Лев XII

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лев XII latin yazuında])
(Lev XII битеннән юнәлтелде)



Лев XII
Leo PP. XII
[[Файл:|280px|Лев XII]]
252 нче Рим папасы
28 сентябрь 1823 — 10 февраль 1829 ел
Тәхеткә менү: 5 октябрь, 1823 ел
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Пий VII
Варис: Пий VIII
 
Белем алу: Папа Чиркәү академиясе
Туганда исем: граф Аннибале Франческо Клементе Мельхиор Джироламо Никола делла Дженга
Туганда исем
оригиналда:
Annibale Francesco Clemente Melchior Girolamo Nicola della Genga
Туу: 22 август 1760(1760-08-22)
делла Дженга кирмәне, Папа өлкәсе
Үлем: 10 февраль 1829(1829-02-10) (68 яшь)
Рим
Күмелгән: Изге Питер базиликасы
Рухани дәрәҗәсен алу: 4 июнь 1783 ел
Епископлык хиротониясе: 24 февраль 1794 ел
Кардинал: 8 март 1816 ел

Лев XII (лат. Leo PP. XII; итал. Leoni XII; дөньялыкта Аннибале, граф делла Дженга; 22 август 1760 ел10 февраль 1829 ел) – 1823 елның 28 сентябреннән 1829 елның 10 февраленә кадәр Рим папасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аннибале, граф делла Дженга 1760 елның 22 августында Сполето тирәсендәге Дженга кирмәнендә туган. 1783 елда рухани дәрәҗәсе ала һәм Изге Петер җәмигының канонигы була. 1794 елдан апостоллар башкаласында дипломатик хезмәттә төрле бурычлар башкара. 1816 елда кардинал була һәм Рим генераль викарие вазифасын ала. Изге Тәхеткә утырганда, Лев XII папа өлкәсенең эчке эшләре буенча да, Европа илләре белән мөнәсәбәтләр өлкәсендә дә реакцион сәясәт юнәлешен сайлый. Римда яһүдиләр янәдә геттоларга куып кертелә, ә папа полициясе Рим халкының әхлагы артыннан күзәтә башлый. Папаның әмере белән, кардинал Риваролли буйсынмаучанлыкка һәм инкыйлаби карашларга каршы карусыз сугыш игълан итә. Төрле яшерен оешмаларның эшчәнлеген туктату зур күләмдә җәелә. Үлем җәзасы туранда карарларның чиге булмый, төрмәләр «иске тәртип»нең кайтуына каршы булучылар белән тула. Папаның һәм аның чиновникларының усаллыгы һәм катылыгы Папа өлкәсенең генә түгел, ә бөтен Италия халкының ачуын чыгара.

Энцикликалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лев XII понтификат чорында 5 энциклика нәшер итә:

Латин исеме Татарча исеме Кыскача эчтәлек Язылу вакыты Текст
1. Ubi Primum Кайда беренчесе Лев XII понтификатында планлаштыручы чаралар һәм епископларның бурычлары хакында. 5 май 1824 ел * «Ubi Primum» (ингл.)
2. Quod Hoc Ineunte Бу иртә еллар кебек 1825 елны Юбилей елы дип игълан итү. 24 ма4 1824 ел * «Quod Hoc Ineunte» (ингл.)
3. Charitate Christi Мәсихнең мәхәббәте Юбилей елын бөтен Чиркәүдә бәйрәм итү хакында. 25 декабрь 1825 ел * «Charitate Christi» (ингл.)
4. Quo Graviora Авыррак Яшерен оешмалар хакында. Масонлыкны хөкем итү. 13 март, 1826 ел * «Quo Graviora» (ингл.)
5. Quanta Laetitia Күпме шатлык кичерә ул Шотландия хакында 13 февраль 1827 года * «Quanta Laetitia» (италь.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]