Ленинград өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленинград өлкәсе latin yazuında])
(Leningrad ölkäse битеннән юнәлтелде)
Ленинград өлкәсе
рус. Ленинградская область
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1 август 1927
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Владимир Ленин һәм Ленинград[d]
Рәсми тел рус теле
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Гатчина
Административ-территориаль берәмлек Россия[2]
Сәгать поясы MSD һәм Европа/Мәскәү[d][3]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Leningrad Oblast.map
Хөкүмәт башлыгы Александр Юрьевич Дрозденко[d][4]
Халык саны 1 892 711 (1 гыйнвар 2021)
Административ бүленеше Бокситогорск районы[5], Волосово районы[5], Волхов районы[5], Всеволожск районы[5], Выборг районы[5], Гатчина районы[5], Кингисепп районы[5], Кириши районы[5], Киров районы (Ленинград өлкәсе)[5], Лодейное Поле районы[5], Ломоносовский район[d][5], Луга районы[5], Подпорожский район[d][5], Приозерск районы[5], Сланцевский район[d][5], Тихвин районы[d][5], Тосно районы[5] һәм Сосновоборский городской округ[d][5]
Кардәш шәһәр Киото (префектура)
Нәрсә белән чиктәш Кюменлааксо[d], Көньяк Карелия[d], Карелия, Вологда өлкәсе, Новгород өлкәсе, Псков өлкәсе, Ида-Вирумаа[d] һәм Санкт-Петербург
Алыштырган Пску гөбернәсе һәм Санкт-Петербург губернасы
Кулланылган тел фин теле, Ливвик сөйләме һәм Вепс теле
Бүләкләр
Ленин ордены
Мәйдан 83 908 км²
Рәсми веб-сайт lenobl.ru(рус.)
Харита сурәте
Тема җәгърафиясе география Ленинградской области[d]
Һәйкәлләр исемлеге список памятников культурного наследия Ленинградской области[d]
Феноменның икътисады экономика Ленинградской области[d]
Җирле телефон коды 813
Номер тамгасы коды 47
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Ленинград өлкәсе Викиҗыентыкта

Ленинград өлкәсе (рус. Ленинградская область) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.

Административ үзәге — Санкт-Петербург шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленинград өлкәсе төньяк-көнбатышта Финляндия, көнбатышта Эстония белән чиктәш. Территориянең зур өлеше Балтык түбәнлегендә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш өлешләре Валдай һәм Олонец калкулыкларында урнашкан. Фин култыгы, Ладога һәм Онега күлләре белән уратылган. Дүртенчел дәвер бозлануларыннан калган морена үрләре һәм тигезлекләре сакланган. Фин култыгы һәм Ладога күле арасында Карел муентыгы калкулыклары урнашкан. Фин култыгы ярлары түбәнлек, аерым урыннарда ком түбәләре очрыйлар. Төньяк ярларында бик күп култык һәм кыялы утраулар бар.

Файдалы казылмалардан боксит, янучан сәверташ, фосфорит, торф, кварц комнары, Утка чыдамлы балчык һ.б.

Климаты уртача, диңгез климаты белән континенталь климат арасында. Гыйнварның уртача температурасы —7°, июльнеке 15°. Еллык явымнар саны 850 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 150—173 көн.

Төп елгалар: Нева, Волхов, Свирь, Луга, Вуокса, Сясь. Күлләр күп.

Туфраклары көлсу һәм төрле сазлык типлы, черемәгә бай карбонатлы туфраклар. Өлкә территориясенең якынча ярымын урманнар алып торалар. Кыргый хайваннардан йоклач, сукыртычкан, төлке, ак куян, поши һ.б. очрыйлар. Елгаларда һәм күлләрдә төрле балыклар (сиг, диңгез чабагы, алабалык, салака) бар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
1 244 991 1 435 729 1 519 165 1 661 173 1 669 205 1 716 868

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәнең Эчке тулай продукты 2011 елда 563,6 млрд сум булды.

Эчке тулай продукты структурасы (2007):

  • иләү сәнәгате — 27,3 %
  • транспорт һәм бәйләнеш — 15,1 %
  • сәүдә; автомобилләр һәм көнкүреш тауарлар төзәтү — 11,8 %
  • төзелеш — 12,7 %
  • авыл һәм урман хуҗалыгы — 8,3 %

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлкәдә Россиязен 29,1 % тәмәке, 12,1 % транспорт елганы, 11,3 % кокс эшләнә.Сосновый Бор шәһәрдә Ленинградская АЭС урнашкан.

Выборг — өлкәнең иң эре шәһәр

Всеволожскта «Ford», «Gestamp Automocion», «Nokian Tyres» (шиналар); Точнода — «Caterpillar» чит илләр машиналар заводлары бар.

Тимер юллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Электричка — өлкәдә популяр транспорт. Татьянин платформасы, Гатчина

Эре магистральләр:

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленинград өлкәсе 17 муниципаль районга һәм 1 шәһәр округына бүленә.

Муниципаль берәмлек ОКТМО коды Мәйдан, км²[12] Халык Халык тыгызлыгы
кеше/км²
Шәһәр җирлекләре саны Авыл җирлекләре саны Административ үзәк
1 Бокситогорск районы 41 603 000 6 7201,7 51 941 7,27 3 6 Бокситогорск
2 Волосово районы 41 606 000 0 2680,5 51 412 18,96 1 15 Волосово
3 Волхов районы 41 609 000 3 5124,6 94 986 18,53 3 12 Волхов
4 Всеволожск районы 41 612 000 5 3036,4[13] 285 746 90,43 8 11 Всеволожск
5 Выборг районы 41 615 000 9 7431,2 205 107 27,68 7 5 Выборг
6 Гатчина районы 41 618 000 2 2891,8 244 412 83,55 6 11 Гатчина
7 Кингисепп районы 41 621 000 4 2908,1 79 656 27,24 2 9 Кингисепп
8 Кириши районы 41 624 000 8 3045,3 64 588 21,34 2 4 Кириши
9 Кировск районы 41 625 000 2 2590,5 104 301 40,41 8 3 Кировск
10 Лодейное Поле районы 41 627 000 1 4910,9 29 865 6,13 2 3 Лодейное Поле
11 Ломоносов районы 41 630 000 3 1919,2 69 989 36,44 2 13 Ломоносов
12 Луга районы 41 633 000 7 6006,4 76 109 12,84 2 13 Луга
13 Подпорожье районы 41 636 000 0 7705,5 30 784 4,03 4 1 Подпорожье
14 Приозерск районы 41 639 000 4 3597,0 62 834 17,56 2 12 Приозерск
15 Сланцы районы 41 642 000 6 2191,1 43 469 19,88 1 6 Сланцы
16 Сосновоборск шәһәр округы 41 754 000 1 72,0 67 079 930,1 - - Сосновый Бор
17 Тихвин районы 41 645 000 6 7017,7 70 692 10,12 1 8 Тихвин
18 Тосно районы 41 648 000 3 3601,9 130 954 35,88 7 6 Тосно

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шахрай С. М., Алексеев С. С., Собчак А. А. et al. Конституция Российской Федерации // Российская газетаРоссия: 1993. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
  2. ОКТМО
  3. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  4. http://lenobl.ru/gubernator/biografiya/
  5. 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 5,11 5,12 5,13 5,14 5,15 5,16 5,17 ОКТМО. 185/2016. Северо-Западный ФО
  6. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
  12. Ленинград өлкәсенең административ-территориаль бүленеше. — Вести.
  13. Официальный сайт Всеволожского муниципального района Ленинградской области. Схема территориального планирования.