август 1966(1966-08-24) (67 яшь)
Пекин, Кытай
Үлем сәбәбе батып үлү[d]
Күмү урыны Бабаошан зираты[d]
Милләт манчьжур
Ватандашлыгы  Кытай[1]
Әлма-матер Q10868435? һәм Пекин педагогия университеты[d]
Һөнәре язучы, драматург
Эш бирүче Лондон университетының Көнчыгыш һәм Африка тикшеренүләре мәктәбе[d], Шандуң университеты[d] һәм Лундын үнивирситите[d]
Җефет Hu Xieqing[d]
Балалар Shu Yi[d] һәм Shu Yu[d]

 Лао Шэ Викиҗыентыкта

Ла́о Шэ (老舍, пиньинь: Lǎo Shě; чын исеме Шу Цинчунь, Shū Qìngchūn, 舒慶春; 3 февраль, 1899 ел — 24 август, 1966 ел) — күренекле кытай язучысы, драматургы. Чыгыш буенча манчьжур. «Лао Шэ» исеме аңа псевдоним буларак хезмәт итә.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярлы гаиләдә тәрбияләнә. Яшьли атасын югалта. Алты яшеннән шәхси мәктәптә белем ала. Берничә елдан дәүләт мәктәбенә күчә. Аны тәмамлагач ул дәүләт хисабына педагогик училищега керүгә ирешә. 1917 елда ул училищены тәмамлый һәм Пекиндагы бер мәктәптә мөдир булып билгеләнә.

1924 ел Англиягә кытай сүз сәнгатен өйрәтергә китә. Башта Лондонда белем бирә, соңрак Оксфордта. 1926 елда үзенең беренче романын бастыра.

1929 елда кире Кытайга әйләнеп кайта.

1966 елның 24 августында, Кытай мәдәни инкыйлабы барышында вафат була.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хөрмәтле Чжан фәлсәфәсе» (老张的哲学)
  • «Хикмәт иясе әйткәнчә» (赵子曰)
  • «Ике Ма» (二马)
  • «Сяопоның туган көне» (小坡的生日)
  • «Ай» — «Даминху» романының бер кисәге (月牙儿)
  • «Аерылышу» (离婚)
  • «Мәчеләр шәһәре турында язмалар» (猫城记)
  • «Күк нигъмәте тарихы»
  • «Рикша» (骆驼祥子)
  • «Чжан Цзычжун»
  • «Утлы күмү» (火葬)
  • «Бер гаиләнең дүрт буыны» (四世同堂)
  • «Җете кызыл байраклар астында» (正红旗下)
  • «Кояш нуры» (阳光)
  • «Риваятьчеләр» (鼓书艺人)
  • «Чәйханә» (茶馆)
  1. SELIBR — 2018.